Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Ак ладья» дип исемләнгән шахмат турниры булып узды

    Өлкәннәр декадасы кысаларында район мәдәният йортында өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Ак ладья» дип исемләнгән шахмат турниры булып узды.

     Турнир «Россия Пенсионерлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе, район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге, район мәдәният йорты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылды. Шахмат буенча турнирның баш хөкемдары Таһир Вәлиев иде.

    Шахматчыларны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева, Россия Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Марясова, район мәдәният йортының «Ак ладья» шахмат клубы җитәкчесе, «Россия Пенсионерлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Анатолий Автономов, ветераннар Советының җирле бүлекчәсе рәисе Рафаэль Шәвәлиев сәламләделәр.

    Турнирда Балык Бистәсе, Трой-Урай, Олы Елга, Күгәрчен, Урахча, Бәтке авылларыннан килүчеләр һәм башка командалар катнашты. Күп кенә катнашучылар район мәдәният йортында эшләүче «Ак ладья» клубында шөгыльләнәләр.

    Реклама

    Һәр катнашучы берничә тур уйнады. Хатын-кызлар арасында 1 урын - Валентина Решетилова (Балык Бистәсе), 2 урын - Алевтина Назарова (Балык Бистәсе), 3 урын-Светлана Кутлина (Балык Бистәсе) лаек булды. Ир-атлар арасында Виктор Никитин (Урахча) – 1 урынны, Михаил Кузнецов (Балык Бистәсе) - 2 урын, Илфат Гарифуллин (Күгәрчен) – 3 урынны яулады. Җиңүчеләргә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсеннән Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

     

    Светлана Кутлина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама