Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов Дәүләт флагы көне белән котлый

22 августта илебез халкы иң әһәмиятле һәм истәлекле бәйрәмебез - Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.

 Флаг - гражданнарыбызны берләштерүче, аның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тыгыз бәйләүче дәүләтнең иң әһәмиятле символларының берсе. Анда дәүләтебезнең тарихы һәм халыкларның бердәмлеге, күркәм гадәтләре чагылыш таба.
   Дәүләт флагы астында ватандашларыбыз илебез иминлеге өчен көрәшкә күтәрелгәннәр, Рәсәй кебек бөек илебезнең данын арттыру, куәтен үстерү максатыннан яңа шәһәрләр, завод-фабрикалар төзегәннәр. Россия Дәүләтенең үсешендә райондашларыбыз да үзләреннән зур өлеш кертәләр. Рәсәй биләмәсендә яшәүче халыклар һәм милләтләребезнең бердәмлеген раслаучы флагтагы төсләр буыннар алмашынуында әле бүген дә патриртик хисне ныгытуда илебезнең үсешен, көчен тәэмин итүдә киң урын алып тора. Безнең флагыбыз бүгенгесе көнне үзенең бай тарихлы һәм күркәм традицияләре белән иң бөек ил буларак бөтен дөньяга танылды.
   Бүгенгесе көнне без дәүләт символына карата үсеп килүче буын вәкилләре арасында сакчыл караш, хөрмәт һәм, әлбәттә инде, туган якка һәм Ватаныбызга карата мәхәббәт, ихлас күңелдән бирелгәнлек тәрбияләүне барыбыз да гомум бурычыбыз буларак кабул итәргә тиешбез.
Ихлас күңелемнән барлык райондашларымны иң истәлекле бәйрәмебез - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә бөек башлангычыгызда олы уңышлар, тынычлык һәм иминлек, саулык-сәламәтлек телим. Барыбызның да йөрәгендә Рәсәй һәм дәүләт флагы өчен горурлык хисләре сүнмәсен-сүрелмәсен иде!
                                Илдар Таҗетдинов,
 муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса