Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үткәннәрне барлап...

    Үткәннәрне барлаганда күп нәрсәләр искә төшә. Бу кеше табигатенә хас сыйфатларның берседер инде. Аларда ниндидер бер эзлеклелек юк билгеле.

    Мәрхүм әтием сөйләгәннәрнең истә калган “кыйпылчыклар”ыннан аның туган авылы Тауларда тегермәнче булып (су тегермәнендә) озак еллар бер рус гаиләсе хезмәт иткәне билгеле. (Ул аларның исем-фамилияләрен белеп, балалары белән аралашып үсүләрен, аларның һәркайсының татар телен камил белүләрен бәян иткән иде).

    Ни өчен чиста татар авылында җирле халык бу һөнәргә ия була алмаган соң? Анысын инде фаразларга гына кала. Казан ханлыгы җиңелгәннән соң патша хакимияте тарафыннан тимерче, тегермәнче, кәсепче һәм башка күп төрле һөнәрләрдә христиан динен тотучыларга өстенлек бирелгәндер күрәсең. Монысы азрак артка чигенеш булды. Инде үзебез күреп, белеп үскәннәрне барлыйк.

    Балтач авылы күмәк хуҗалык булып эшләгән чорның 1965-1985 нче елларында электр энергиясе белән эшли торган тегермән ындыр табагы, ашлык складларыннан соң терлекчелек биналарына якынрак җирдә урнашкан иде. Балачакта булырга туры килгәндә биредә ниндидер серлелек хөкем сөргән кебек булды. Күзләре һәм иреннәре генә табигый төстә булган тегермәнче абзыйлар күз алдына килеп баса. Эчке төзелеше ике аерым бүлектән тора. Аның берсендә тегермәнне яссы каеш (плоский ремень) ярдәмендә хәрәкәткә китерүче зур егәрлекле электр двигателе, тегермәнне төзеклектә тоту өчен кирәк булган җиһазлар җыелган иде. Гадәттә бу бүлемгә чит кешеләр керү техника куркынычсызлыгы ягыннан да тыелган булгандыр. Ә икенче бүлемендә ташлы тегермән үзе урнаштырылган. Билгеле бер вакыт узуга тегермән ташын “тешәргә” вакыт җитә. Аны күтәртү җайланмалары да уйлап эшләнелгән биредә.

    Күмәк хуҗалык терлекчеләре үзләре карый торган терлекләре өчен көнлек фуражны складта капчыкларга тутырып, ат йөгендә тегермәнгә алып баралар (яз, көз бигрәк комачау вакытлар) һәм тарттыра торганнар иде. Капчыкларны баскычтан күтәреп алып менеп, мөшкегә салу физик көчне күп таләп итә торган хезмәт. Тарттырылган фуражны янәдән капчыкларга тутырып терлек биналарына таратканнар.

    Хуҗалыкта урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң шәхси хуҗалыкларга ашлык бирелгән чорда тегермәндә эшләр тагы да кыза. Туганнар-дуслар бергәләшеп бер-берсенә булышалар.

    Менә шушы тегермәнне җайлап-көйләп эшләтүчеләрдән минем хәтердә күршеләребез Хәмәтхан Вәлиәхмәтов, Имаметдин Гарипов истә калган. (Искә алынмаганнарның якыннары ачуланмасыннар).

    Соңрак эшләр азрак уңайланды. Хуҗалыкларга складларга гына урнаштырыла торган дробилкалар кайтарыла башлады. Монысы инде башка тарих. Тик шулай да күңелдә ике таш арасында тарттырылган икмәк, киптерелгән шомырт оны исләре саклана шул әле.

    Нияз Шәйдуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама