Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Рәмзия Фәттахова җиңү белән кайтты

    Абилимпикс-2020" VI Милли чемпионатының региональ этабында катнашкан якташыбыз җиңү белән кайтты.

    Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Абилимпикс-2020» мөмкинлекләре чикле затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның төбәк этабы узды.
    «Яңарыш» район мәдәният йорты студиясе җитәкчесе Фәттахова Рәмзия Сәхәбетдин кызы «Бәйләү» компетенциясе буенча 3 урынны яулады. Конкурста катнашучылар өчен баш киеме бәйләү һәм бизәү билгеле бер схема нигезендә бәйләргә тәкъдим ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама