Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Юлсубино авылы китапханәчесе истәлекләр яңарта

    28 октябрь - гаиләнең иң өлкән кешеләрен -әби һәм бабайларыбызны котлый торган көн. Алардагы җылылыкны, оныкларына карата булган наз һәм ярату хисен, аларның кайгыртучанлыкларын тою зур бәхет ул. Чөнки, әби-бабай тәрбиясе белән үскән бала иманлырак, тынычрак, гаилә җанлырак та була.

      Минем үземә, ике әбием исән булса да, әби белән үсәргә туры килмәде, әти-әниләре төп йорт балалары булганнарга гына эләгә шул андый бәхет. Әниемнең әнисе зифа буйлы, зирәк акыллы Гайшә әбиемне, авылның икенче башында яшәгән өчендер күрәсең, без арҗак әби дип йөртә идек. Ә әтиемнең үги әнисе (үз әнисе әтиләр сабый вакытта ук үлгән), уңган-булган, чиста-пөхтә Зәкия әбием, без торган якта яшәде. Җил-җил атлап йөгереп кенә йөрүче Зәкия әби, колхоз эшләрендә, урак вакытларында беренчелекне бирмәгән, менә шушы үз әбиләрем, шулай ук аларның ахирәт дуслары булган әбиләр дә миңа бик якын иделәр. Аларның тормыш тәҗрибәсе, үгет-нәсыйхәтләре, киңәшләре, балачакта алардан өйрәнгән  догалар, эшләргә-яшәргә өйрәткән тормыш кыйммәтләре– киләчәк гомеремдә маяк булдылар.

    “Әдәп төбе-матур гадәт, матур гадәт-бәхет нигезе”, “Намусыңны яшьтән сакла!”,”Дога белән йокларга ятыгыз, бисмилла белән яңа көнне башлагыз!”- бу аларның әхлаклы булырга өйрәткән әмерләре иде.

    Бабайларымны аз беләм шул. Сугышта алган яралардан, мин туганчы ук гүр иясе булган  әниемнең әтисе - Хәмит бабамны мин бөтенләй дә белмим,  мин укырга кергәнче үк вафат булган әтиемнең әтисен, ап-ак сакаллы, тыныч кына холыклы Нурмөхәммәт (без аны Нуркай бабай дип йөртә идек) бабамны да  аз хәтерлим.

    Менә шушы әбиләрем өстенә, әле бит тагын, бер урам күрше әбиләрем бар. Алар барысы да минем балачак дусларымның яраткан кешеләре. Безгә капма-каршы йортта, иң якын дустым Минегайшәнең, медер-медер генә сөйләшүче, түп-түгәрәк йөзле Шәмсехаят әбисе, уң як күршебездә, дүрт малайны бер кулда тотучы, классташым Рәиснең әбисе Галия әби, сул як күршебез, мөлаем йөзле, тулы гәүдәсен авырлык белән генә (аяклары авырта иде) йөртүче Бикә әби, бездән бер өй аркылы гына аксөякләр нәселеннән чыккан шәһәр әбиләренә генә хас киенеп, чуклы ап-ак ефәк шәлләрен бөркәнеп, матур итеп чигелгән читекләрен киеп,  үз кадерен белеп кенә яшәүче бик ыспай Фатыйма әби, дустым Мәдинәнең бик юмарт, акыллы гына Бәдриҗихан әбисе, алардан түбән  бездән олырак ике кызның Миннегөлсем белән Суфиянең, күгәрчен гөрләгән тавыш белән сөйләшүче Фәрхәнә әбиләре,  бәләкәй генә, ябык кына, бик матур , тыйнак  Фагыйлә әбинең күршесе Сәрвиҗамал әби...Уң як тыкрыктан атлар- атламас, әкрен генә Нәсиха әби чыкса, сул як тыкрыктан җил-җил атлап, дуылдап, күлмәк итәге һәрвакыт кыстырулы, юмор хисенә бай Шәкүрә карчык күренер иде, аңа ияреп минем Зәкия әби белән үтә дә чиста, һич тиктормас, кет-кет кенә көлеп торучы Фәниянең Мөнирә әбисе килер иде. Әле тагын бер төркем күршеләр-Гайшәбикә, Шәмселбанат,Минниса, Гайникамал, Нахар Һәм Минехаят әбиләрнең капка төбендәге утыргычка җыелганнарын без бала-чагалар көтеп кенә торабыз да, алар янына сыенабыз. Алардан чыккан әкият-табышмакларны, безне өркеткән җәннәт-җәһәннәм хәлләрен һәм башка шундый кызык-мызыкларны ишетү безгә бик рәхәт иде шул, күлмәкләренә үзләре теккән кесәләреннән алып,гәҗит кәгазенә төрелгән  шикәр-кәнфит тә эләксә, без күкнең җиденче катында инде. Менә шушы егермеләп карчыкның өчесенең генә картлары бар иде: Вәлиулла бабай (без аны Вәллә бабай дия идек), Хуҗа бабай һәм Хәмәтхан бабайлар. Калганнарыныкы кая?! Минем сабый күңелем, аларның ирләренең сугыш кырларында ятып калганлыгы ничек  аңласын соң ул чакларда... И гомерләр, тол калган хатыннар, әтисез калган  ятим балалар!...

    Өченче классны тәмамлагач, без яшәү урынын алыштырдык, Гайшә әбиемнәр өенә, әниемнең төп нигезенә күчендек.  Калды күрше әбиләрем, ә менә алар турындагы якты хатирәләр мәңгегә күңелемә кереп оялады. Ачлы- туклы көенчә, алны-ялны белми, көнне-төнгә ялгап, имчәк балалары белән кесә хакына колхоз кырларында бил бөккән, сугыш чоры балаларының әниләре булган, уртак язмышлы, уртак яшәешле  бу әбиләргә, ирләренең исемнәре язылган истәлек тактасы янәшәсенә һәйкәл куярлык! Көләч йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле әби-бабайларны искә алуым, алар турындагы хатирәләрне яңартуым, аларга әйтергә өлгермәгән рәхмәт сүзләре, догаларым булып ирешсә иде.

    Нәзирә Минеханова. 

                                                              Юлсубино авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама