Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Җәмгыять

Гөлфия Гарипова: "Музей өлкән яшьтәге кешеләр белән актив эшли"

«Үз тарихын белмәүчеләрнең киләчәге юк»,- диләр.

 Безнең тарих төрле вакыйгаларга бай, алар турында без белергә һәм истә тотарга тиешбез. Тарихи кыйммәтле предметлар һәм экспонатлар саклана торган музейлар безнең тормышта нәкъ менә шундый роль уйный. 
Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее башта хәрби һәм хезмәт даны музее буларак оештырылган. Узган гасырның 60нчы елларында Балык Бистәсе мәктәбенең тарих укытучысы Виталий Иванович Шурыгин Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар җыя башлаган. Бераздан ул туган якны өйрәнү түгәрәге алып бара башлый. Түгәрәкләргә йөрүчеләр тарафыннан фронттан документлар, фотографияләр, хатлар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре җыелган. Безнең районда туып-үскән Советлар Союзы Геройлары, башка шәхесләр  белән язышу алып барыла.
 1984 елда сугыш һәм хезмәт ветераннары соравы буенча, КПСС райкомының беренче секретаре Михаил Петрович Виноградов күрсәтмәсе буенча Җиңүнең 40 еллыгына Сугышчан дан музее ачу турында карар кабул ителә. 1984 елның октябрь башыннан алып 1985 елның маена кадәр район мәдәният йорты бинасында экспозиция төзелә. 
Музейның тантаналы ачылышы 1985 елның 8 маенда була. 1992 елга кадәр музей җәмәгать башлангычында эшли. 1992 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгының боерыгы нигезендә, Балык Бистәсе районы музее Дәүләт музееның филиалы була. 15 ел дәвамында 1200 экспонаттан торган Бөек Ватан сугышы музее коллекциясе формалаша. 
2001 елда музейның профиле туган якны өйрәнү музеена үзгәрүе сәбәпле, яңа экспозиция төзелә һәм фондны туган якны өйрәнү предметлары белән тулыландырырга кирәк була. Музей хезмәткәрләре район авылларына барып, предприятие һәм оешмалар тарихы буенча документлар, этнография буенча материаллар җыю максаты белән өлкән кешеләр белән аралашалар.
Хәзерге вакытта музей фондында 6 меңнән артык экспонат исәпләнә. Музейда Балык Бистәсе районы территориясендә табылган палеонтологик табылдыклар саклана. Алар арасында  - мамонт казык тешләре (бивень), бизон мөгезе, мөгезборын (носорог) бар. 
Археология буенча экспонатлар бронза - II меңьеллык чорындагы әвәләп ясалган керамик савыт-саба фрагментлары белән тәкъдим ителгән.
Туган як тарихы борынгы заманнардан алып документларда һәм фотосурәтләрдә чагылдырылган.
Музейда кайчандыр Балык Бистәсен данлаган һөнәрләр буенча кыйммәтле коллекцияләр тупланган. Осталар башкарган эшләрнең күбесе музейда саклана.
Этнографик коллекция татар, рус, керәшеннәр мәдәниятен чагылдыра һәм җиһазлар, өй кирәк-яраклары, кием-салым, көнкүреш әйберләре тәкъдим итә.
Районның барлыкка килү тарихы һәм икътисади үсеше фоторәсемнәр һәм документларда чагылдырылган.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында фронтовиклар, фашизмны җиңүгә зур өлеш керткән сугышчыларның батырлыклары турында сөйләүче бай материал тупланган. Советлар Союзы Геройлары коллекциясеннән алынган предметлар уникаль булып тора.
Музей директоры Гөлфия Гарипова бу хакта болай ди: - Ел саен музейга 3 меңнән артык кеше йөри. Музей эшенең төп юнәлеше-экскурсияләр. 2021 елда туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан 153 экскурсия үткәрелде. Туган як тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы «Гасырлар тирәнлегеннән», «Зур сугыш юллары» кебек экскурсияләр традициягә әйләнде. Музейга иң еш килүчеләр - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, район мәктәпләре һәм агротехника техникумы укучылары. Шуңа күрә чараларның күбесе әлеге категориягә килүчеләргә юнәлдерелгән. 
Музей хезмәткәрләре эшчәнлекнең яңа аспектларын эзлиләр, килүчеләрнең төрле категорияләре белән эшләү рәвешләрен үзгәртеп торырга тырышалар, аларны яңа экспонатлар һәм күргәзмәләр белән таныштыралар, бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга багышланган очрашулар үткәрәләр.
Узган елның февралендә-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында «Туган телем минем белән» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. «Традицион халык күңеле» дигән чарага «Нур» керәшен фольклор ансамбле чакырылган иде, анда катнашучылар кунакларны керәшеннәрнең гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Музей хезмәткәрләре милли костюмнарның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. «Курчак бистәсе» чарасында укучылар милли костюм, курчаклар ясау технологиясе белән танышалар. 
Узган елның май аенда район мәдәният йортында «Туган ягым челтәрләре» дип исемләнгән үрелгән эшләнмәләрнең район бәйрәме үткәрелде. Музейның кече фәнни хезмәткәре Любовь Владимировна Ахунова мастер-класс үткәрде һәм һөнәрчелек тарихы турында сөйләде. Ул үзе «Яңарыш» студиясендә челтәр үрү белән шөгыльләнә.
2021 елда музей хезмәткәрләре «Туган илем челтәрләре» грантын оталар.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, гадәттәгечә, урта буын укучылары өчен «Ватанга мәхәббәт - барлык батырлыкларга башлангыч» дигән гражданлык дәресе, ә әниләр көненә «Әниләрнең җылы куллары» дигән кичә үткәрелде.  «Батырлык – гайрәтлек, хәтердә тоту – хөрмәт» батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар солдат медальоннарының тарихын аеруча кызыксыну белән тыңладылар,  аны кулдан-кулга йөртеп карадылар.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан күргәзмә оештырылды, патриотик очрашулар үткәрелде.Алар  безнең солдатларның хәрби тормышы, үсеп килүче буынның аңына һәм күңеленә кешеләр, халыкларга карата көч куллану китергән фаҗига турында төшенчәне аңлата.
Март аенда музейда «Яшәешкә-әйе!»дип аталган өлкән буын укучылары белән очрашу узды. Чарада күтәрелгән мәсьәләләр балаларны тормыш чын-чынлап иң мөһим нәрсә икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Соңыннан музей директоры Гөлфия Гарипова (белгечлеге буенча -психолог) белән кызыклы, ачыктан-ачык әңгәмә килеп чыкты. Балалар фикер алыштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
5 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан музей хезмәткәрләре «Өй учагын саклаучы»дип исемләнгән музей утырышлары үткәрделәр. Алар җылы атмосферада узды. 
Көн саен музей аккаунтларында төрле «онлайн-чаралар» - экскурсияләр, күргәзмәләр, фотоакцияләр үткәрелә.
Балык Бистәсе районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан «Вакытларны бәйләүче җеп» циклынна багышланган күргәзмә белән килүчеләр кызыксынып танышалар. Күргәзмә материаллары район үсешенә лаеклы өлеш керткән предприятиеләр һәм кешеләр турында сөйли. Мондый күргәзмә безнең районның мәдәни тормышында мөһим вакыйга булып тора. Анда Тукай премиясе лауреаты якташларыбыз, милли мәдәниятне үстерүгә лаеклы өлеш керткән районыбыздан чыккан артистлар, язучылары һәм шагыйрьләре Равил Шәрәфиев, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышалар, аларның шәхси әйберләре, фотосурәтләре, документлары тәкъдим ителгән. «Безнең җир талантлар чыганаклары» циклыннан Татарстан Республикасы мәдәният эшлеклеләре-шагыйрь - Акъегет, язучы Ринат Гаффарга, публицист Мидхәт Миншинга, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөфәр Билаловка, атказанган артист Нуретдин Нәҗмиевка багышланган «онлайн – чаралар» үткәрелде.
18 майда «Минем Ватаным символлары» онлайн-марафоны, ә 19 майда «Пионерия көне» онлайн-фотоакциясе үткәрелде. Ел саен 22 июньдә Геройлар Аллеясында музей хезмәткәрләре «Хәтер шәме» акциясендә катнаша.
Инде бер ел музейда «Музей каникуллары» программасы эшли, аның максаты – балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру. Бу - фонд күрсәтмәләре белән лекцияләр, батырлык дәресләре, викториналар, конкурслар һәм күңелле бәйрәм чаралары. Музей хезмәткәрләре даими рәвештә мәктәпләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары белән эшләргә тырышалар. 
1 июнь - Балаларны яклау көнендә «Һәрвакыт булсын кояш» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. «Дусларны музейга көтәбез» дигән музей-педагогик дәрес барышында район территориясендә яшәүче халыкларның тарихы, милли гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Пушкин көнендә «Бөтен Рус шагыйре иде...» дип исемләнгән кичә үткәрелде, анда конкурслар, викториналар, презентацияләр булды.
Традиция буенча сентябрьнең беренче декадасында музейда «Авылның үткәненә сәяхәт» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды.  «Без-төрле, әмма без-тигез!» экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәшкә юнәлдерелгән.
Музей өлкән яшьтәге кешеләр белән актив эшли, - дип дәвам итә сүзен Гөлфия Шириаздан кызы Гарипова. - Алар музейда үткәрелә торган чараларда еш катнашалар. Хөрмәтле кунаклар буларак алар күргәзмәләргә, экскурсияләргә киләләр, безнең эшкә үз идеяләрен кертәләр. Алар өчен ел дәвамында чаралар үткәрәбез. Түгәрәкләр күргәзмәләрендә һәм чараларында «Өмет»  халык фольклор ансамблендә һәм район үзәгендәге «Калинушка» халык хорына йөрүчеләр актив катнаша. Узган елның октябрендә «Алтын тормыш чоры» дип исемләнгән музей утырышлары үткәрелде, анда балачак һәм яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар.
Гөлфия Шәрияздан кызына быел апрель аенда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
Туган якны өйрәнү музее-ул мәдәният, тарих, мирас урыны, аны онытырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса