Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үзара дус алар

    Бүгенге кооперация - сату, җәмәгать туклануы, җитештерү, әзерләү һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә уңышлы үсештәге өлкә.

    Район үзәге “Идел” кибетендә өч сатучы хезмәт куя. Оксана Муравова, Гөлия һәм Лилия Сәләхетдиновалар үз эшләрен намуслы башкаралар. Уртак хезмәтләре зур уңышлар китерә аларның. Агымдагы ярты еллыкта тугыз миллионга якын товар сатканнар. 
     Үзара да бик тату алар. “Хезмәтебез җиңелләрдән түгел. Мин үзем күп еллардан бирле сатучы булып эшлим. Эшемне яратып башкарам”, - ди Оксана. “Безнең эштә сабырлык, түземлек,  кеше белән уртак тел таба белү кирәк”,- диләр Гөлия белән Лилия. 

    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: