Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Буялган чебиләр сатканнар

    Блогер, журналист Рәфилә Шәмсетдинова гаиләсе кызык та, кызганыч та хәлгә тап булган.

    Рәфилә социаль челтәрдә шул көннәрдә видео урнаштырды. Анда җирән, зәңгәрсу төстәге чебиләр төшерелгән. Беренче карашка бик матур булган бу йомры йомгаклар чынлыкта буялган икән! - Безнең якта элек сатканнары юк иде, шуңа буялганын да белмәдек инде. Видеоны куйганнан соң бик күп кеше язды үземә дә. Сатучылар төрле районнарда йөри икән. Икенче көнне Сабада да матур чебиләрне сатып алучылар булган.

    Алар үскәч ак чебигә әйләнә, ак чеби генә түгел, ак әтәч булып үсәләр икән. Минем фаразларымча, әтәч чебиләрне арзан бәягә алалар да, буяп, токымлы дип саталар. Дөрестән дә андый токымлы тавыклар бар: зәңгәрсу төстә, җирән төстә. Тик аларның чебиләре башка төрле була икән. Ә бу бичара чебиләрне казанга салып, әвеш-тәвеш китереп, шундый куркыныч итеп буяганнар. Интернеттан карагач, бик кызгандым үзләрен, - ди Рәфилә.   16 чебине алар мең сумга сатып алган. Чебиләр буяганга бер генә дә охшамаган, үзләре шундый шикелле, ди Рәфилә. Хәтта кулларын юешләтеп, чебиләрне сөртеп тә караганнар. Кулга буяу иярми икән.  

    Реклама

    - Чебиләрнең тәпиләреннән генә шикләндек. Әгәр дә чеби җирән икән, аның тәпие дә җирәнрәк. Зәңгәрсуыныкыларның тәпиләре дә зәңгәрсу. Шул сәеррәк тоелды. Сатучылар әйтүенчә, бу Голландский тавыклар булып үсәсе чебиләр, 4-5 килолы булып үсәләр, ди.Чебиләрне алганга үкенмибез бер дә, балаларда бик күп эмоцияләр булды, сөенечләре диңгездәй иде, - ди Рәфилә.  

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33904

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама