Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Булат Хисмәтов : "Әти минем өчен зур үрнәк"

    Узган якшәмбе көнне Бөтенрәсәй күләмендә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр.

    Гаиләдә әти тәрбиясе бүген шактый зур урынны биләп торуын искә алсак бик урынлы бәйрәм бит бу.

    Бүгенгесе көнне яшьләрнең җиңел юл белән тиз арада күп акча эшләргә омтылуларын, начар юлга басуларын, өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтмәүләрен кискен тәнкыйтьләргә яраталар. Ә чынбарлыкта хәлләр ничек тора соң? Бүгенге яшь буын вәкилләрен алай ук юкка чыгарып тәнкыйтьләү урынлымы икән?

    Боларның барысына да үз күзәтүләремнән чыгып җавап бирергә тырышып карыйм, инде кемгәдер ошап җитмәсә, үз фикерләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйм.

    Элек-электән халык телендә: “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр,“ –дигән әйтем яши. Бик тә гыйбрәтле, куелган сорауларга нигезле җавап бирүче әйтем бу. Чөнки, кайберәүләрнең тормыштан “уңмаулары” гаиләдә әти-әниләре тарафыннан балаларына карата тиешле тәрбия бирелмәвенә бәйле. Кече яшьтән үк баланы кеше әйберенә кызыкмаска, урлашуның, кеше рәнҗетүнең, гомумән, яман гадәтләрдән ерак торырга кирәклеген, җитеш тормышта яшәү өчен үзеңнең хәләл хезмәтең барәбәренә генә ирешергә мөмкин булуын төшендереп үстерсәң, уңай нәтиҗәсе дә озак көттермәс. Үзвакытында әнә шундый гади генә игътибарлыкның булмавы, соңыннан шактый олы кайгы-хәсрәтләргә китерүен ишеткәнем, күргәнем булды. Бүгенге көйсез заманабыз болай да күңелсезлекләр белән шыплап тулганлыктан уңай, күңеллерәк күренешләргә киңрәк тукталуны кирәк дип саныйм.

    Әти минем өчен зур үрнәк

    Районыбызның Кече Укмас авылы егете Әгъзам Хисмәтовны бүген районыбызда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Чөнки үзенең тырышлыгы, булдыклылыгы, үҗәтлеге белән киң танылган егет ул. Елның-елында районыбыз игенчеләре арасында аның экипажының уракта җиңү яулавы шуның ачык мисалы. Үз вакытында бик күп авыл егетләре кебек ул да автомобиль йөртүче әтисе Рәшит абзыйдан техниканы яратырга, аны сакларга кирәклегенә төшенеп үсә. Әтисе вафатыннан соң тәрбияне ул әнисе Сания ападан алып үсә. Ул малаена әтисе, бабасы бирәсе олы хезмәт тәрбиясен бирә алуы белән олы мактауга-хөрмәткә лаек. Сигез яшеннән әтисез үсү шактый кыенлыклар тудырса да Әгъзам бервакытта да сер бирми. Һәр эшне кабаланмыйча җиренә җиткереп башкаруы белән башкалардан аерылып тора ул. Абзарда мал-туар асрап кечкенәдән хезмәт тәрбиясе күреп үсә. Гаиләдә ир-егет буларак хуҗалыкларындагы иң авыр, мәшәкатьле эшне үз кулына ала Әгъзам.

    Реклама

    Туган авылы Кече Укмаста Гөлүсә белән гаилә корып җибәргәч тә алар кайберәүләр кебек читкә, шәһәргә чыгып китмиләр, авылда төпләнеп калалар. Әгъзам башта тракторда, аннары комбайнда хезмәт куя. Гөлүсә дә эшкә батыр була, хуҗалык эшләреннән бервакытта да читләшми. Соңгы вакытларда ул исәп-хисап эшләрен җиренә җиткереп башкара. Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Алар да кечкенәдән әтиләре янәшәсендә тракторчы-механизатор хезмәтләрен үз итеп үсәләр. Олы улы Булат мәктәптә укыган елларында урып-җыю чорларында комбайнчы ярдәмчесе булып йөри. Ә соңрак, әтисен ял иттереп, үзе комбайн штурвалы артына утырып эшли башлый.

    Инде үзе әти булды ул

    Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан шәһәренә энергетика университетына юл тота Булат. Яхшы укып, кулына диплом алгач аны республикабызның иң эре электр челтәрләре компаниясенә эшкә алалар. Ә менә энесе Дамир Казан шәһәрендә үзенең күңеленә охшаган эш табып шунда төпләнеп кала. Энесе шәһәрне үз иткәнлектән, туган авылында калып аны яшәтү турында уйлана Булат. Узган ел гаилә корып җибәргәч, тормыш юлдашы Инзиләсе дә аның уй-фикерләре белән килешүен белдерә. Гаиләләренә зур сөенеч өстәп нәни кызлары да дөньяга килгәч, инде үзе әти булып җитешкән Булат авылда үзләренең гаилә бизнесларын булдырып, үз сыер фермаларын ачып җибәрү турында уйлана башлый. Аның планнары әти-әнисенең күңеленә дә хуш килә. Шулай итеп алар авыл читендә үзләренең гаилә фермаларын төзү эшен башлап җибәрәләр,11х54 метр зурлыкта сыер абзарына нигез салалар. Башлаган эш беткән эш диләр бит, аларның да уртак тырышлыклары бушка китми. Үзләрендә булган сыерларын, аннан соң әле тагын берничә яхшы нәселле таналар алып җибәрәләр. Бүген инде Булатның үз бизнесы, шәхси сыер фермасы бар. Киләчәктә аны тагын да үстерү-киңәйтү турында уйлана алар. Бар эшне дә бергәләшеп гаиләләре белән башкаралар. Әнисе Гөлүсә сыер саварга булыша. Ә сөтне Олы Елга авылы фермеры Минзөфәр Исмәгыйловка тапшыралар.

    Авылның киләчәге бүген нәкъ менә шундый тырыш, хезмәт сөючән егетләр кулында диясе килә. Төбәгебезне үзебез кайгыртмасак, берәү дә читтән килеп авылны үстерү, киңәйтү, яшәтү турында уйламаячак. Яшь әти, авылның булачак өметле фермеры Булат Хисмәтов та шундый фикердә бүген. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз? Сездән хат-фикерләрегезне көтеп калабыз.

    Рәсемдә яшь фермер Булат Хисмәтов әнисе Гөлүсә белән.

    Идрис Аметов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама