Чулман яры буендагы ял паркында аттестатлар тапшыру тантанасы узды
Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде. 27 нче июнь көнне Балык Бистәсенең Чулман яры буендагы ял паркында аттестатлар тапшыру тантанасы узды.
Тантананың төп сәбәпчеләре булган берсеннән-берсе матур, купшы күлмәкләр кигән кызлардан, алар янында илне-җирне сакларга әзер торган горур егетләрдән күзне дә алып булмый. Карашларыннан ук киләчәккә ышаныч, яктылык сирпелә, йөзләре сөенечтән балкый, шатлык чәчеп елмая аларның. Мәктәп вальсы көе яңгырауга егет-кызлар иңенә, гүя канат куелды – хыяллары белән алга ашкындылар, күбәләктәй очына-очына әйләнделәр, биеделәр. Барысы да матурлар, самимиләр...
Бәйрәмнең котлау өлешен район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков ачып җибәрделәр. Укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны тәбрикләп, киләчәктә уңышлар теләделәр, гел “5“ле билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка һәм “Укуда аеруча уңышка ирешкән өчен” медальләренә лаек булган укучылар аерым хөрмәтләнде. Алар исә аз түгел – Балык Бистәсе 2 нче мәктәбеннән Владислав Гаврилов, Диләрә Фәхретдинова, Балык Бистәсе гимназиясеннән Тимур Гыйззәтуллин, Регина Җаббарова, София Нәгыймуллина, Азалия Фәйзерахманова, Резеда Хәмидуллина, Биектау мәктәбеннән Зифа Шәйдуллина, Инзилә Нуриева, Котлы Бөкәштән Гүзәл Габҗәлилова, Азилә Вәлиева, Олы Елгадан Рифат Сибгатуллин, Югары Тегермәнлектән Ильвера Кәримова, Яңа Арыштан Азалия Шәмсевәлиева, Шомбыттан Илүзә Габдрахмановалар әнә шундый бүләкләүләргә лаек булдылар. Болар, әлбәттә, укучыларның, укытучылар коллективының да зур уңышы, укытудагы югары күрсәткече.
Быел районыбыз мәктәпләреннән барлыгы 90 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәп директорлары кулыннан гомуми урта белем турында аттестатлар алдылар. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга хәер-фатыйхаларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. Үз чиратларында ата-аналар исеменнән дә мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре әйтелде. Үзләренә 11 ел буе белем биргән мөгаллимнәренә укучылар да җавапсыз калмадылар, алар тарафыннан рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән сүзләр тезелде. Моңсу да, шатлыклы да бәйрәмнең дәвамы булып Чулман ярларына җырлар, шигъри юллар сибелде...
Ә бу вакытта дулкыннар өстеннән күңелдәге хыялларга өмет, ышаныч өстәп ал җилкән ярга якынлашты... Укучылар очырган зәңгәр шарлар биеккә-биеккә күтәрелделәр. Алар артыннан һәркем теләк теләп калырга ашыкты. Алар барысы да изге уй-ниятләрне чагылдырды: киләчәгегез якты булсын, алда сезне бәхет-шатлык, уңышлар көтсен, чыгарылыш укучылары!
Фәрвәз Каюмова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 09:08Котлы авылы истәлегенә таш куелды Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.13600
-
12 август 2022 - 08:56Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү" Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.11300
-
12 август 2022 - 08:52Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.11700
-
12 август 2022 - 08:48Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.13200
-
11 август 2022 - 10:26Кияү белән кәләш туй вакытында сугышкан Алар бер-берсен ашатырга тиеш булган.21000
-
11 август 2022 - 09:31Каһвә эчүнең йөрәккә зур зыян салуын ачыклаганнар Көн саен күп күләмдә каһвә эчү йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемаларга һәм йөрәк мускуллары талчыгуына китерергә мөмкин, ди табиб-терапевт Надежда Чернышова.11300
-
9 август 2022 - 14:25Балык Бистәсендә ике машина йөртүче правасыз калдырдылар Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе белдерүенчә, Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүчеләр Е. Л. Афанасьев, А.Г. Агафонов исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен инспекторлар тарафыннан тоткарлана.27400
-
9 август 2022 - 14:21Зөлфия Фомина: "Хуҗалыгыбызда бар хезмәтне шулай бергәләшеп башкарабыз" Шомбыт авыл җирлеге советында Зөлфия белән Олег Фоминнарны мактап телгә алгач, безгә аларны озаклап эзләп йөрисе дә булмады.15800
-
9 август 2022 - 14:15Балык Бистәсе районының мәктәпләренә уңай бәя бирелде Һәр мәктәп, балалар бакчасы яңа уку елы башланыр алдыннан эшчәнлекләренә әзерлеккә тикшерү узарга тиеш.20700
-
9 август 2022 - 14:12Укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин.14700
-
9 август 2022 - 14:08Вәкил Хаҗиев: "40 ел дәвамында төн йокыларын калдырып, ярдәмгә мохтаҗ авылдашлары янына ашыгулары нәтиҗәсез үтмәгән күрәмсең" Юктан гына кәеф була, аздан гына хәтер кала, дип бер дә тикмәгә әйтмәгәннәр шул әби-бабаларыбыз.33900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.91100
-
5 август 2022 - 17:43Балык Бистәсенә читтән кайтучылар саны арта Районыбыз биләмәсендә читтән кайтучылар артып тора.27700
-
11 август 2022 - 10:22Балык Бистәсе китапханәсе хезмәткәрләре "Безнең ишегалды уеннары"дигән үңел ачу программасы үткәрделәр
-
28 июль 2022 - 10:32Балыкбистәлеләр , "Мәдәният аланы"на кич утырырга килегез
-
26 июль 2022 - 09:49Котлы - Бөкәш җирлегендә бик матур урам бәйрәме үткәргәннәр
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!32000
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.30500
-
12 август 2022 - 09:08Котлы авылы истәлегенә таш куелды Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.13600
-
12 август 2022 - 08:56Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү" Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.11300
-
12 август 2022 - 08:52Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.11700
-
12 август 2022 - 08:48Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.13200
-
12 август 2022 - 08:39«Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар «Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда бүгенгесе көнне урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика