Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел чыршысы янында әкият

Яңа ел бәйрәмнәрендә барысы да могҗиза, бүләкләр,  изге теләкләр көтәләр. Бигрәк тә әлеге бәйрәмне балалар түземсезлек белән көтеп ала. Урамнарда һәм өйләрдә чыршылар бизәлеп куелган. Ә иң матур чыршы балаларны балалар иҗат үзәгендә көтте, анда чын әкиятләр барды.

Зал уртасында төрле төстәге шарлар, уенчыклар, мишура белән бизәлгән чыршы-чибәркәй. Стеналарда искиткеч гирляндалар, сәхнәдә - зур кар көртләре һәм зәңгәр пәрдәләр ялтырап тора. Менә җыелган балалар  урындыкларга утыралар. Тын гына музыка астында тамаша башланды. Сәхнә артыннан мулҗфилҗмнардан таныш булган Маша һәм Аю чыкты. Аю озын, көрән туннан, ә Маша ак кофточка, Кызыл сарафан һәм яулыктан, нәкү мулҗтфилҗмдагыча, чып-чыннар. Кечкенә кызчык күңелле һәм бик хәрәкәтчән.  Ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм балаларны әйлән-бәйләнгә чакырды. Барысы бергә чыршы турында җырны башкарды, аннары биюләр, уеннар – барысына да күңелле! Маша Яңа ел әкиятен яза да, йокыга китә... Маша үзен Әкияттә булуын күрә, тик ул гади кыз гына түгел, ә җитди киңәшче һәм Кар бабай хезмәт иткән патшаның кызы. Киңәшче патшалыкны бәйрәмнәргә әзерләргә – кар китерергә, буран чакыртырга, бозны чистартырга, боз сыннарын көмешләргә куша. Ә Кар бабай барысын да карап, барлап тора. Кар кызы да булыша. Аннан ул Кыш Бабай киләчәген, ә әлегә балалар белән чыршы тирәли уеннар һәм биюләр үткәрәчәген әйтте. Тик, һәрвакыттагыча, бу барысына да ошамый. Бу юлы саескан барысын да бозарга – Тылсымлы таяк булдырырга, бүләкләр тутырылган капчык алырга, маскарадта булырга тели. Ә киңәшче  бәйрәмгә әзерләнүне дәвам итә – залда барысы да әзер, чыршы бизәлгән, мишура һәм Кар бөртекләре эленгән, бүләкләр әзерләнгән. Кар кызы белән сабыйлар Кыш бабайны чакыралар. Музыка астында Кыш бабай килеп керә. Саескан мәкерле уен тормышка ашыра алмаган. Барысы бергә чыршы утларны кабызалар. Һәм монда бәйрәмнең иң кызыгы башлана. Паровозик, Өшетәм уеннары, күңелле биюләр һәм җырлар балаларга бик ошады. Яңа ел символы күсе дә кунакка килде. Кыш бабайга сабыйлар шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, бүләкләр алдылар. Ә Кар кызы тылсымлы кәрҗинендәге конфетлар белән сыйлады.

Шулай итеп балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре бик күңелле тамаша әзерләгән иде. Тамашаның сценариен Айгөл Хаматвәлиева язган, ул Маша ролен дә башкарды. Залны Рамил Имамиев бизәгән, ә костюмнарны Рузалия Нәбиева әзерләгән. Тавыш операторы Игорҗ Пузырьков, ут куючы Людмила Ибраһимова. Әкият геройларны башкаручылар – балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре. Аларны да язып үтәм. Кыш бабай – Рамил Имамов, Кар кызы – Галия Бикмуллина, патша – Зөлфия Шигапова, киңәшче – Юлия Бикчантаева, Кар бабай – Сергей Шелков, Аю – Елена Архиреева, саескан һәм тычкан – Эльвира Кәримуллиналар ролләрен бик оста башкардылар. Аларга афәрин диясе килә.

         Светлана Кутлина.

        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса