"Көтеп алам, яратып укыйм",-ди район газетасын алдыручы

Район газетасы белән мәктәп елларыннан ук дуслашып киттем. Ул вакытларда укучылар язмаларын аеруча яратып укый идем.
Мин үзем Иванай авылында туып үстем. Ул елларда бик күп сыйныфташларым кебек мин дә мәктәпне тәмамлагач терлекчелеккә эшкә килдем. Башта бозаулар карадым, аннары сыер саву эшенә күчерделәр. Фермада эшләгәндә Каз. Чаллы авылы егете Иван Васильевка кияүгә чыктым. Без икебез дә гомер буена терлекчелектә хезмәт куйдык. Производстводан аерылмыйча гына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыганда да газетада басылган мәкаләләр аша кайсы хуҗалыкның ничек эшләве белән бик нык кызыксынып яшәдем. Бигрәк тә алдынгы тәҗрибәләрне кулланып эшләүчеләр турында язмалар күңелгә ошый иде. Аннан соң Каз. Чаллы авылы терлекчелек комплексында зоотехник һәм соңрак комплекс начальнигы вазыйфаларын башкарганда да эш көнемне газета белән танышудан башлау матур гадәткә әйләнде. Әлбәттә инде, ул елларда без социалистик ярышта кемнәр лидерлык итә икән, дип кызыксына идек. Күрше хуҗалыкларда кемнең ничек эшләүләре турындагы хәбәрләрне яратып укып бардык. Күршеләрдә булган кимчелекләрне үзебездә булдырмаска тырыштык. Көнүзәк темада иң элек авыл хуҗалыгы тармакларын киң яктыртып барганыгыз өчен гомерем буена район газетасы хезмәткәрләренә рәхмәтле булдым.
Инде дистә елдан артык лаеклы ялда булсам да газетадан аерыла алмыйм әле. Мине бүген барыннан да бигрәк район яңалыклары нык кызыксындыра. Әлбәттә инде, 41 ел терлекчелектә эшләгәнлектән, үзем төсле хезмәт кешеләренең сикелтәле гомер юлы үтүләре, күбрәк хөрмәткә ия ветераннар хакындагы язмаларны яратып укыйм. Авыл хуҗалыгы темасы аеруча якын миңа. Бүгенгесе көнне фермерларыбызның ничек эшләүләре һәм яшәүләре турында да кызыксынып укыйм. Иң мөһиме, газетада барлык катлам укучылар өчен дә мавыктыргыч, күңелле язмаларга күп урын бирелә. Шуңа бервакытта да нинди газетага язылырга икән дип аптырап утырганым булмады. Шушы район җирендә яшәгәч халкыбызның тормыш-көнкүреше күңелемә якын. Аннары район газетасыннан һәм аның белән бергә килгән кушымтадан республикабыздагы олы вакыйгаларны күреп танышырга мөмкин, билгеле инде, безнең кебек өлкәннәр өчен телевидение программасы килүе дә уңайлы.
Менә быел “Авыл офыклары”н өемә алдырып укуыма 65 ел тулды. Яңа елның беренче газетасын көтеп, сөенеп кулыма алдым. Иң элек өстән генә күз йөртеп чыккач аннан иркенләп, тын да алмыйча яратып укыдым. Барысы да кызыклы, мавыктыргыч... Яңалык-хәбәрләр белән танышу да бик кирәк. Балык Бистәсенә керү юлында узган ел светофор куелуы да бик яхшы булган. Юлларда куркынычлы фаҗигаләр киләчәктә бөтенләй булмасын иде, дигән теләктә калам. Бу ел дәвамында газета битләреннән бары тик күңелле, сөенечле хәбәрләр генә укып яшәргә насыйп булса иде.
Евдокия Васильева.
Каз. Чаллы авылы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10900
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.13700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.12300
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.11400
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!13300
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!20300
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.24600
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.23000
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.36100
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.36500
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.16500
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.24000
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.16600
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10900
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.9700
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.13700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.12300
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.11400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика