Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Безгә үзгәрергә кирәк

    Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә. 

    Аннары, реформалар дип йөри-йөри, җәмгыятебез дә нык үзгәрде, кире якка әлбәттә. Әнә дуслар очрашуы, өмәләр сирәгәйде,  күпләр инде күршеләре, сабакташлары, туганнары белән дә аралашмый. Бу тормышта дустыңа, якын күршеңә, гомер буена диярлек иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшеңә шикләнеп караудан дә начар гамәл юктыр ул. Мондый икейөзлелек, мәкерлелек, бер-береңә ышанычны югалту, дустанә мөгамәләне өзү бервакытта да куаныч китерми. Ирексездән, халкыбызга мөраҗәгать итеп, җәмәгать, безгә кичекмәстән үзгәрергә кирәк, киләчәктә  бу рәвештә барсак, аннан берәү дә комфортлы тормыш өмет итә алмаячак, дип аваз саласым килә. Чөнки мондый халәттә берничек тә  дөрес, файдалы, отышлы һәм бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда  әһәмиятле карарлар кабул итүе аеруча авыр. 
    (Тулысынча газетадан укый аласыз)
        
     Идрис Аметов.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама