Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Кайнар линия» телефоны эшләячәк

    Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында 2021 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Кайнар линия» телефоны эшләячәк.

    Биредә аларны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире–Сәкинә Сабитова (2-32-04);
    Балык Бистәсе мәшгульлек үзәге әйдәп баручы белгече – Нина Павловна Тюрина (2-32-55);
    Балык Бистәсе муниципаль районында клиентлар хезмәте (җитәкче урынбасары) – Елена Павловна Марясова ( 2-32-96);
    «Теплоэнергосервис» предприятиесе  икътисадчысы–Фәридә Шәрәфетдинова (2-32-37) консультация алырга теләүчеләргә җавап бирәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама