Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Полянка китапханә-ял итү үзәгендә “Татар матбугаты һәм танылган шәхесләр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды

    Әле күптән түгел генә минем күңелемә аеруча да якын булган чарада булып кайттым.

     Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзаларын, дөресрәге, районыбызның әлеге берлектә торучы шәхесләрен бер өстәл артына җыйган “Татар матбугаты һәм танылган шәхесләр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә иде ул. Күңелдәге истәлекләрне яңартып, туган телебезгә дан җырлап, бер-беребезнең иҗатлары белән танышып, чәй табыны артында бер сулышта узып китте әлеге чара. Хәтер йомгакларын сүтә-сүтә, һәркемнең күңелендә калган матур истәлекләр уртаклашу белән истә калды очрашу кичәсе. Чыннан да, беркемнең дә хәтер сандыгы буш түгел икән.

    Һәрбер сүзне тотып ала белгән Полянка китапханә-ял итү үзәге җитәкчесе Гөлназ Зарипова сорауларны яудырып, әңгәмәне һәрчак җанландырып торды. Хәер, беркем дә ялындырып тормады чарада. Халидин Әхәтовның гармун моңнары берсеннән-берсе моңлы җырлар белән үрелде. Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйховның “тәмле” шигырьләре күңел кылларын тибрәтеп, йөрәкләргә сары май булып ятты. Остазларым тарафыннан редакция тарихында якты эз калдырган Кадыйр Сибгатуллин, Нияз Акмалның шигырьләре яңгыравы әлеге шәхесләр белән бәйле булган матур истәлекләрне хәтердә яңартып алу өчен  тагын бер сәбәп булды.

    Чарадан соң районыбызда яшәп иҗат итүче шәхесләребезнең талантына (шагыйрь яисә прозаик булсынмы ул, композитор яки журналист булсынмы) тагын бер кат сокланып, горурланып, мондый җанлы очрашуларның кирәклегенә йөз кат инанып, рухи азык, дәрт һәм дәрман алып кайттым мин.

    Инде менә ничәнче көн кичәдән алган тәэсирләр белән беррәттән, В. Фатыйховның тирән мәгънә салынган шигъри юллары күңелдә йөри.

       Эх, яшисе иде шундый итеп,

       Һәрбер көннән дәрман,

      дәрт алып.

    Реклама

        Матурлыктан гына

         гомер үреп,

        Һәрбер көннән

        ямь һәм тәм табып.

    Оештыручыларга, вакыт табып очрашуга килгән һәркемгә чиксез хөрмәт хисләремне белдереп, һәр туган таңнан ямь һәм тәм табып яши белик, дигән теләктә калам.

     

    Гүзәл Хәбибуллина.                  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама