Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гөрләде «Чүк», бәйрәм итте халык

    Узган якшәмбе көнендә Каз.Чаллы белән Иванай авыллары арасындагы аланлыкта “Чүк” бәйрәме гөрләп узды. Керәшен халкының элеккедән килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап килүче, күктәге чирүләрне искә алу бәйрәм ул. 

    Кырда игеннәр, ашлык мул булсын өчен яңгыр, уңыш сорап бу көнне төрле ярмалардан ботка пешерелә. Бәйрәм башлангычында әлеге гореф-гадәт үтәлә, чиркәүгә йөрүче әбиләр тарафыннан келәү укыла. Боткадан авыз иткәч кенә бәйрәм җырулар, уеннар белән дәвам итә. 
    “Чүк”не оештыруда исә берәү дә читтә калмый. Бүләкне дә жәлләми авыл халкы, якташлары, читтәге авылдашлары да бердәм булып матди яктан булышалар. Уеннарда катнашучылар дисеңме, мәйдан уртасында бил алышучылар, җырчылармы – берәү дә бүләксез китми. Ә бәйгеләрнең ниндие генә юк биредә! Сабантуйларга хас уеннар бу юлы да мәйданны гөрләтте.
    Бәйрәмне һәр елдагыча Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Аның белән бергә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, “Казансу”, “Тумар”, “Урагай”, “Нур” фольклор ансамбльләренең чыгышлары да нур өстенә нур булып балкыдылар. Казчаллылар белән иванайлылар үзләре дә талантлы, энергияле халык – сәхнәгә чыгарга, мәйдан тутырып биергә атлыгып кына тордылар. 
    Бәйрәмнең иң асылы, берәүне дә битараф калдырмый торган өлеше, әлбәттә, көрәш. Малайларның, яшүсмерләрнең көч сынашуыннан башланып төп батырга җиткәнче күз дә алмый карап утырган халык ахырдан Айназ Билаловны күккә чөйде. Быелгы район Сабантуе батыры иңенә “Чүк” бәйрәменең дә төп призы – тәкә салынды.
    ...Өйлә вакытында башланган бәйрәм, кояш түбән төшеп, офыкка җиткәнче дәвам итте. Авыл халкы гына түгел, килгән кунаклар да ел буена җитәрлек дәрт, күңел көрлеге туплады бу көнне. Кыр юлыннан тузан туздырып таралышкан машиналар артыннан киләсе ел бәйрәмнәрен дә вәгъдә итеп багана башындагы сөлге-чуклар «кул изәде».Киләсе ел очрашуларына кадәр, карендәшләр!..

    Фәрвәз Каюмова.

    "Чүк бәйрәме" 2022 – 537 фотографий (vk.com) фотолар 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама