Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Дильшат Вафина: " QR-код кертелү ковидтан саклануның бер чарасы ул"

     Илдә коронавирус буенча вәзгыять киеренке.

    11 октябрьдән коронавирус авыруына каршы чикләү чараларының кертелүе дә шуның бер мисалы.

    Хәзер зур сәүдә комплексларына, кинотеатрларга, музейларга һәм халык күп җыела торган башка җәмәгать урыннарына вакцинация узуны яки соңгы алты айда ковид белән авыруны раслаучы QR-код күрсәткәч кенә керергә мөмкин.

    QR-код – күпләр өчен яңалык. Яшьләр аның турында мәгълүматны яхшы белсәләр дә, өлкәннәргә аңлавы шактый кыен. Әмма бу хакта барыбызга да белү кирәк. Ул бүгенге көн ихтыяҗыннан килеп туган чараларның берсе. Райондашларыбызның фикере ничек? Шул турыда белергә теләп берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

    Әнисә Нәбиуллина – Балык Бистәсе:

    – Хәзер бигрәк куркыныч заманага калдык. Көн туды исә кайдан нинди хәбәр ишетелер икән дип торасың. Коронавирус белән авыручыларның арта баруы күңелгә шом сала. Чикләүләрнең, QR-кодның кертелүе бик вакытлы дип саныйм. Берәү дә мин ковид белән чирләмәм дип алдан әйтә алмый. Шуңа күрә вакцина ясату үзеңне генә түгел, якыннарыңны да афәттән саклап калу ул. Җәй башында ук гаиләбез белән прививка ясаттык. Шуңадырмы, аз гына булса да җанга тынычлык иңде хәзер.

    Дильшат Вафина – Котлы Бөкәш мәктәбенең математика укытучысы:

    –QR-код кертелү ковидтан саклануның бер чарасы ул. Ләкин вакытлыча чикләүләр белән генә моны җиңеп булыр дип уйламыйм, үзаңлы булу кирәк. Һәркем үз саулыгына, алай гына да түгел, үз гомеренә җитди карасын иде. Коронавирустан котылуның бердәнбер юлы – прививка ясату. Бу – дөнья күләмендә исбатланган алым. Вакциналану, иң беренче чиратта, кешегә өмет, ышаныч бирә. Мин үзем август аенда беренчесен, сентябрьдә икенче прививканы ясаттым. Бу афәтне коллектив иммунитет  белән бергәләп җиңсәк кенә элеккеге иркен, рәхәт тормышка кайта алырбыз.

    Наилә Пулатова – Күгәрчен авылы:

    –Гомер буе халык сәламәтлеген кайгыртып яшәдем. Авылда фельдшер булып 41 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Хәзер инде өйдә. Бар яңалыкны телевизордан карап, социаль челтәрләрдән укып беләм. Илдәге бүгенге вәзгыять барыбызны да борчырлык. Ни хәл итәсең, пандемия озакка килгән афәт булып чыкты, кешеләр бу чирдән күпләп кырыла. Аны авыр кичерүчеләр, кызганычка каршы, җиңеп чыга алмаучылар да бик күп.

    Реклама

    Райондагы хәлләр турында да газетабыздан укып белеп торабыз. Әле тегендә, әле монда ковидтан үлгән танышларыбыз турында ишетәбез. Коронавирус авыруына каршы чикләү чаралары кертелү бик яхшы гамәл. Барлык кеше дә вакцина ясатса, бәлкем бу авыру чигенер иде. Гаиләбез, балаларыбыз, оныкларыбыз барлыгын онытмыйк. Саулык - барыбыз өчен дә кадерле.

    Мөнир Мингалиев - Балык Бистәсе:

    –Сәламәтлек саклау  өлкәсендә озак еллар хезмәт куйдым. Төрлесен күрергә туры килде,  әмма мондый хәвефле чорны күз алдына китерә алмадык.  Кешеләр белән еш аралашам, мәчеткә йөрим. Үземне һәм тирә ягымдагыларны саклау максатыннан апрель  һәм май айларында  коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның ике компонентын да ясаттым. Үземне яхшы хис иттем.  Бу көннәрдә ревакцинация (янәдән вакцина ясату) узарга йөрим.

    Әйе, бу һәр кешенең үз ихтыяры белән башкарыла торган гамәл.  Тик шуны истә тотыйк, бер-беребездән читләшеп, аралашырга куркып йөргәнче  үз вакытында саклану чараларын узарга кирәк дип саныйм. Кешелек дөньясына килгән зур сынау бу. Исән-имин үтәргә язсын. Бирешмик, сакланыйк!

    Сораштыруларны

    Фәрвәз Каюмова,

    Нияз Шәйдуллин язып алды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама