Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Төркия белән бәйле вәзгыять аркасында, Россиядә азык-төлеккә бәяләр артырга мөмкин

    Кичә Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә карата икътисади чаралар куллану хакындагы Указга кул куйды.

    Андагы пунктларның берсе Россиягә РФ Хөкүмәте билгеләгән исемлек буенча Төркиядә җитештерелгән кайбер төр товарларны кертүне тыю яки чикләүдән гыйбарәт.

    - Әгәр анда импорт күләмендә җитди үзгәрешләр булса, беренчедән, бу һичшиксез товар әйләнешендә чагылыш табачак. Икенчедән, продукциянең сизелерлек өлеше - азык-төлек товарлары, - ди Россия икътисад министры урынбасары Олег Фомичев. - Әгәр аны тиз арада алыштыра алмасак, Төркиядән кертелә торган азык-төлекнең бәясе артырга мөмкин.

    Шунысын да искәртик: Россиягә Төркиядән нигездә җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертелә.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51492

    Реклама

    Фото: http://skachatkartinki.ru/img/picture/Nov/01/6c542a6d32087d4c50d989080ba7c151/1.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: бәяләр
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: