Татарстанда KIA автомобиле пошины бәрдергән
Җәмгыять

Татарстанда KIA автомобиле пошины бәрдергән

Татарстанда трассада KIA автомобиле пошины бәрдергән. Машинаның пассажиры һәлак булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бүген төнлә чит ил маркалы машина белән идарә иткән 25 яшьлек егет М-7 трассасы буйлап зур тизлек белән барган.

Бер мизгелдә юлга поши чабып чыккан, машина туктарга өлгермәгән һәм хайванны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән пассажир утыргычында утырган 23 яшьлек кыз урында ук үлгән.

Юл һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.

 


Нет комментариев