Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Илдар Таҗетдинов: " Мәҗбүри вакциналаштыру буенча күрелгән чаралар тулы локдаунга караганда яхшырак дип уйлыйм."

    Хөрмәтле балыкбистәлеләр!

    Мәҗбүри вакциналаштыру буенча күрелгән чаралар тулы локдаунга караганда яхшырак дип уйлыйм.

    Әйе, бу процесс гади генә түгел, әмма ул тулаем икътисадка карата аз югалтулар китерер. QR кодны да күрсәтергә ияләнербез - бу бары тик техник момент. Һәркемнең вакытында прививка ясатып, куркыныч авыруның чираттагы «дулкын»ына әзер булып каршы алырга мөмкинлеге бар иде.   Безнең районда, кызганычка каршы, прививка ясату авыр бара. Өлкән яшьтәге кешеләр арасында да бу күрсәткеч күп түгел. Ә алар - безнең әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар авыруны иң тиз  йоктыручылар төркеменә керәләр.

    Реклама

    Кадерле райондашлар! Сезне  аек акыл белән фикер йөртергә, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә җаваплы булырга чакырам. Хәлнең  тагын да начараюына юл куймыйк! Туганнарыбыз һәм якыннарыбызның авырганнарын һәм безнең арадан китүләрен күреп торабыз. Бу хәлдән бары тик вакцинация һәм коллектив иммунитет кына коткара ала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама