Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яр Чаллы шәһәрендә узган “Ел сыйныф җитәкчесе-2019” республика конкурсының финал этабында безнекеләр

    Кеше тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.

     Мәгариф өлкәсендә “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсын уздыру соңгы елларда күркәм традиция рәвешен алды. Нәкъ менә мондый конкурслар тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән, перспективалы булган тәрбия алымнарын ачыклауны да күздә тота.

    13-14 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәре 30 нчы номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында “Ел сыйныф җитәкчесе-2019” республика конкурсының финал этабы үтте. Республика мәктәпләренең кыю, талантлы, көчле укытучылары арасында барган әлеге конкурста , безнең районыбыз данын, Балык - Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбе 6”А”сыйныф җитәкчесе Татьяна Власова яклады.

    Бәйге барышында сыйныф җитәкчеләре укучылар белән эшләү алымнары, дәресләрдән тыш чаралар уздыру һәм “Тәрбия серләре” презентациясен яктыртып, жюри членнарының сорауларына төгәл җаваплар биреп, үзләренең профессиональ күнекмәләрен оештыру һәм иҗади эшләү сәләтләрен күрсәтеп жюрига тәкъдим иттеләр.

    Бәйгенең финал этабы уңышлы үтте. Конкурста катнашучылар үзләренең балалар белән эшләү осталыкларын, белемнәрен күрсәтә алдылар. Сыйныф җитәкчеләре тәрбия эшчәнлеге темасын тулысынча ачып бирүгә ирештеләр, үзләренең һөнәри эшчәнлеген анализлау осталыгы, аның каршылыкларын һәм перспективалы якларын күрә белүләре дә жюри тарафыннан игътибарга алынды.

    Соңыннан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Мунибовна Асадуллина белән “түгәрәк өстәл”артында тәрбия темасына багышланган очрашуда катнаштылар.

    Бу киеренке ярышта безнең Татьяна Власова, Республиканың утыз иң яхшы сыйныф җитәчеләре арасыннан, беренче унлыкка узып, лауреат исеменә лаек булды. Аны бу уңышы белән кайнар котлыйбыз!

    Ә без исә, үз чиратыбызда, аңа исәнлек, эшендә зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр телибез!

    Рузия МӨГЫЙНОВА, район мәгариф бүлеге

    тәрбия әшләре буенча методисты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: