Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Винарис Илъегетнең гаиләсендә зур кайгы.

    Татар эстрадасының үзенчәлекле тавыш иясе Винарис Илъегет кайгылы хәбәр белән уртаклашты.

    Озак авырудан соң җырчының әнисе вафат булган. "Ул китте.... Минем бәгърем, алтыным, кадерлем. Сызылып таң атканда, табигать уянганда, тормышым кояшы сунде.... Әнием, жаным минем, ничеклэр яшим мин синсез, кояшсыз? Син безнең иң кадерле кешебез, Изге Махира! Дусларың, якыннарың сине нәкъ шулай атый иде!

    Бу чыннан да шулай!

    Син чын мәгънәсендә изге идең.

    Балаларың өчен дә, дуслар-туганнарың өчен дә!

    Син безнең күңелдә мәңге исән!

    Соңгы сулышыма кадәр минем йөрәгем сине сагынып тибәчәк!

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29349

    vk.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама