Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Идрис Аметов: " Күпме түзәргә мөмкин?"

     Без нинди җәмгыяттә яшибез соң, яңа көн туды исә күңелсез хәбәрләр ишетәбез.

    Әле менә бүген дә элеккеге “Сельэнерго” оешмасы янәшәсендәге көнкүреш калдыкларын түгү контейнерын яндырулары хакындагы хәвефле хәбәрне ишеткәч ашыгыч рәвештә шунда юл тоттык. Урам читендә торган пластиктан эшләнгән өч контейнердан һәм яңгыр-кардан ышыклану урыны, поликорбанат белән каплаулы мәйданчыктан көлләре генә өелеп калган.

    Районыбызның Ю. Гагарин урамы чатында урныштырылган бу мәйданчыкны юкка чыгару кемгә рәхәтлек өстәде яисә кемгә комачаулады икән соң? Без бу урамда яшәүчеләр белән очраштык, аларның фикер-тәкъдимнәрен ишеттек. Һич кенә дә башка сыймый торган хәл, район үзәгендә яшәүчеләр өчен уңайлы булсын дип эшләнгән, шактый кыйммәтле бу контейнерларны күз ачып йомганчы юк итү өчен нинди тәрбиягә ия булырга, бәлки бөтенләй йөрәксез булу кирәктер. Югарыда телгә алынган урамның контейнерлар урнаштырылган мәйданчык каршысында яшәүче Валерий Антонов та күргәннәреннән телсез калды. Әле кичә кич барысы да нормаль хәлдә иде бит дип, ул да бу вандаллыкка кулы барган адәм актыкларын сүгеп ташлады. Аннары нәкъ шундыйрак хәлнең берәр атна элек кабатлануын искәртте. Ул вакытта контейнерлардан 5-6 метр читтәрәк тимер койма буендагы кипкән үләннәрне яндырган булганнар. Ярый әле вакытында күреп алып янәшәдәге су башнясында кизү торучы агай сүндерергә өлгергән.

    -Менә бу ташландык “Сельэнерго” бинасы янына төннәрен яшьләр бик күп җыелалар. Тыныч кына сөйләшеп утырсалар сүз дә әйтмәс идек. Юк шул, кычкырышалар, сүгенәләр, берсүз белән әйткәндә, үзләрен урмандагыдай хис итәләр. Аптырагач полициягә дә хәбәр иткәләдек. Тик алардан ни файда - киләләр дә китәләр, бер нәтиҗәсе дә булмады, - ди Валерий Антонов.

    Реклама

    Берничә минут эчендә 90 мең сумлык зыян салынган, ә ул район үзәгендә яшәүче гражданнардан җыелган үзара салым акчасына сатып алынган контейнерлар, төзелгән мәйданчык булган. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәктер, бер контейнер бәясе 14 мең сум тора, биредә алар өчәү булган. Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитетында әйтүләренә караганда мондый хәлләр элеккеге елларда да булгалаган. Әмма үз вакытында чара күрелмәгән, гаеплелер табылмаган һәм әлбәттә инде бернинди дә тикшерүләр үткәрелмәгәч гаеплеләр җәза алмаган, ашыгыч чаралар күрелмәгән. Бу хәлгә тагын күпме түзәргә була соң инде? Шушы тәрбиясез, вандаллык кылудан үзләренә ямь, күңел күтәренкелеге ала торган адәм актыкларына карата катгый җәза кулланылмагач, алардан киләчәктә тагын да зуррак җинаять көтәргә

    мөмкин була түгелме? Әллә безнең хөрмәтле полиция хезмәткәрләре кибетләрдә, җәмәгать урыннарында битлексез йөргән гражданнарны җавапка тартырга гына сәләтлеләрме соң? Гражданнарыбызда ирексездән шундый фикерләр туа.

    Идрис Аметов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама