Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гөлназ Миньязова радиога кире кайткан

    «Болгар радиосы»нда алып баручы булып эшләгән Гөлназ Миньязова радиодан киткәч күпләрнең кәефе төшкән иде.

    Хәзерге вакытта ул тамада һәм барыбызга да таныш булган NL челтәрле бизнесында эшли.

    Гөлназга радиодан китү җиңел бирелмәгән, 23 ел бу өлкәдә эшләгәннән соң күңеле үсми башлый һәм китәргә карар кыла.

     

    Реклама

    Ул үзенең инстаграм битендә янәдән радиога кире кайтуын хәбәр итте. Бу юлы ул «Тәртип» радиосында Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге белән берлектә әзерләнүче «Хокук һәм хаклык» тапшыруын алып бара. «Инде хатлар килә, шалтыраталар, тыңлаучыларыбызга беренчел юридик ярдәм күрсәттек», дип яза ул. Без аңа бары тик уңышлар гына телибез.

     

    Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/glnaz-minyazova-radioga-kire-kaytkan

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама