Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Любовь Абрашенкова: "Үз вакытында хастаханәгә барып прививка ясатуым миндә олы ышаныч уята."

      Кызганычка каршы коронавирус авыруы чигенергә уйламый. Әледән -әле хәвефле хәбәрләр ишетелеп тора.

    Шул ук вакытта күпләр гомерләрен куркыныч астына куеп үзенең авырганын белә торып та сакчыллык чаралары күрмичә, җәмәгать урыннарында йөрүләрен дәвам иттерәләр. Сүз дә юк, саф һавада йөрү бик  файдалы нәрсә, әмма кеше күп җыелган җирне читләтеп үтү мәслихәт. Шул нияттән бер танышымның сүзләре хәтеремдә яңарды әле. Ул ашыгып эштән кайтып килгәндә тиз генә кибеткә кереп ипи алырга ниятләгән. Тик бу вакытта сатучы янында алган товары өчен исәп-хисап ясаган ханым сөйләнә-сөйләнә төчкереп чыгу ягына борылган. Өенә кайткач әлеге ханым кинәт хәле начараюын тойган, йөткерә башлаган, кичкә таба инде аның тән температурасы күтәрелгән, ә икенче-өченче көнне дә хәле яхшырмагач, температура төшмәгәч хастаханәгә барырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, һич уйламаганда гына әлеге танышым  җитди төстә авырый башлаган. Иң аянычлысы, бу зәхмәт барлык гаиләләрен аяктан еккан.

    Нәкъ менә шул уңайдан без дә редакциядә районыбыз җирлегендә эшләүче җәмәгать оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәреп, аларның фикерләре белән кызыксынырга булдык. Сүзне аларга бирү кулайрак булыр мөгаен.

     Рафаэль Шәвәлиев -  район ветераннар советы рәисе:

      -Илебездә коронавирус авыруы баш калкыткач күпләр аңа ышанмыйча карадылар. Бераз шауларлар да туктарлар әле, дип әллә ни игътибар бирмәделәр. Әмма хәлләр көннән-көн кискенләшә башлады. Мин инде олы яшьтә булганлыктан күп төрле авыруларым да үзен нык сиздерә.

    Хәлләр тагын да начарайганчы дип һәм, билгеле инде, оныкларымны бу афәттән үз вакытында саклап калу ниятеннән,  бу елның 21 нче февралендә - беренче, 9 нчы мартта икенче мәртәбә прививка ясаттым. Аллага шөкер, үземне бик яхшы хис итәм. Райондашларым да үкенечле булмаган, дөрес карар кабул итәрләр дип ышанам.

        Любовь Абрашенкова - район ветераннар советы президиумы әгъзасы, Шумково авылы китапханәчесе:

    Реклама

     -Авылда әле бу каһәр суккан авыруга каршы вакцина ясатуга бик шикләнеп карыйлар. Үземнең кыз туганнарым әлеге чир белән барысы да авырып чыктылар. Оныгым аны аеруча авыр кичерде, үлем белән яшәү арасында булды балакай. Боларның барысын да үз күзләрем белән күреп торганга бу адымым өчен һич кенә дә үкенмим.  Үз вакытында хастаханәгә барып прививка ясатуым миндә олы ышаныч уята. Җәмәгать урыннарына бер шикләнүләрсез керәм, авылдашларым, оныкларым белән дә рәхәтләнеп аралашам. 

       Анатолий Автономов – “Россия Пенсионерлар берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының Балык Бистәсе  җирле бүлекчәсе рәисе:

       - Илебездә бу авыру баш калкыту белән дөньяда беренчеләрдән булып Рәсәйдә аңа каршы вакцина эшләп чыгаруга ирештеләр. Бу чирне башкача җиңеп чыгу мөмкин түгеллеген аңлап, агымдагы елның 4 апрелендә, аннары икенчесен 6 майда прививка ясаттым. Үземдә бернинди уңайсызлык сизмәдем. Әле хәтта икенче кат ясаткан көнне клубта зур бәйрәм чарасы да оештырдык.

    Светлана Кутлина - район ветераннар советы президиумы әгъзасы:

    -Мин күптәннән инде “Сәламәт бул” клубына йөрим. Район һәм республикакүләм спорт ярышларында катнашам. Үземчә, актив спорт сөюче буларак, авыру миңа кагылмый дип, бернидән дә шикләнмичә йөрдем. Шуңа  прививка ясатуга үзем дә элек беркадәр шикләнеп карый идем. Инде менә районыбызда таныш-белешләрем арасында авыручылар һәм үлүчеләр саны нык арта башлагач якын көннәрдә вакцина ясатырга карар кылдым. Аннары кызым белән туганнарым да шушы киңәшләрен бирделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама