Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тел йотарлык бәлеш пешерү СЕРЛӘРЕ

    Камыр өчен: 1 аш чүмече сөт, 1 аш чүмече сыек май, 1 аш чүмече кайнаган су (сөт белән алыштырырга да була), чама белән тоз

     Он салып, кулга ябышмас булганчы басабыз. Камыр каты да, артык йомшак та булмаска тиеш.

    Эчлек: 1:1 исәбеннән бәрәңге һәм ит турыйбыз. Сыер итенә каз йә үрдәк ите кушсаң, бәлеш тагын да тәмле һәм шулпалы була. Уртача зурлыктагы 3-4 баш суган турап салабыз, тоз һәм борыч сибеп, барысын бергә болгатабыз. Бәлеш ясыйбыз. Өстен каплаганчы, бер стакан кайнап торган шулпа өстибез. Бәлешебезне мичкә озатабыз.

    Тел йотарлык бәлеш пешерүнең кайбер серләре:

    – бәлеш шулпалы булсын өчен, суганны кызганмагыз;

    – тиз пешсен өчен, аерым кәстрүлдә туралган итне алдан пешереп салырга кирәк. Әмма истә тотыгыз: каз һәм үрдәк ите аерым пешерелми. Шул ит пешкән шулпаны бәлеш эченә салыгыз;

    – бәлешнең ас камырын табага җәйгәч, уртасына тишек ясап, камырын кисеп алыгыз;

    – камырның кырыйларын шулпа агып чыкмаслык итеп яхшылап табага ябыштырырга кирәк. Монын өчен таба майлаганда уртасына тимәскә кирәк.

    – бәлешкә шулпаны салып өстен каплагач, аны берничә минутка газ плитәсе өстенә уртача кызулыктагы утка куябыз. Бәлеш эченнән кайнау тавышы килә башлауга, аны мичкә озатабыз.

    – бәлеш өсте килеп, әле эчлеге пешеп бетмәгән булса, өстенә фольга каплап, сүрән утта пешереп бетерегез.

    фото ,чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tel-yotarlyk-blesh-pesher-serlre

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама