“Мобиль поликлиника” Балык Бистәсе авылларында

Агымдагы елның 25 нче апреленнән башлап районыбызда күчмә “Мобиль поликлиника” эшли.
Бер ай дәвамында республика клиник хастаханәсе табиблары авыл халкының сәламәтлеген тикшерә, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан "Сәламәтлекне саклау" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган “Мобиль поликлиника”ның максаты да дөрес диагноз куеп авыруларны вакытында ачыклау. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ул күчереп йөртелә торган заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган, анда кардиолог, эндокринолог, невролог, гинеколог, кан тамырлары хирургы һәм башка тар профильле белгеч бүлмәләре бар. Һәркайсында тәҗрибәле табиблар, белгечләр эшли.
Авыл халкының фикерен белергә теләп узган атнада Күгәрчен авылына юл тоттык. “Мобиль поликлиника” мәдәният йорты каршына урнаштырылган. Җайлы да, ипле дә. Тикшеренергә килүчеләр фойеда утырып сабыр гына үз чиратларын көтәләр. Бернинди ыгы-зыгы, кабаланулар сизелми. Казан табибларына кемнәр күренәсен районда дәвалаучы табиблар алдан билгели. Болар, нигездә, төрле хроник чирләр белән исәптә торучылар һәм диспансеризациянең беренче этабында тар белгеч-табибларда тикшеренү зарурлыгы булган авырулар. Кемнең кайсы табибка күренү исемлеге җирле фельдшер-акушерлык пункты фельдшерларында. Табиб чакыруы белән “Мобиль поликлиника” ишегеннән үтәсең.
Район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибәсе Лилия Шәйхетдинова да иртүк үз участогына – Күгәрчен авылына килеп җиткән. Йөрәк-кан тамырлары белән авыручыларны ул аеруча күз уңында тота, “Мобиль поликлиника”га керер алдыннан аларга электрокардиограмма ясала. ЭКГ кәгазе белән пациентлар кардиологка күренәләр. Ягымлы, игътибарлы табибәнең авыл халкы арасында хөрмәте дә зур. Фельдшерлар Диләрә Мөхәммәтҗанова, Исламия Төхвәтова белән бергәлектә аңлашып эшли алар. Бу көнне дә йөри алмаучы, авыр хәлдәге авыруларның өйләренә барып килергә өлгергәннәр.
-Район больницасына барып күренергә дә иренәбез бит без. Югыйсә авыртмаган җир юк инде хәзер. Ярый әле табиблар үзләре киләләр, - дип рәхмәтләрен укый өлкәннәр.
Әйе, чирне алдан кисәтү дәвалауга караганда җиңелрәк икәнлеген барыбыз да беләбез. Шуңа күрә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан кабул ителгән әлеге проектның халык сәламәтлеген кайгыртып эшләвенә авыл халкы бик рәхмәтле һәм аның киләчәктә дә дәвамлы булуына ышаныч бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.7000
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.7500
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.8700
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.10000
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.6000
-
23 июнь 2022 - 16:13"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды.6300
-
23 июнь 2022 - 16:10Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.14700
-
23 июнь 2022 - 16:00“Кулон- Агро”хуҗалыгы уңганы Ирек Камалиев: "Үз эшем җанга шифа" Мәктәп елларыннан ук яхшы хезмәт чыныгуы алып үскән балалар гомерләре буена мактала. Аларның мөстәкыйль яшәү рәвешенә әзер булып үсүләре өлкәннәр һәм үзләре өчен дә бик мөһим.7100
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!36100
-
21 июнь 2022 - 15:47Балык Бистәсе районында "Яшел урак" башланды Һава торышының көйсезлегенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшенә керештеләр.13700
-
21 июнь 2022 - 15:42«Изгеләр чишмәсе» аланында Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары районнарда гына түгел, һәр авылда да үзенчәлекле. "Изгеләр ашы» үткәрү йоласы да безнең районның кайбер авылларында гына яшәп килә.28100
-
21 июнь 2022 - 15:29“Марат” крестьян-фермерлык хуҗалыгы, яңа культуралар, заманча сортлар игү хакында уйлана Бер карашка “Марат” крестьян-фермер хуҗалыгы башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек.11300
-
21 июнь 2022 - 15:14Гөрләде «Чүк», бәйрәм итте халык Узган якшәмбе көнендә Каз.Чаллы белән Иванай авыллары арасындагы аланлыкта “Чүк” бәйрәме гөрләп узды. Керәшен халкының элеккедән килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап килүче, күктәге чирүләрне искә алу бәйрәм ул.28100
-
24 май 2022 - 14:46Балык Бистәсе район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!19300
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.19600
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.7000
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.7500
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.8700
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.10000
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.6000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика