Николай Андронов өчен бу ел олы юбилей елы икән

Олы Кульга авылының Г.Т.Альмиева фермерлык хуҗалыгы хезмәткәре Николай Андронов өчен бу ел олы юбилей елы икән.
Озак еллар дәвамында биредә хезмәт куючы әлеге тракторчыны бүген чын мәгънәсендә үз хезмәтенең остасы дип атарга мөмкин. Районыбызның Гремячка авылында туып үскән егет ул чорларда һәрбер авыл егете төсле, мәктәптә укуын тәмамлагач районыбыз үзәгендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Шул вакытларда аны хәрби комиссариат Лаешта автомобильчеләр курсына укырга җибәрә. Шулай итеп Николай кыска гына вакыт эчендә берничә һөнәр иясе булып җитешә. Андый егетләрне кайда да бик теләп кабул итәләр. Тик аның гына күңеле туган авылыннан аерыласы килми. Ә менә үзен хәрби хезмәткә ерак Чехословакия җиренә озатуларына чиксез сөенә егет. Чөнки разведка ротасында аңа илне аркылыга-буйга күп мәртәбәләр иңләргә туры килә. “Ярый әле хәрби хезмәттә ерак чит илдә үземнең гражданлык бурычымны үтәргә туры килде. Югыйсә Европа илләренә әле кайчан барып чыгар идең,”-ди үзенең яшьлек хәтирәләрен күңеленнән үткәреп Николай Михаилович. Ә менә гомерендә бер мәртәбә дә уйлап карамаган Олы Кульга авылына килеп төпләнүе үзе бер хикәя язарлык.
Район үзәгендәге техник училищеда укып йөргәндә ул Надежда исемле кызга гашыйк була. Хәрби хезмәткә киткәч тә аралашып яшиләр. Туган ягына кайткач яшьләр кабат очраша башлыйлар. Туган төбәгендә билгеле инде егет җиң сызганып эшкә керешә. Озак та үтми, алар авылда Надюшасы белән гөрләтеп туй үткәрәләр. Нәкъ шул вакытларда аңа Олы Кульга авылында яшь гаиләләргә торак йорт бирәләр икән дигән хәбәр ишетелә. Аннары биредә урта мәктәп тә бар, балаларга иртә торып күрше авылга чыгып йөгерәсе юк, дип алар үзара килешенеп бирегә күченәләр. Икесен дә тотрыклы эш урыны белән тәэмин итәләр. Николай баштагы мәлләрдә автобуска утыра. Аннары яңа трактор бирәләр үзенә. Ә инде Надежда озак еллар дәвамында терлекчелектә эшли, сыерлар сава. Эш сөючән тырыш бу гаиләне хуҗалыкта һәммәсе дә үз итә. Гаилә башлыгының механизаторлык хезмәтенә алынуына да инде 45 ел тулган. Үз хезмәтенең чын остасы буларак кына түгел, авылдашларына һәм райондашларына ярдәмчеллеге өчен да аны авылда күпләр хөрмәт итәләр.
Хәзер дә авылдашларын ярдәменнән ташламый Николай. Ул кышын-җәен хуҗалык эшләрендә актив катнаша. Бүген дә терлекчелек фермасында маллар карый, моторист хезмәтен дә җиренә җиткереп башкара. Яз башында инде тракторына утырып кыр эшләренә керешә. Хезмәттәшләре сүзе белән әйтсәк, бар эшне дә оста итеп, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкара ул. Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтәсем килә, ике елдан артык әле аңа Олы Елга авылына йөреп “Вамин” хуҗалыгында чәчү чәчеп, иген игәргә дә туры килгән. Димәк аның оста куллы игенче булуы авылда гына түгел, районыбызда да күпләргә мәгълүм.
Идрис Аметов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10900
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.13700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.12400
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.11500
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!13300
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!20400
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.24600
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.23000
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.36300
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.36700
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.16600
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.24000
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.16600
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10900
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.9800
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.13700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.12400
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.11500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика