Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Язмыш (хикәя)

    Инсаф ап-ак стеналы бүлмәдә уянып китте. Түшәмнең, стеналарның, тәрәзәнең аклыгы күзен камаштырды.

     Башын борып тирә-юньне карыйсы итте, ләкин кискен авыртудан күзләрен чытырдатып йомды. Муены да, башы да чатнап авырта иде, аз гына селкенүдән дә кысып-кысып ала. Кайда соң ул? Ни булды соң? Нидер исенә төшмәкче була, ләкин уйланудан тагын башы авырта башлый.

    Аның уянуын сизепме, ишек ачылды. Ап-ак бүлмәгә ап-ак туташ килеп керде. “Фәрештә”, - уе булды егеттә. “Ул үлгән, янына фәрештәләр килеп сорау ала башларлар...” Әбисе сөйләгән сүзләре исенә төште. Менә “Фәрештә” тын гына, йөзеп кенә килгән кебек, аның караватына якынлашты. Йомшак, җылы куллары белән Инсафның ябык кулларын тотты.

    - Котлыйм, сезне! Уяндыгыз! Битлек белән тугансыз, молодец!

    “Фәрештәнең” кешечә сөйләве егетне аңына китерде.

    - Мин кайда?

    - Сез хастаханәдә..., реанимация бүлегендә.

    - Ник монда? Ни булды?

    - Өч көн элек авариягә эләктегез. Менә хәзер генә аңыгызга килдегез. Мин табибны чакырыйм әле...

    Инсаф шәфкать туташының сүзләреннән соң, булган хәлләрне исенә төшерергә тырышты, барып чыкмады. Тагын ишек ачылды. Аннан теге кыз белән ике табиб керделәр. Берсе хирург, берсе анестезиолог иде.

    - Молодец, егет. Тиз уяндың. Ничек хәлең? Башың әйләнмиме? Косасың килмиме?

    - Баш белән муенны борып булмый, кысып алган кебек...

    - Алыр да, муеныңа корсет киертелгән бит. Ничек муен тамырың өзелмәгән...

    - Мин исемә төшерә алмыйм. Нинди авария иде соң? Кемнәр белән?

    Инсаф барысын да белергә тели иде. Табиб, сөйлә, дигәндәй, шәфкать туташына баш селкеде дә, чыгып китте. Туташ җайлап кына сөйли башлады.

    - Әйткәнемчә, өч көн элек авария булды. Олы юлда өч машина бәрелеште. Юл тайгак, көчле яңгырдан соң. Сез машинагызда үзегез генә идегез. Сезгә бәрелгән машина артыгыздан килгәнен дә бәреп, чыгып оча. Ул һәлак була, тагын бер машинадагы хатын-кыз исән, ләкин ул шәһәрдәге зур клиникага җибәрелде...

    - Минем янга килүче юкмы? - дип пышылдады Инсаф, кемнедер хәтерләргә тырышып. Кемдер килергә тиеш иде бит аңа. Һәрхәлдә, аңа шулай тоелды.

    - Юк шул, документларыгыз буенча адрестан эзләтеп карадык, өегездә кеше булмады.

    Инсаф күзләрен йомды, аны хәлсезлек биләп алды. Кинәт, аңы яктырып китте. Тукта, ул бит командировкага, дип чыгып киткән кеше. Аның монда икәнен белмиләр бит!

    - Тиздән сезне палатага күчерерләр. Андагы авырулар белән сезгә күңеллерәк булыр.

    Инсаф шунда кызның күкрәгендәге язуга күз салды. Анда исеме язылган иде. Лилия исемле кыз икән. Лилия... Лилия... Таныш исем бит! Лилиям бар бит минем!

    Инсаф хәтеренең яңаруына сөенеп куйды. Әле хатыны булмаса да, яратып-сөеп йөрешкән кызы бар бит Инсафның. Тизрәк телефонны сорарга да, кызга хәбәр итәргә кирәк. Кичкә каршы егетне палатага күчерделәр. Өч кешелек палата иде бу. Гипс белән катырылган аяклары, корсет киерткән муены белән Инсаф гел ятып кына торырга тиеш. Ярый әле, күршеләре аякларында иделәр. Берсенең кулы сынган, икенчесенең бер аягы. Шуңа да карамастан, култык таяклары белән генә йөрергә тырыша. Алмаз белән Әмир исемле ирләр иде күршеләре. Авыл ирләре. Алмазның кулы трактордан сикереп төшкәндә, абынып китеп, сына. Әмир күршеләрендә түбә япканда егылып төшә. Ярый әле, аяк кына, умыртка баганасы түгел.

    Инсафның гел бертөрле көннәре башланды. Телефоны ватылган булып чыкты. Күршеләренең телефоннарыннан шалтыратып булыр иде, бер номер да исенә төшмәде Инсафның. Хәер, бөтен хәтере дә яңармады әле аның.

    Инде атна була, дигәндә, Инсафның палатасына елап-шешенеп беткән хатын йөгереп керде.

    - Улым! Бәгърем!..

    - Әни... Әни!

    Инсаф әнисен танып алды. Әнисе аның өстенә ахылдап ауды, әле кулларын, әле аякларын тоткалап, бәргәләнде.

    - Улым! Көчкә таптык үзеңне... Хәбәрең булмагач, бөтен хастаханәләрне белешеп чыктык. Ичмаса, кайсы шәһәргә чыгып киткәнеңне дә әйтмәдең бит!

    - Әнием, тынычлан, зинһар! Мин исән-сау! Бар да әйбәт булыр. Тиздән аякка басармын. Күрдеңме, аяк бармакларым селкенә.

    Ана елады да елады. Ниһаять, ул тынычланды, уфылдап, урындыкка утырды. Шулай да, улының кулларын җибәрмәде.

    - Кем белән килдең, әни?

    - Күрше егете Ленар тыңлады. Ул мине аста көтеп тора. Сиңа сәлам әйтте.

    - Рәхмәт аңа. Әни...

    Инсаф туктап калды. Әнисе сүзнең ни турында барачагын аңлап, башын иде.

    - Лилия... ничек? Ул кайда? Аның хәбәре бармы?

    -Лилия... синең янга килмәс инде, улым...

    Инсаф сикереп тормакчы булды. Тик тәнендәге тышаулар комачаулады.

    - Ничек инде? Нигә?

    - Ул... кияүгә чыккан, бугай...

    “Кияүгә чыккан”- бу сүзләр Инсафның авыру башына китереп суккан кебек итте. Хәле авырайды, тәне кызыша башлады. Тиз генә табибларны чакырдылар, уколлар кададылар, мескен анага чыгарга туры килде.

    - Ай, Аллам! Ник әйттем? Соңрак әйтсәм дә ярый иде бит...

    Ана үзен битәрләп, ишеккә атлады. Инсаф авыр йокыга талды. Төшендә үзенең аякларында болында йөрүен күрде. Бары төшендә генә бөтен хәтере яңарды...

    Инсаф кечкенә генә район үзәгендә туып-үсте. Әтисе малай кечкенә чакта ук каты авырудан вафат булган иде. Әнисе аны кечкенә сеңлесе белән бергә үстерде. Күрше урамда гына әбисе дә яшәде. Ике өйдә үстеләр алар. Тату, дус яшәделәр. Әнисенә әбисе, әбисе картайгач, яшьләр булышты. Мәктәпне бетергәч, Инсаф шоферлар әзерләү бүлегенә укырга керде. Соңгы елны техникумга яңа гына укырга кергән Лилия белән танышты. Матур гына очрашып йөри башладылар. Инсаф укып бетергәч, шунда эшкә калды.

    Директор шоферы булып урнашты. Әйбәт хезмәт хакы, әйбәт эш иде. Тора-бара, егет иске генә булса да, чит ил машинасын сатып алды. Инде Лилиягә өйләнү уе керде башына. Лилияне әнисе белән дә таныштырды. Ошады кыз барысына да. Тик кыз гына төпле җавап бирмәде. Юк та димәде, ризалык та бирмәде. Ничектер, салкынаеп киткән кебек булды...

    Лилия гаиләдә бер кыз иде. Кечкенәдән күпне теләде, гел алдынгы булырга тырышты. Тик урта хәлле әти-әнисе кызның теләкләрен бер дә үти алмыйлар иде. Кыз шәһәргә китеп, югары уку йортында укырга керергә теләде, әмма баллары түбән булып, үтә алмады. Акчалы яшьләр тыныч кына укырга керделәр. Ә Лилия күз яшенә тыгылып, авылына кайтып китте. Вакытын әрәм итмәс өчен күрше авылдагы техникумга укырга керде. Повар хезмәте кирәкле һөнәр. Ата-анасы да, ашарга әзерләргә өйрәнерсең, иреңә ярарсың, дип, хупладылар. Теләр-теләмәс кенә укый башлады. Күңелсез иде аңа монда. Иптәш кызлары да булмады аның. Ялгыз тилмереп йөргәндә, Инсаф исемле акыллы гына егет белән танышты. Тормышы күңеллеләнеп китте. Тырыш, максатчан Инсафны ул ошатты. Башта матур гына очраштылар. Ияләнеп тә беткән иде, бугай, егеткә. Тора-бара, Лилиягә яңадан күңелсез була башлады. Егетнең артык тынычлыгы, сабырлыгы аның характерына туры килми башлады. Беркөнне, укулары булмаган көнне, Лилия Казанга, кибетләргә, дип чыгып китте. Кыйммәтле кибетләрдә байлар кебек карап йөрде, киемнәр, алтын-көмешләр аның күзен камаштырды. Тик кесәсендәге аз акчалар гына күңелен төшерде. Бер витрина эчендә матур алкалар күреп, туктап калды. Кереп, киеп карау теләге уянды. Шулай эшләде дә. Алкалар бик матур иде, әмма бик кыйммәт. Теләр-теләмәс кенә салырга җыенды.

    - Алкалар сезнең күзләрегезгә бик килешә.

     

    Бу сүзләргә борылып карады кыз. Аңа энәдән җебенә кадәр бай, матур киенгән ир карап тора иде. Кыз оялып куйды. Әйе, кыз чибәр иде. Зәңгәр күзле, кара чәчле сирәк матур иде. Теге ир дә күзләрен ала алмады аннан. Бер сүз дәшми, ир кесәсеннән акча янчыгы алып, сатучыга карточка сузды. Сатучы кыз, аңлагандай, акча салдырып алды да, теге алкаларны Лилиягә кире сузды. Лилия аптырап калды.

    - Кирәкми, ул бик кыйммәт. Аннары, мин сезне, сез мине белмисез...

    - Танышу озак түгел.

    Берничә минуттан алар кафеда утыралар иде инде. Айдар исемле бу ир зур бизнесмен икән. Үзе әйтүенчә, өйләнмәгән буйдак ир. Тик яшь аралары бик күп булып чыкты. Озак сөйләшмәделәр. Лилия кайту турында сүз башлады. Айдар кайтару турында теләген белдерде. Тик кыз риза булмады. Ир аны поездка төшереп куйды. Телефон номерларын алыштылар. Көн дә шалтыратышырга, очрашырга сүз бирештеләр. Лилия хыялларга бирелеп, кайтып җитүен дә сизмәде. Колагындагы матур алкалар йөрәген җылытып, хәтерен барлап тора иделәр.

    Авылына аяк баскач кына, айнып китте ул. Мондагы сорылык, бертөрлелек аны өшетеп җибәрде. Шәһәрдәге җанлылык, кызулык кирәк иде аңа. Бүген, җитмәсә, Инсаф белән очрашырга тиеш иделәр. Инсафның аңа өйләнәсе килүен белә кыз. Бүген кыз җавап бирергә тиеш. Ике уйда бәргәләнде кыз, Айдар шалтыратып, хәлләрен белешкәч, тагын да күңелсезләнде.

    Кичне җиткерә алмыйча, озак бәргәләнде. Яңа алкаларны киеп, Инсафның каршына чыкты. Кызның салкынлыгын егет ерактан ук сизеп алды. Алкаларны да күрде.

    - Ничек барып кайттың? Яңа алкалар алгансың...

    Инсафның бу сүзләре Лилияне уятты.

    - Инсаф, безгә сөйләшергә кирәк...

    - Беләм, мин дә сөйләшергә, дип килдем. Синең җавабыңны ишетәсем килә.

    - Инсаф... Син әйбәт егет...

    Кыз күзләрен төшерде. Инде башлаган сүзен тәмамлар өчен, дәвам итте.

    - Тик... мин сине яратмыйм... Сиңа вәгъдә бирмәдем... Без бергә була алмабыз...

    Егет тораташтай катып калды. Кыз кереп киткәч тә, аңына килә алмыйча, озак басып торды. Аннары, тиз генә борылды да, өенә кайтып китте. Төнне ничек чыккандыр, бәхетенә, иртән аның хуҗасы аны командировкага җибәрде. Мондый хәбәрне шатланып кабул итте Инсаф. Аңа хәзер яңа тормыш, яңа юллар кирәк иде. Пермь якларына ук чыгарга кирәк булды аңа. Әнисенә дә кая киткәнен дә әйтеп тормады, озак тормам, диде дә, чыгып китте.

    Көчле яңгыр башланды шәһәргә килеп җитәрәк. Бар да берничә секунд эчендә килеп чыкты. Каршына килгән якты утка күзләрен чытырдатып йомды да упкынга очты...

    Тагын шул ук стеналар, ак тәрәзә, ак түшәм. Бар да элеккечә. Аяк бармаклар селкенә, куллар селкенә, тик, нигәдер, аякка бастырмыйлар. Муендагы корсетны да алмыйлар...

    Яшь организм шул, ай ярым, дигәндә, аякка басты Инсаф. Аз-азлап бастырдылар аны, башта яртылаш утырды, аннары бер аягын төшереп-менгерттеләр, икенчесен. Ике аякка бастырганда, бөтен хастаханә хезмәткәрләре карарга килде. Барысы да сөенде бу хәлгә. Хастаханәдән чыккан көнне, егетне алырга хуҗасы машина җибәргән иде. Аңа утырып әнисе дә килде. Инде икенче туган йорты булган хастаханәдән Инсаф икенче кеше булып чыкты. Элекке сабыр Инсаф тагын да сабыр, үз сүзендә торырдай иргә әйләнде...

    Эшендә сагынганнар, башта тыныч кына эшкә кереште. Тик бер-ике атнадан әллә нишләде. Йөрәге каядыр ашкына, эше ошамый башлады. Шундый иләсләнеп йөргән көннәрнең берсендә Инсафның бөтен уйларын үзгәрткән хәл булды...

    Лилия үзе дә сизмәстән, кияүгә чыкты да куйды. Бер-ике очраштылар да, Айдар аның кулын сорарга да килде. Кызның әти-әнисе шатлыкларыннан, риза булып та куйдылар. Никах та укылды, кечкен генә мәҗлес тә үткәрделәр. Туйлар узгач кына, кыз аңына килде. Шул вакытларда ул Инсафның авариягә эләккәнен ишетте. Ишетте дә, үзенең гаеплелегеннән җан тынычлыгы югалды. Кайда икәнлеген дә белде. Тик янына барырга тыелды. Әле ярый, Инсаф исән калды, юкса, борчылып бетәр иде. Егетнең исән-сау кайтып, кире эшенә керешүен ишеткәч, бөтен кыюлыгын җыеп, янына барырга булды. Ире Айдарның командировкага китүеннән файдаланып, Инсафлар авылына китте...

    Кичке ашны ашарга, дип кенә утырган иделәр, ишек кыңгыравы ишетелде. Ишек ачарга киткән әнисе кире агарынып, борчылып керде. Инсаф аңлады. Лилияне күргәч, егетнең кылы да селкенмәде. Ул моңа үзе дә аптырады.

    - Исәнме, Лилия, әйдә, кер...

    - Юк, рәхмәт, Инсаф...

    - Ничек тормышлар?

    - Әйбәт, Инсаф...

    Лилия кирәкле сүзләр таба алмый тилмерде. Ә Инсаф аннан көлгәндәй, аның тормышын сораштыра.

    - Кияүгә чыккансың икән, котлыйм...

    - Рәхмәт, Инсаф...

    - Бәхетле...

    - Гафу ит, мине, Инсаф, зинһар!..

    Лилия өстеннән тау төшкәндәй, җиңеләеп куйды.

    - Мин сиңа үпкәләмим, Лилия...

    - Мин болай булыр, дип, уйламадым...

    - Мин дә уйламадым. Лилия, синең гаебең юк монда.

    - Дуслар булып калыйк, Инсаф. Мин китим...

    - Рәхмәт, хәлне белгән өчен, Лилия. Сау бул... Бәхет телим...

    Яшьләр икесе дә җиңел аерылыштылар. Икесенең дә күңелендә авырлык калмады. Инсаф та, икенче тормыш башлау хыялы белән, тыныч күңел белән кызны озатып калды...

    Инсаф машинасы белән тагын ерак юлга китте. Башта туры булган юл кисәк чокыр-чакырга әверелде. Инде томан да сарды. Берни күренми. Кисәк, бер тәгәрмәче сазлыкка төшеп китте. Сазлык үзенә тарта да тарта. Инсаф манма су булды. Инде үлдем, дигәндә, томан таралды, кояш чыкты. Сазлык өстендә батмыйча бер кыз басып тора иде. Ул машина ишеген ачты да, кулын сузды. Инсаф, коткаручысының кулына ябышты. Менә алар коры җирдә. Рәхмәт, әйтергә авыз ачкан иде, аптырап китте, кыз юкка чыккан иде. Инсаф үзе генә калудан куркып калды. Машинасы сазлыкта, үзе, бер дә белмәгән җирдә...

    Егет тыны кысылып уянып китте. Әле ярый, төш кенә булган. Йөрәген борчу басты, нигәдер. Төшендәге кызны тагын күрәсе килде. Ә кыз аның төшенә керде дә керде...

    Яңадан анализлар бирергә, тикшеренергә чакырдылар Инсафны. Егет, ниндидер талпыну белән, тагын яткан хастаханәгә чыгып китте. Ашыкмады, тыныч кына барды, коры көн иде, тиз барып җитте. Каннар биреп, рентгеннар үтеп, инде кайтырга уйлаганда, күзе тәрәзәгә төште. Ә урамда инвалидлар коляскасында яшь кенә кыз утыра иде. Кыз Инсафның караганын сизгәндәй, күтәрелеп карады. Егет, ток суккандай, тәрәзәгә сарылды. Бу кыз - төшләрендәге кыз иде.

    Табиб егетнең тәрәзәдән күзен алмавын сизеп, янына килде.

    - Син аны танымассың. Синең белән бергә авариягә эләккән кыз ул. Зур клиникада гомерен саклап калдылар. Тик... инвалид булып калды шул. Безгә күренергә, дип килгән иде. Алсу исемле...

    - Язмыш...

    Инсаф язмышының үз кулында икәнен аңлап, төпле уйлар белән хастаханәдән чыкты.

    - Алсу, исәнмесез...

    Кыз чәчрәп китте. Чибәр, ят егетнең үз исеме белән дәшүенә аптырады. Әле ул бу егетнең машинасын сатып, акча җыеп, аңа операция ясатуын, аякка бастыруын, аңа кияүгә чыгып, бәхетле гомер итүләрен белми иде...

    Гөлшат Дәүләтбаева.

    http://www.kazanutlary.ru/news/shifaly-kullar/yazmysh-khikya

    фотоuz.tokkoro.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама