Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Язуны алмаштыру куркынычны киметми

    Танылган продюсер Бари Алибасовның сок урынына химик сыекча эчеп агулануы турында хәбәр итмәгән матбугат чарасы калмады бугай. Шуның аркасында продюсерның ашказаны һәм үңәче зыян күрде. Ярый әле исән калды. Азагы тагын да аянычрак тәмамланырга мөмкин иде.

    Роспотребнадзор хезмәт­кәр­ләре мондый химикатлар тутырылган шешәләрнең язуын алмаштырырга кирәклеге хакында сүз кузгатты. Белгечләр  фике­ренчә, синтетик юу чараларындагы һәм көнкүреш химиясе товарларындагы язу, бер карауга ук,  аның нәрсә икәнен искәр­теп торырга тиеш. Һәрбер шешә төргә­генә составы, ничек тәэсир итүе, саклану вакыты турында  мәгълү­матлар урнаштырылсын иде, ди алар. Куркыныч, бала­лар­дан сак­ларга, эчәргә ярамый, кул тиресен яндырырга мөм­кин, дигән кисәтүле язуы  булса, тагын да яхшырак. Һич югы химикатлы ше­шә­ләрнең бөкесен катлаулырак итеп эш­ләсеннәр. Тәкъдим­нәр арасында шундыйлары да очрады.

     

    Бүген исә торбаларны чис­тарткыч сыекча шешәсе белән йогырт шешәсе бер-берсеннән әллә ни аерылмый. Соңгы елларда тәмәке капларына төрле куркыныч рәсемнәр төшерелә. Тә­мәкенең зыяны хакында да ки­сәтә­ләр. Химик сыекчалы ше­шә­ләрдә андый язулар юк яки, булса да, вак хәрефләр белән язылган. Аны табып уку һәркем­нең көчен­нән килми. “Химик то­варларның барлык санитар нормаларга, ка­гыйдәләргә туры китереп эшлә­нүенә шигебез юк, тик көнкүреш химикатларны ялгыш эчеп агуланучылар да очрый, шу­ңа күрә ки­сәтүле язулар урнаштырылсын иде”, – ди Россия Кулланучылар берлеге рәисе Петр Шелищ. 

     

    Юристлар исә бу очракта эш судка кадәр барып җитәр дип уйламый. “Көнкүреш химиясе­нең төргәк тышында инструкция урнаштырылмыйча калмый. Сатып алучы аны укып тормый икән, монда җитештерүченең гаебе юк”, – ди юрист Аида Сафиуллина. Чыннан да, гаеплене закон нигезендә табу шактый катлаулы. Эчке әгъзалары янып зыян күргән кеше ул минутларда үзе дә судлашып йөрерлек хәлдә булмый. Андый проблема  бар, шуңа күрә әлеге язма аша тагын бер мәртәбә халыкны кисәтәсе килә. 

     

    – Сыекчаларны бутап эчү очраклары еш булмаса да күзәтелә, – ди Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге табибы Наилә Насыйбуллина. – Торба юа торган сыекчалардан тыш, аш серкәсе  эссенциясе  эчеп агуланучылар да бар. Сораша башлагач, шешә­дәге язуга игътибар ителмәгән, ялгыш эчтем, диләр. Кайбер кеше аш серкәсен башка шешәгә бушатып саклый. Гаилә әгъзала­ры­ның берәрсе аны ала да эчә. Азагын үзегез беләсез.  Авыз куышлыгын, үңәчне, ашказанын яндыру өчен аны берничә тамчы эчү дә җитә. Мондый очракта терапевтлар, токсикологлар, хирурглар – бер­гәләп ярдәм күр­сәтәбез. Агулануны ел фасылы белән дә аңлатасы килми, сирәк була, ләкин бик каты. Кеше шуннан соң исән калса да, инвалидка әйлә­нергә мөмкин. Соңгы тапкыр гыйнвар азагында аш серкәсе эссенциясе эчеп агуланган пациентны китерделәр. Без­гә килгәндә бөере җиткелек­ле эшләми иде. Шөкер, аңа ярдәм итә алдык. 

     

    Алабугада булган хәл дә – шуңа  бер мисал. Ике ел элек анда яшәүче ир-атның гомерен саклап калу өчен дә табиблар ярдәме кирәк була.  Җәйнең бер көнендә Алабуга шәһәрендәге заводта эшләүче ир эш арасында танышы янына сугыла. Аның машинасында минераль су шешәсе күреп ала. Әйтеп тормыйча гына шешәне алып, суны эчеп җибәрә. Минераль су шешәсе эченә уксус кислотасы тутырылгандыр дип кем уйлаган?! Кислота ирнең тамак төбен, үңәчен яндырып, куырып ала. Нишләргә белмичә чәбәләнгән ирне хезмәттәшләре Алабуга үзәк хастаханәсенә илтә. Район табиблары беренче ярдәмне күрсәткәч, Республика клиник хастаханәсе белгечләре белән элемтәгә керә. Зыян күргән ирне санавиация белән Казанга алып китәләр. Үңәче янып, шул урында күпсанлы җөйләр хасил булган икән. Торакаль хирургия бүлеге хирурглары үңәчнең янган өлешен кисеп, аның урынына яңаны ясап тегәләр. Аның тер­нәк­ләнү вакыты бик озак дәвам итә. Ир-ат сыек ризыкны махсус трубка ярдәмендә генә йота ала. Республика клиник хастаханәсе матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, ел саен 6-8 шундый очрак була.  

     

    Уйлансак һәм сак булсак иде. Төргәк тышындагы язуларны алмаштыру гына  агулану куркынычын киметми.  

     

    http://www.vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама