Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Вадим Захаров: «Ясалма булырга ярамый, аны шунда ук сизәләр»

    Вадим – халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Һәрвакыт елмаеп тора: сәхнәдә дә, тормышта да. Нечкә хисле, моңлы җырчы. Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен саклап калуда да аның өлеше зур.

     – Билгеле, бүгенге көндә татар эстрадасында җырчыларның саны бихисап. Шуңа карамастан, син анда тиз арада үз урыныңны, үз тамашачыңны булдырган җырчы. Синең уңышыңның сере?

    – Сәхнә – ул минем яшәү рәвешем. Балачактан бирле җырчы булырга хыялландым. Ул вакытта артистларны телевизордан гына күрә идем. Без кечкенә чакта видеомагнитофоннарның модага кергән чагы, өйдә көн-төн «концерт бара»... Күрше малайлары боевиклар караганда да, мин концертлар карадым. Шунда җырчыларга сокланып, кайчандыр алар белән бер сәхнәдә басып торырмын дип күз алдыма да китерми идем. Әле менә ике ел элек «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирделәр. Бу минем өчен көтелмәгәнлек булды. Дәүләт тарафыннан да иҗатым бәяләнгәч, мин бик бәхетле.

    Уңыш сере – гадилектә. Борын чөереп йөрсәм, алай булмас иде. Халыкны бик яратам. Җыр сүзен генә ятлап, аны сәхнәгә чыгып җыр­лап, тамашачының күңеленә кереп булмый. Мәхәббәт кирәк, елмаю кирәк. Ә ясалма булырга ярамый, аны шундук сизәләр. Һәм җырчыда ниндидер изюминка булырга тиештер инде ул. Әмма мин үземдә, 110 килограмм авырлык­тан башка, бер изюминка да күрмим (көлә).

    – Сиңа карыйсың да, чынлап та сәхнәгә гашыйк кеше икәнеңне аңлыйсың.
    – Әйе, шулай. Эстрадада мин акча эшләү өчен генә түгел. Сәхнәгә бер чыккан кеше аннан китә дә алмый ул. Менә мин тамашачыларсыз, сәхнәсез үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Ул бит үзе бер аерым дөнья һәм син анда яшисең, анда рәхәт.

    – Популярлык аркасында, тормыштагы проблемаларны хәл итеп буламы?
    – Кеше арасында йөргәч, таныш­лар, дуслар күбәя. Әлбәттә, алар ярдәме белән нәрсәдер хәл итәсең. Хәзер бит заманасы шундый. Кая да барсаң танып алалар. Таныгач, сөйләшкәндә, кешенең интонациясе дә башкача. Гомумән, бөтен кеше белән дә уртак тел таба беләм. Сөйләшергә иренмим. Миңа кемдер ярдәм сорап килсә дә, ул кешене кире бормыйм. Сөйләшүнең, аралашуның барлык нечкәлекләрен миңа Зөһрә апа Шәрифуллина өйрәтте. Дөресрәге, аңа карап өйрәндем. Минем өчен зур мәктәп булды ул.
    Үземә өлкән буын кешесе белән аралашу аеруча ошый. Алар ничектер мине үз итәләр. Кечкенә чакта да клубка олырак малайлар белән йөри идем. Гел өлкәннәр янында буталдым.
    Яшьләр белән дә аралашам. Еш кына шаккатып куям: «20 яшьтә без дә шулай фикер йөрттек микән?» – дип. Миңа алар бик акыллы, башлы кебек тоела. Заманы шулай микән, аңламыйм. Алар без белмәгән нәрсәләрне дә белә.

    – Вадим, гаиләң белән таныштыр әле. Өйләнгәнеңне беләбез...
    – Әйе, хатыным – Лариса. Язмы­шым бүләге. Безнең танышу тарихы бик кызык һәм икебез өчен дә көтелмәгән булды. Кайдадыр чыгыш ясап кайттым да өй янында машинада радио тыңлап утырам. Радио­дан Әбри Хәбриев сөйли, аның тапшыруы бара. Тыңлаучылардан килгән хатларны укый бу, шулар арасында «Керәшен егетләре белән танышыр идем» дигән смс та булды. Тукта әле, мин әйтәм, бу кызга языйм әле. Яздым, таныштык, аралашабыз. Җыр­чы икәнемне белми, мин дә әйтмим. «Авылда яшим, тракторчы мин», – дим. Әмма бу аны куркытмады. Шуны белә торып, Казан кызының минем белән аралашуы бик сәер һәм гаҗәеп иде. Лариса бик гади кыз булып чыкты. Ә миңа шул кирәк иде дә! Күпмедер вакыт очрашып йөргәч, аерылыштык. Бер ел хәбәрдә булмадык. Аны кияүгә чыккандыр инде дип уйлый идем. Әмма беркөнне кайдандыр «Ларисага шалтыратырга кирәк!» дигән сигнал килде. Шалтыраттым, һәм ул бу шалтыратуны бер ел буе көткән булып чыкты. Бүген без бергә, бер-беребезнең кадерен белеп, рәнҗетми, матур итеп гомер итәбез. Ике кызыбыз үсеп килә. Ульянага – 7 яшь, Ильянага – 10 ай.

    – Вадим, син таләпчән әтиме?
    – Мин балаларны шулкадәр яратам... Миңа караганда, Лариса таләпчәнрәктер. Мин кешегә авыр сүз дә әйтә алмыйм бит. Кызлар бит, ничек алар белән усал буласың инде? Ә кызларны мин шулкадәр яратам, шуңа күрә дә Ходай миңа кызлар җибәргәндер.

    – Димәк, син малай турында хыялланмадың да?
    – Мин башта малай булыр дип көттем. УЗИга баргач, табиб әйтә: «Сезгә кыз буласын әйттеләрме инде?» – ди. Минем күзләр маңгайга менде. «Нинди кыз? Миңа бит малай кирәк!» – дип аптырап калдым. Шунда бераз күңел төшкән иде. Аннары, кыз тугач: «Ярый әле кыз туды», – дип, сөенечем эчемә сыймады. Икенчесе дә кыз буласын белгәч, тыныч кабул иттем. Тик шулай да өченче бала – малай кирәк. Захаров фамилиясе миндә тукталып кала. Хатынга да бөркөнне: «Бабайлар мине кичермәс», – дип кисәтеп куйдым (көлә).

    – Хатыныңның керәшен кызы булуы синең өчен мөһим идеме?
    – Җырлый башлагач та, керәшен кызына өйләнермен дип ничектер үз-үземә сүз биргән идем. Шул нык итеп уелып калган. Һәм язмыш үзе безне очраштырды.
    Акыллы кеше булса, аның белән матур тормыш итәргә була. Эш диндә түгел. Шәхсән үзем бар динне дә хөрмәт итәм. Дусларым арасында хәзрәтләр дә бар. Бик дус яшибез. Миңа беркайчан да: «Син бит керәшен!» – дип, төртмәле сүзләр әйтмәделәр. Әти-әнидән килгән иман. Минем яндагылар берсе дә «Тәре» дип ачуланып сөйләшми хәзер. Тәре ул – изге сүз, «Тәңре»дән алынганын аңлатып бетердем. Аллаһ бер ул! Без «Бисмилла» урынына «Господи, помилуй» дип кенә әйтәбез, бөтен аерма шунда гына. Аллаһка ышанам, чиркәүгә дә йөрим. Туй көнне үк кәбен дә койдырдык, баланы да чумылдырдык.

    – Хатының белән сезнең арада көнләшү хисе бармы?
    – Белмим. Бәлки эчендә нәрсәдер бардыр да, әмма ул күрсәтми. Без бу хакта алдан ук сөйләшеп куйган идек. Моның өчен тавыш куптармыйбыз. Гомумән, миңа калса, хыянәт кирәк әйбер түгел ул. Гаиләдә ышану бар, һәм ул иң мөһиме. Курку бар. Ларисаны югалтудан куркам. «Сине югалтудан куркам» дигән Фирзәр абыйның җырын да җырлыйм әле. Без бер-беребезгә шулкадәр ияләштек һәм мин тормышны аннан башка, бүтән бер кеше белән күз алдына да китерә алмыйм. Лариса күп күрми, күп сөйләшми, комачауламый, әмма һәрвакыт мин аның барлыгын сизәм. Исән-сау булып, матур гына гомер итәргә язсын иде.

    – Өйдә ачуланышканда, дуслашырга беренче адымны кем ясый?
    – Соңгы арада ачуланышкан да юк бит әле. Күз тидереп куймыйм тагы. Андый вакытлар булса, мин иң элек анализ ясыйм. «Тукта, ничек булды, нәрсә өчен алай булды. Мондый сүз әйтмәсә, алай булмас иде. Мин болай әйтмәсәм, алай булыр идеме икән», – дип, берүзем озак уйланып утырам. Нәтиҗә ясыйм. Кем гаепле – шул адым ясый инде. Өч көнлек дөньяда талашып-сугышып яшәүне күз алдына да китермим! Кемгә нәрсә исбатлыйсың соң? Ачу саклап, янып-көеп яшәмибез. Бездә андый нәрсә юк.

    – Әти-әниләрең турында сорыйсым килгән иде...
    – Алар авылда. Кукмара районының Пчеловод авылында гомер итәләр. Тик тормыйлар, тынгы белмиләр. Бакча, маллар – авылда ничек тиеш – бар да шулай. Әтинең техникалары бар, шуның белән көн күрәләр. Без дә авылга сагынып, ашкынып кайтабыз... ит һәм сөт артыннан (көлә).
    Мин авыл егете булуым белән горурланам. Көрәк тотып үстек, эштән курыкмыйм. 20 гектарга якын басуыбыз бар. Хәзер сезон – мин шунда. Печән, арпа чәчәбез. Җәй буе шунда мәш киләчәкбез. Канга сеңгән инде ул. Авылны ташлап башка җиргә күченеп китү – авылдашлар өчен ят нәрсә. Безнең як керәшеннәре бик эшчән халык. Авылда да һәр хуҗалыкта диярлек трактор бар, үз җирләрен үзләре эшкәртәләр. Ял белми, бәйрәмнең нәрсә икәнен белми көн-төн эшлиләр.

    – Җырлау сәләте сиңа кемнән бирелгән?
    – Гаиләдә башка артистлар юк. Миңа биш яшь булганда, бабай гармун алып биргән иде. Шул гармунда әбинең уйнаганын хәтерлим. Әти дә элегрәк гармун уйный иде.

    – Кайсы җырың сиңа популярлык алып килде дип саныйсың?
    – Мәрхүм Илфак абый Шиһапов: «Вадим, бер җыр җитә. Халык күңеленә барып җитәргә бер җыр җитә. Аны яратсалар, димәк, калганнарын да яратачаклар», – дип әйтә иде. Һәм ул хаклы иде. Айдар Тимербаев белән Руслан Чернов иҗат иткән «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» җырын тамашачы бик җылы кабул итте. «Урамнар буйлап»ны да яраттылар.
    Иҗатта миңа яңа сулыш өргән кеше ул – Айдар Тимербаев. Минем тавышны, тембрны истә тотып, туры килердәй җырларын гына тәкъдим итә. Бүгенге көндә ун җырын җырлыйм. Миңа калса, барысы да уңышлы җырлар.

    – Үзеңне 110 килограмм дидең. Ябыгу турында уйланганың юкмы?
    – Гәүдәмә карап, миңа күпләр 40 яшьләрдер дип уйлый. Әмма әле күптән түгел генә 30ымны тутырдым. Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да утырып карадым. Әмма тән төзелеше шулай булгач, бернәрсә дә эшләп булмый. Авыр­лык нинди тизлек белән артадыр, хәзер үлчәнгәнем дә юк. Үземнән юан кеше күрсәм, сөе­нәм инде. Винарис Ильегет янында басып торуы аеруча ошый, үземне бөтенләй нечкәбил дип хис итәм. Аның белән фотога гына төшәсе килеп тора. Мыс­кыл итеп әйтмим, берүк, үпкәли күрмәсен.

    – Интернетта күп утырасызмы? Үзегезне бәйле кеше дип саныйсызмы?
    – Шуңа ияләштек, ансыз яшәп булмый, чөнки ул – бүгенге көндә үзеңне тамашачыга тәкъдим итү, рек­лама өчен бушлай булган бердәнбер урын. Яңа җырны тамашачыларга тәкъдим итү дә шул интернеттан башлана. Алар үз фикерләрен яза, җанлы аралашу бара.Үземә дә кызык: дөнья хәлләрен белеп торасың. Тормыш рәвеше шундый: өйдә телевизор алдында ятып, яңалыклар карап булмый. Вакыт булганда тиз-тиз интернетка кереп, шунда укыйсың.

    – Нинди максатлар белән янып яшисең?
    – Үземне мин мохтаҗ кеше дип санамыйм, әмма безгә һәрвакыт нидер җитми, нәрсәгәдер омтыласың. Иң зур максат – кызларны үстерергә, кеше итәргә. Акча артыннан кумыйм, байлыгы кирәк түгел. Киләсе акча ул ничек тә керә, ә чыгасы – чыга. Ул инде алдан язылып куелган. Зөһрә апаның сүзләрен һәрвакыт исемдә тотам: «Акча артыннан кума син, эшлә, ә акча соңыннан үзе килә ул», – дип әйтә иде ул. Бөтен максат шул – эшләргә, балаларны үстерергә.

    – Максатларыңа ирешергә язсын, Вадим. Матур иҗат юлы, гаиләңә иминлек һәм муллык телим. Ихлас җавапларың өчен зур рәхмәт!
    – Үзегезгә зур рәхмәт!

     

    http://shahrikazan.ru/news/intervyu/vadim-zakharov-yasalma-bulyrga-yaramyy-any-shunda-uk-sizlr

    фотоtatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама