Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе кырларында эш кайный

    Бүген һәркем явым-төшемнәр башланганчы, зур көч һәм тырышлыклар куеп  үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз җыеп-суктыру уе белән яши.

    Бигрәк тә фермерларыбызга кырда кыенга туры килә. Алар көндәлек проблемаларын үз көчләре белән хәл итеп, булган эчке резервларын эшкә җигеп эшләргә омтылалар. Көн дәвамында тракторга да, комбайнга да күчеп утырырырга, кайбер көннәрдә  баш белгеч вазыйфаларын башкарырга да туры килә аларга. Бер сүз белән әйткәндә, җитмеш төрле һөнәр ияләре алар. Авыл хуҗалыгы тармакларында хәзер эшләргә кеше табулары да елдан-ел  кыенлаша. Яшьләребез генә түгел, хәзер урта буын вәкилләре дә авыл хуҗалыгында эшләргә бик ашкынып тормыйлар.

    Район үзәгенә терәлеп торган Анатыш авылы фермеры Владимир Михаилович Талаков та әлеге проблемалы мәсьәләне якыннары, туганнары ярдәмендә хәл итәргә тырыша. Баштагы елларда бөтен гаиләләре белән хезмәт куйганнар. Хәтта өлкән яшьтәге әти-әнисе дә производстводан читтә калмаган. Кырда эшләүчеләрне урында тукландыру өчен өендә әнисе әзерләгән ризыкларны   әтисе Михаил дәдәйнең шәхси  бәләкәй тракторы белән таратып йөрүе хәтергә уелып калган. Ә бүген инде әнә  ышанычлы булышчысы - улы да үсеп җиткән. Ул бүген әтисенең ышанычлы ярдәмчесе. Үзенең әйтүенә караганда, мәктәпнең 5нче сыйныфларында укыганнан бирле әтисе янәшәсендә бөтерелә.  Шулай итеп хезмәт чыныгуы алган. Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлаганнан соң район үзәгендәге агротехник техникумында укыган.

    Соңгы елларда егет “Дон-1500” комбайнында ашлык суктыра. Быел аның янәшәсендә әтисенең туганы Александр Талаков зур булышлык күрсәтә. Ә комбайн бункерыннан гәрәбәдәй коры ашлыкны авылдашы, уңган тракторчы Андрей Кузнечиков ташып тора. Дөрес, элек фермер “КамАЗ” автомашинасы да алган булган. Әмма урып-җыю чоры өчен генә олы автомашина тоту зур чыгымнар сорый хәзер. Аның кырлары күбесенчә авыл тирәләрендә генә урнашканлыктан монда көпчәкле трактор да өлгерә.   Арбасына салынган өч бункер ашлыкны ындырга кайтарып  бушатып килгәнче кабат комбайн бункеры тулып өлгерә.

    Елына күрә быелгы ел уңышыннан зарланмый фермер. Көзге бодайның гектарыннан уртача 15 әр центнер уңыш чыга. Биредә бүген әнә шулай барлык эшне үзара аңлашып, ярдәмләшеп башкарырга тырышалар. Уртак хезмәт белән терлекләренә кышка җитәрлек күләмдә азык запасы туплый алулары да мактауга лаек. Урып-җыюны, гомумән, барлык көзге агротехник чараларны үзвакытында һәм күңелгә ятарлык итеп башкарып чыгачакларына да шик юк. Чөнки эштә оешканлык, җаваплылык кебек әһәмиятле хуҗалыкта сыйфатлар ярылып ята.

    Идрис Аметов

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама