Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды

    Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.

    Күптән түгел Олы Әшнәк авылында Рәкыйп, Әхәт, Ринат Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды.
    - Әлеге шәхесләрнең  балачагы, яшьлек еллары биредә үткән, тәүге каләмне дә шушы нигездә тибрәткәннәр. Алар - авылыбыз горурлыгы, - ди авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова.
    Кечкенә генә эш кебек тоелса да, игелекле гамәл башкарылган. Әлеге урамның Гаффарлар урамы исемен йөртүе дә хөрмәт-ихтирамга лаеклы.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама