Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Изгеләр чишмәсе» аланында

    Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары районнарда гына түгел, һәр авылда да үзенчәлекле.  "Изгеләр ашы»  үткәрү йоласы да безнең районның кайбер авылларында гына яшәп килә.  

    Бу йола турында мин беренче тапкыр  20 еллар элегрәк ишетсәм дә, аны бераз соңрак барып күрдем. Безне бу бәйрәмгә Балыклы Чүкәйдән килгән туганнарыбыз чакырдылар. Мин аның ничек узуын, ничек оештырылуын күз алдыма китерергә тырышсам да, чынлыкта үзем күргәч гаҗәпкә калдым. «Изгеләр чишмәсе» аланында (Изгеләр чишмәсе) алдагы кичтән казаннар урнаштыралар, чишмәдән су тутыралар. Казан урнаштыру, утын кисү, учак яндыру  кебек эшләрне ир-атлар башкара. Ашны халык табын өчен биргән тавык, сарык итеннән пешерәләр. Макароннар да, төрле ярмалар да салалар. Аш бик тәмле, хуш исле булып чыга. Табигатьтә ашагангадыр инде, ул тагын да тәмлерәк тоела.
    Изгеләрнең төшке ашы мөселманнар өчен изге көн – җомга көннәрендә, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, көннәр эссе булганда һәм яңгырлар кирәк булганда үткәрелә. Балыклы Чүкәй авылында «Изгеләр ашы» 1992 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 18 июньдә узды. Без монда ел саен булырга тырышабыз. Бу ел да искәрмә түгел.  Таныш сукмаклар буйлап чишмә янындагы аланга төштек. Ә монда инде эш кайный, тугыз хатын-кыз авыл халкы һәм кунаклар өчен аш әзерли. 
    - Бәйрәмне үткәрүдә авыл халкы булыша. Алар макарон, ярмалар, бәрәңге һәм башка азык-төлек китерәләр. Менә быел 5 тәкә һәм 25 тавык итеннән аш пешерәбез. Азык-төлекне узган елгы Изге аш вакытында җыелган акчага да сатып алабыз, - ди Нурзия Галиева. 
    Бу көн чын бәйрәм төсмерен ала. Иртә таңнан хатын-кызлар аны үткәрү урынына киләләр.
    – Без монда иртәнге алтыдан бирле. Ир-атлар кичә кич белән 17 казан әзерләделәр һәм урнаштырдылар. Хатын-кызлар аш өчен барысын да әзерли. Барлык ярмалар, вермишель, макароннар катнаштырабыз, суган һәм бәрәңге чистартабыз. Пешеп чыккач аш һәм итне төркемнәргә чиләкләп таратабыз.  Бәйрәм кунаклары аны туганнарына һәм күршеләренә алып китәләр. Алар, үз чиратында, рәхмәт әйтәләр һәм дога кылалар. Бу бик рәхмәтле эш, дип саныйм, – ди Нурзия Мөхәммәтгалиева.
    Менә аланга халык җыела башлый. Һәр гаилә аерым утыра. Быел мин 200гә якын кеше исәпләгән идем. Якын тирәдә хуш исле аш исе тарала. Җомга намазы вакыты җитә. Алан кырыенда ир-атлар җәмәгать намаз укыйлар. Соңыннан барысы да тынычлык һәм иминлек сорап дога кылалар. Бу бәйрәм авыл халкын берләштерә, туганлык җепләрен ныгыта, балаларда дини тәрбия бирүнең башлангычларын булдырырга ярдәм итә.
    Минем бу бәйрәмнән һәрвакыт күңелем тынычланып кайта, барлык мәшәкатьләр дә икенче планга чыгарыла һәм бу көнне әле бик озак искә алам. Биредә бер тапкыр булсаң, кабаттан әйләнеп кайтасы килә.

    Гөлназ Нуриева.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама