Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Җәмгыять

Иясез калган бәхет ( Хикәя)

Саниянең хыялы тормышка ашты.

 Ул бүген күптәннән очрашып йөргән сөйгән яры, авылның чибәр, сукса тимер өзәрдәй егетләрнең берсе Тәүфыйкъның хатыны булачак. Сания үзе дә төшеп калганнардан түгел.Аның сабырлыгына, киң күңеллелегенә тирә-юньдә, белмим, тиңнәр бар микән?! Төпле акыллы, уңган хатын булды Сания. Ир хакын белеп, бәяләп яшәде.
Беркөн көтмәгәндә нигез күршесе үлеп китте. Сания, берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән тол калган Әлфиягә һәрчак ярдәм итәргә тырышты. Ләкин ашка таш белән атучы булып чыкты Әлфия. Ул Тәүфыйкъны үзенә ияләштерде. Сөю-наздан башы әйләнгән ханым дусты Санияне ничек тә бәхетсез итәргә теләгән иде. Тәүфыйкъ белән качып кына очрашу, яратышу иде аның максаты. Ләкин барысын да белгән Сания “мәхәббәт өчпочмагына нокта куярга кирәк”, дигән карарга килде.
– Җиде ел бергә яшәп, безнең беркайчан да сүзгә килгән булмады. Менә бүген дә мин синең белән ачуланышмыйча гына хушлашырга булдым, – дип сүзне башлады Сания. – Әлфиягә таяныч, терәк булырсың, балаларына аякка басарга булышырсың, дип ышанам.
Тәүфыйкъка әлеге сөйләшү сәер тоелса да, кайчан да булса сайларга туры киләчәген яхшы аңлый иде ул.
Кич җиткәч, Сания әкрен генә әйберләрен җыйды. Күз яшьләрен сөртә-сөртә, өйләрне җыештырды, иренә соңгы тапкыр ашарга пешерде, пычрак киемнәрен юып, төшкән төймәләрен такты.
Яшьлегенең иң гүзәл мизгелләре үткән нигезне һич кенә дә ташлап китәсе килмәде Саниянең. Һәммә нәрсә якын иде аңа бу йортта.
Санаулы сәгать тиз узды.Иртәгесен тимер юл вокзалына кадәр озата барды аны Тәүфыйкъ. Юл буе күз яшьләрен сөртеп,дәшми,тыныч кына барган хатынын юатырлык бер сүз дә таба алмады.
Поезд китәр алдыннан гына Сания, яшьтән кызарган күзләрен иренә төбәп:
– Хуш, Тәүфыйкъ, бәхетле бул.Балаларны какма, – дип, соңгы сүзен әйтте.
Кузгалып киткәч тә, үзе дә сизмәстән, поезд артыннан йөгерде ир.    
Бәхетле була алмады шул Тәүфыйкъ. Гомере буе вөҗдан газабы кичереп яшәде. Балалар үскән саен, Әлфия белән Тәүфыйкъ арасындагы киртә дә зурайганнан-зурая барды. Күпме генә ата назы бирергә тырышса да, балалар Тәүфыйкъны, нигәдер, үз итмәде. Юкса, көн дими, төн дими, яңгырына-карына карамый, шул балалар өчен тырышты бит ул.
Саниясен сагынып уздырган төннәре, тормышын Әлфия белән бәйләгәне өчен үкенгән чаклары күп булды аның.Ләкин, нишләтәсең, бер кискән икмәк кире ябышмый шул.
Еллар уза торды. Бер-бер артлы балалар да тормыш корып, йорттан китеп барды.Чәчләрендә чал күбәйгән саен, Тәүфыйкъның Саниясе алдында булган гаебе өчен гафу үтенү теләге көчәйгәннән -көчәйде. Тик егерме елдан артык үзе турында бернинди дә хәбәр бирмәгән Санияне каян эзләргә кирәклеген генә белми иде ул.
Тормышта могҗизалар бар икән. Гомер көзенә кереп барганда, язмыш аларны тагын очраштырды. 20 ел элек аерылышкан шул ук вокзалда бит әле. Бер почмакта моңсу гына утырган, чибәрлеген югалтмаган Санияне бер күрүдә таныды Тәүфыйкъ. Ниһаять, китергән газаплары, күз яшьләре өчен гафу үтенәчәк ул кайчандыр ташлап калдырган тормыш иптәшеннән. Кыяр-кыймас кына башланып киткән әңгәмәне алар янына килгән ике матур кыз бүлдерде. Болар – Саниянең игезәк кызлары иде.
– Барыгыз,әтиегез янында торып торыгыз, – диде Сания.
Әниләренә бер тамчы су кебек охшаган кызчыкларны кысып-кысып кочаклыйсы килде Тәүфыйкъның. Үзенең моңа хакы юклыгын аңлап,тыелып калды. Озак сөйләште алар, бер-берсенең борчу-шатлыклары белән уртаклаштылар.  
Тәүфыйкъ белән аерылышкач  бик күп авырлыклар күрә Сания. Әти-әнисе, сеңлесе бер-бер артлы үлеп китә. Бәхетле киләчәккә өметен җуймаган ханымны тормыш дулкыннары Сочи шәһәренә алып килә. Матур гаилә корып,чәчәктәй игезәк кызлар таба. Бүген аның иптәш кызын җирләп, китеп барышы икән.
– Китергән газапларым, күз яшьләрем өчен,әгәр мөмкин булса, кичер мине, Сания. Синнән артыграк күреп яраткан Әлфиядә синдәге сабырлыкның, уңганлыкның чиреге дә булмады бит. Сине сагынып, кылган хатам өчен үкенеп үтте гомерем, – диде Тәүфыйкъ, күз яшьләрен чак- чак тыеп торып.
– Үз-үзеңне юкка битәрләмә.Мин гомерем буе шушы мизгелне көтеп яшәдем. Буласы булган, яшисе яшәлгән инде. Үткәннәр өчен үкенеп, элеккеге вакытларны сагынып яшәргә ярамый. Киләчәкне кайгыртып, балалар, туачак оныклар өчен яшәргә кирәк. Мин кичерәм сине, Тәүфыйкъ, кичерәм,– диде Сания, елмаерга тырышып.
Шушы очрашудан соң өч-дүрт ел вакыт үтте. Чираттагы ялын алгач, Сания Тәүфыйкъ яшәгән авылга кайтып килергә булды. Күрше-тирәләргә, бала-чагаларга дип, сумка-сумка күчтәнәч җыйды. Авылга килеп кергәч, кем соң бу дигәндәй, аның белән чит-ят кеше кебек исәнләштеләр. Кайчандыр шушы авылга килен булып төшеп, тормыш итәр өчен сайлаган яры белән бәхетле гаилә төзергә омтылган, чарасызлыктан бәхет эзләп чит җирләргә китеп барган Сания икәнен кайдан белсеннәр инде алар?!
Озак уйлап тормыйча, Тәүфыйкъ яшәгән өйгә атлаган Сания кар көртләре күмеп киткән йортны, бозга каткан тәрәзәләрне күргәч, гаҗәпкә калды. Әлфия өе тирәсендә дә кеше эзе күренмәгәч, “нинди яхшы йортларны ташлап,картлык көннәрендә кайларга күченеп китте икән инде болар?!” – дип уйлап куйды.
  Ике ай элек кенә Әлфия белән Тәүфыйкъның үз өйләрендә газга тончыгып үлгәннәре турында Сания әле берни дә белми иде...          

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА                             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса