Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Быел 1 сентябрь линейкалары булачакмы?

    Белем көненә багышланган чаралар класслар яки параллельләр буенча оештырылачак.

     Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева сөйләде. “Россия кулланучылар күзәтчелеге таләпләре узган елгы сыман: 1 сентябрьдә сыйныфлар яки параллельләр буенча бәйрәм чаралары үткәрү, ачык һавада ата-аналар өчен шәхси саклану чаралары куллану”, - диде спикер. Ул төрле сыйныфлар һәм мәктәпләр арасында массакүләм чаралар оештыру тыела, дип өстәде.   Моннан тыш, яңа уку елында "иртәнге фильтр" үткәрү яңарачак. Җамалиева сүзләренчә, узган елда дәресләргә респиратор авырулар билгеләре булган затларны ачыклау һәм булдырмау буенча әлеге чара үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.   "Узган уку елындагы санитария кагыйдәләре киләсе уку елында да үтәләчәк", - дип йомгаклады спикер.

    Реклама

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33881

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама