Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Луиза Ананьева: " Кешенең сәламәтлеге  үзеннән тора"

    Вакытында профилактика, сәламәт яшәү рәвеше, үзеңә һәм тирә-юньгә җаваплы караш - болар барысы да сәламәтлекне саклау, авыруларны булдырмау өчен кирәкле шартлар.

    Бу мәкаләдә сүз ВИЧ-инфекциясе кебек куркыныч чирдән үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында барачак. Бөтен дөньядагы кебек Россиядә, безнең республикада да, районда да авырулар саны арта.

    ВИЧ эпидемиясе үсеше күпчелек очракта кешеләрнең авыру аларны читләтеп үтәр дигән хаталы фикер аркасында килеп чыга. Вирус кешеләрне социаль хәл, яшәү рәвеше һәм гадәтләр буенча сайламый, ә  теләсә кайсы кеше организмына эләгә ала. ВИЧ инфекциясенең чыганагы - инфекцияле кеше, авыру яки вирус йөртүче. Зарарлану нигездә җенес органнары аша авыру кешедән сәламәт кешенең канына йогышланган биологик сыеклык эләккәндә булырга мөмкин. Вирусның концентрациясе зарарлану өчен җитәрлек булган биологик сыеклыклар кан, сперма, вагиналь секрет һәм күкрәк сөте. Вирус җенси мөнәсәбәт вакытында презерватив белән сакланмаган, инъекцияләр һәм башка манипуляцияләр өчен стериль булмаган инструментлар кулланганда организмга эләгә ала. ВИЧ  инфекциясе күчүнең өч юлы билгеле. Җенси мөнәсәбәт -инфекцияле кеше белән саклану чаралары кулланмыйча мөнәсәбәттә булу, парентераль - ВИЧ-инфекцияле яки СПИД белән авыручы кешенең каны сәламәт кеше организмына эләккәндә, вертикаль - ВИЧ-инфекцияле йөкле хатын-кыз вирусны йөклелек чорында, бала табу вакытында, күкрәк сөте белән ашатканда балага күчерә ала. ВИЧ тир, селәгәй, күз яшьләре, ютәл, кул кысышу, кочаклашу, үбешү; бөҗәкләр тешләү, уртак савыт-саба һәм азык, акча, китаплар, компьютер клавиатурасы, көнкүреш әйберләре, су (гомуми бассейн, ванна, душ, бәдрәф) аша күчми.

    ВИЧ йогуны кисәтү өчен очраклы җенси мөнәсәбәт элемтәләрдән туктарга; мөнәсәбәтләр вакытында югары сыйфатлы презервативтан файдаланырга кирәк. Шуны истә тотарга кирәк: саклану чараларыннан бары презерватив кына ВИЧ үтеп керүгә комачаулый һәм дөрес файдаланганда инфекция йоктырудан 98 процентка саклый. ВИЧны тапшыруның парентераль юлын профилактикалау, шул исәптән дезинфекция чараларын кулланып, маникюр/педикюр/пирсинг/татуаж өчен күп тапкыр кулланыла торган инструментлар; чит кан эләккәндә яраны су агызып юарга, спиртлы эретмә белән эшкәртергә, яраны пластырь белән эшкәрткәннән соң ябарга; кан күзгә эләккәндә аларны су белән юарга һәм күз яшьләрен дезинфекцияләүче эффектлы дару тамчылары тамызырга, кан авыз куышлыгының лайлалы тышчасына эләккәндә авызны дезинфекцияләргә, кан киткәндә (кровотечение) беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен резина перчаткалар кулланырга кирәк. Тиренең ачык участокларын һәм күзләрне кан чәчрәүдән сакларга кирәк. Чөнки бу потенциаль куркыныч.

    ВИЧ-инфекциясе - кешенең иммун системасы белән бәйле вирус, йогышлы хроник авыру иммун системасы зарарлану белән характерлана. ВИЧ-гадәти булмаган вирус: кеше күп еллар үзен сәламәт итеп  тоярга мөмкин. Организмга эләккәч, вирус акрынлап иммун системасын җимерә, кан күзәнәкләрен үтерә, алар организмның иммун (саклагыч) системасының бер өлеше булып тора. Кеше инфекция йоктырса шунда ук СПИД белән авырый дигән сүз түгел әле. Авыруның нинди дә булса билгеләре беленгәнче вирус организмда ун һәм аннан да күбрәк еллар булырга мөмкин. Бу чор дәвамында вирусны башкаларга да күчерергә мөмкин.

    Реклама

    Авыру йоктырудан башлап авыруның клиник күренешләре барлыкка килү 2 атнадан 6 айга кадәр дәвам итә. Бу стадиядә вирусны хәтта тест та билгели алмый. Әмма ВИЧ инфекция башка кешеләргә йогарга мөмкин.

    ВИЧ-инфекция йоктыруны белүгә 72 сәгать эчендә яшәү урыны буенча СПИД үзәгенә яки поликлиникага мөрәҗәгать итеп, авырудан котылу өчен антиретровирус препаратлар кабул итә башларга кирәк.

    Луиза Ананьева

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама