Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе хәбәре

    Транспорт чарасы белән алкоголь кулланган хәлдә идарә итәргә ярамый!

    Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе белдерүенчә, Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүчеләр И. Минһаҗев, Р. Гарифуллин,  А. Кандаков,, Л. Фатыйхов, Б. Колибаев алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен инспекторлар тарафыннан тоткарланганнар. Бу фактлар (Л. Фатыйхов тикшерүдән баш тарта) медицина тикшерүе белән расланган. Балык Бистәсе муниципаль районы җәмәгать суды карары белән  И. Минһаҗев, Р. Гарифуллин,  А. Кандаков, Л. Фатыйхов, Б. Колибаевка 1 ел да 6 ай транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама