Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тәмле коймак пешерәбез

    Коймак пешереп карамаган хуҗабикә юктыр

    Моның өчен безгә түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак: - 1 стакан кефир; - 1 стакан он ; - 1 стакан су (кайнар); - 2 йомырка; - Пычак очында гына сода-; -Теләк буенча тоз һәм шикәр; - 2-3 аш кашыгы үсемлек мае.  

    Хәзерлек: 1. Йомыркаларны күбекләнгәнче күпертәбез,  бераз тоз өстибез.

    2. Шуңа бер стакан кайнар су салабыз һәм әйбәтләп болгатабыз.

    3. Бер стакан кефир өстибез.

    4. Сода, он, шикәр һәм үсемлек маен әзер сыекчага кушабыз һәм барысын да яхшылап бутыйбыз. (миксер белән булса яхшырак).

    5. Коймакларны майланган табада ике яктан да кызарганчы пешерергә.
     

    Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/stati/tmle-koymak-pesherbez

    yandex.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама