Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гүзәл Хәбибуллина :"Хәзерге балаларга карыйм да, безнең буын барыбер тәвәккәл, кыю, мөстәкыйль булган дип уйлап куям."

    2022 нче елга, районыбызның 95 еллыгына багышлап үткәреләсе чаралар исемлеген төзеп утырам.

    Быел районыбызда нәшер ителүче "Авыл офыклары" газетасы да үзенең 90 еллык түгәрәк датасын  билгеләп үткән иде! Бер гасырга якын тарихы, үз йөзе, үз укучысы булган газета белән бергә күпме юллар үтәргә туры килде. Күңел үзеннән-үзе хәтер сандыгын ачып, газета белән бәйле истәлекләрне барлый башлады. Ә күңелдә яңартырлык истәлекләр шактый. Барысы да кадерле бер ядкарь булып йөрәк түрендә саклана.

    1995 нче елның яңа уку елы башы. Бер төркем редакция хезмәткәрләре мәктәбебезгә очрашуга килде. Укучыларга шигырьләр, җырлар, төрле чыгышлар бүлеп бирелде. Миңа В. Фатыйховның мәхәббәт темасына багышланган ландышлар турында (шигырьнең исеме тәгаен генә истә калмаган) шигырен сөйлисе. Сөйләп бетергәч, укытучым Гөлүсә апа шагыйрьгә бирәсе сорауны да алдан әйтеп куйды. Әллә миңа сорау кызыксыз тоелган шунда, мин тоттым да шагыйрьгә башка сорау белән мөрәҗәгать иттем. “Бу шигырьне кемгә багышлап яздыгыз?” – дидем. Гөлүсә апаның башын селкеп куюын санамаганда, барысы да яхшы үтте кебек. Сорауга җавап алынды, мин генә түгел, барысы да канәгать калган иде бугай. Шигырьнең прототиплары юк булып чыкты, бары тик шагыйрьләрчә матур сурәтләү алымнары белән, хис-кичерешләр белән тулы иҗат җимеше иде ул. Икенче чыгышымда мин үзем иҗат иткән, инде 3 нче сыйныфта ук “Сабантуй” газетасында басылып чыккан “Авылыма” дигән шигыремне сөйләдем. Бу юлы инде сорауны миңа бирделәр. “Күптәннән язасыңмы?” дигән сорау белән мактау сүзләрен дә ишетергә туры килде.

    Әлеге очрашу барысын  хәл итте дә куйды инде. Иҗатымны күреп алган шәхесләр ярдәме белән редакция каршында эшләп килүче “Алтын каләм” түгәрәгенә килеп эләктем. Һәр атна саен чәршәмбе көнне, ике дәрес укыганнан соң, юлга чыгып, районга түгәрәккә йөрим. Унбер-унике яшьлек кыз баланы, ышанып юлга чыгарып җибәргәннәре өчен укытучыларыма, әти-әнигә рәхмәт. Редакция дә хәзерге кебек район үзәгендә түгел иде әле, Чулман ярларында урнашкан ике катлы бинада иде. Хәзерге балаларга карыйм да, безнең буын барыбер тәвәккәл, кыю, мөстәкыйль булган дип уйлап куям. 6 нчы сыйныфтан башлап җиде ел буе авыл-район арасын таптап, күпме иҗат каләмнәрен чарладык без.

    Ә “Алтын каләм” ул – үзе бер тормыш. Иртәдән кичкә кадәр редакциядә кайнап, никадәр белем, тәҗрибә тупланган. Редакциянең шыгыр-шыгыр килгән идәннәренә аяк очларына гына басып, куркып кына кергән үсмер егет-кызлар, ярты ел дигәндә, редакция коллективы белән бербөтенгә әйләндек тә куйдык.

    Рәсимә апа Гарифуллинаның кечкенә генә бүлмәсенә барыбыз да сыя идек. Ул бүлмәдә ничектер, диварлар да башкачарак тәэсир итә, илһам да көчлерәк кебек тоела иде миңа. Ни дәрәҗәдә матур язылган язма булмасын, соңгы сүзне баш мөхәррир – Вазыйх абый Фатыйхов әйтә. Бүлмәсенә алып кереп, ул язмаларны укыган чакта аның йөзендә чагылган хисләрне күзәтеп, үзеңчә нәтиҗә ясап утыру үзе бер рәхәтлек иде. Ошаган җирләрен укыганда әкрен генә башын селкеп утырыр, ә килешмәгән җирендә селкенгән башны шып туктатыр иде дә, бер якка кырынайтып, кашларын сикертеп куяр иде. Гаҗәп инде бу хәтер дигәннәре, якты бер картина кебек, барысын да күз алдына китерде дә куйды менә!

    “Алтын каләм” аркылы әлеге остазларым журналистика дигән зур дөньяга алып керде мине, никадәр күренекле шәхесләр белән таныштырды. Журналистиканың һәрбер жанрында иҗат итәргә өйрәткән, матур сүзләре, язмаларыма һәрчак газета битләрендә урын биргән шәхесләргә “Остазым!” – дип якын итеп дәшеп, рәхмәтле булып яшәми мөмкин түгел. Бүгенге көндә Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Журналистлар союзы әгъзасы исеменә лаек булуым, иксез-чиксез әдәби бәйгеләрдә яуланган уңышлар,  язмалар белән шыплап тулган кочак-кочак папкалар, проза әсәрләре, шигырьләр, унсигез яшемдә “Борис Полевой” теплоходында “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесе кысаларында, бер атналык круизда күп кенә шәһәрләргә сәяхәтем дә – үземнең тырышлыклар нәтиҗәсе генә түгел, ә остазларымның миңа баглаган өметләре, талпынган чагымда матур сүзләре, ярдәмнәре белән  иңнәргә канатлар куеп, авыр һәм мактаулы хезмәт җимеше дә.

    Реклама

    Кая гына барсам да, иҗат темасына сүз чыкканда, районыбыз гәҗитен, остазларымны һәрчак зур горурлык һәм хөрмәт белән искә алам мин.

    Яраткан газетам белән минем үземнең дә быел кечкенә генә юбилеем икән бит әле! 25 яшь! Әйе, әйе, нәкъ тә шулай, “Авыл офыклары” белән 25 ел аерылгысыз дуслар без. Бүген дә: “Киләчәктә дә юллар аерылмасын иде”, -  дигән изге теләктәмен.

    “Авыл офыклары”на озын гомер, укучыларының күп, иҗат офыкларының киң булуын телим. Ә редакция коллективына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге,  иҗади үсешләр, берсеннән-берсе кызыклы проектлары белән укучыларының ышанычын яулап, көчле каләмнәре белән халыкка шатлык өләшеп яшәүләрен теләп калам.   

     

    Гүзәл Хәбибуллина.

    Корноухово авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама