Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Танырмынмы икән мин сине... (хикәя)

    – Әнкәй, бер сум гына бир әле? Мең сумны шулай бер сум ди инде ул.

     – Балакаем, кайдан алыйм соң?! Ипине дә хәергә җыелган акчага алып

    кайттым бит, – диде Нәфисә, карлыган җыйган җиреннән башын да күтәрмичә.

    – Ну, бир инде, әнкәй. Әле генә теге үзбәк Рәхимулла хатынына бер чиләк

    карлыган сатып җибәрдең. Бар бит инде синдә. Ренатның туган көненә барам,

    шуңа кирәк иде.

    Нәфисә, чарасыз калып, иелгән башын күтәрде. Наил күзләрен мөлдерәтеп

    әнисенә карап тора иде. Ана кеше калтыранып куйды. Әзмәвердәй таза, шкаф

    кадәрле малае бөтен кыяфәтенә мескенлек билгеләре чыгарып аңа төбәлгән. Әлеге

    мескен күзләр ана кешенең җанын бораулап, үтәли тишәрдәй булып карыйлар.

    Нәфисә, карлыган җыйган җиреннән бүленеп, әле генә Асия биреп киткән бер

    биш йөзлек белән ике йөз сумлыкны алъяпкыч кесәсеннән алып улына сузды.

    Наил, йодрык кадәрле сары лилия чәчәкләрен атлап кына үтеп, әнисенең кулыннан

    акчаны алды да, нәкъ шулай чәчкәләрне атлап, берни булмагандай, капкага юнәлде.

    Шикәр шакмагыдай таза, тыгыз тәненә сыланган футболкасыннан таза беләкләре

    кабарып тора. Аягындагы кроссовкасы футболкасына төстәш. Кигән чалбары

    да начар түгел. Тик, җилкәсеннән терсәгенә кадәр сузылган зәңгәрсу кара белән

    ясалган аждаһа койрыгы гына... Бәләкәй малай дигәч тә, апа-абыйларыннан сүз

    әйттерми үстергән әти-әнисенә, утыз өч яшенә җитеп, әле һаман өч тиен акча

    алып кайтып биргәне юк, дип кем әйтер.

    Нәфисә уйларыннан айныганда, Наилнең шәүләсе дә юк иде инде. Өч

    баланың берсенә дә бирмәгән мондый әзмәвердәй шәплекне, шәмдәй төз

    гәүдәне Ходай жәлләми биргән бит үзенә, дигән уй ана кешенең җанын

    көйдереп үтте. Утырып чыкканчы моның кадәр үк түгел кебек иде. Әллә

    инде күз буарга өйрәнеп кайтты бу юлысында. Шундый итеп сорый, шундый

    итеп карый күзеңә... Бирми чараң калмый. Менә бүген дә, Асиядән акчаны

    алганда ук, «сораса да бирмим» дип уйлаган иде. Юк, тагын булмады. Бала

    бит, нихәл итәсең. Авыру шул инде, авыру... Үзе теләп алган авыру. Мин монда

    аяк-кулларымның авыртуларына елап-елап бакча эшләп йөрим дә бит, ул гына

    шуларның берсен дә белми.

    Олы улы инде егет булып килгәндә, Миләүшәсе сигезне бетергән елны,

    картайган көннәрендә үзләренә ярдәмче булыр дип алып кайтырга уйладылар

    Наилне. Югыйсә, соңгысы шушы булыр дип тапкан Рамиленә дә ун тула иде.

    Кирәк булмаган да бит... Асиянең хет әнә – үлде дә, котылды. Бер өзгәләнеп

    елады да басылды.

    Нәфисә үзе карлыган җыйды, үзе шулай гөнаһлы уй уйлап куйды.

    Төнлә тапты ул Наилен. Дүрт сәгать тулгак белән интегеп тапты. «Төнлә

    туган нәрсә» дип әллә шундыйга әйтәләр идеме икән элеккеге әбиләр?

    Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкканда: «Ник кенә кирәк булды икән соң бу

    миңа», – дип иреннәрен кан чыкканчы тешләде Нәфисә.

    – Ну мамаша, ты точно богатыря родила, – диде бәби таптырган карт марҗа. –

    Такой сын тебя будет носить только на руках! – диде, чырылдап акырган кып-кызыл

    баланы югары күтәреп. Нәфисә кипкән иреннәрен кыймылдатып бер сүз дә әйтмәде.

    Йокыдан уянып, палата тәрәзәсеннән урамга күз салуга, ул аптырап китте.

    Дөньяда могҗиза булмый дип кем әйтер. Табигать август башы гына дип

    тормаган, әле саргаерга да өлгермәгән яшеллекне ап-ак карга төргән. Нәфисә

    ни көләргә, ни еларга белмәде. Тәрәзә төбенә таянган килеш, кар салкыныннан

    бөрешеп калган яшь каен яфракларын, кашкарый, зәгъфран чәчәкләрен күзәтеп,

    шәфкать туташының «яңа кешеләр»не имезергә керткәнен дә сизми калган.

    Яшь кенә шәфкать туташы улын имезергә дип кулына биргәч, Нәфисә, озак

    итеп һәр сызыгын, күз карашын, ирен кыймылдатуларын җанына сеңдерергә

    теләгәндәй җентекләп карап торды. Бала, ялгыш та бер тын чыгармыйча, үзенә

    бу дөнья яктысын бүләк итүче әнисен күзәтте.

    – Улым, үскәч танырмынмы икән мин сине?! – дип пышылдады Нәфисә,

    баласын күкрәгенә кысып. Баладан килгән татлы ис рәхәт итеп башын әйләндерде.

    Ул, палатада хатын-кызлар гына булуга карамастан, карават башына элгән йомшак

    сөлгене күкрәге өстенә япты да ими төймәсен баласының иреннәренә китерде.

    Малай әнисенең имиен әрсезләнеп имәргә тотынды, ә үзе күзләрен тутырып

    әнисенә карады. Нәфисәнең тәннәре калтыранып куйды. Әйтерсең, яшь каен

    ботагында асылынып торган бер йомарлам кар аның җилкә чокырына төшеп

    китте. Ә бала исә, рәхәтлектән күзләрен йомып, ими башын йолыккалавын белде.

    Нәфисәне тудыру йортыннан алырга ире ике баласы белән килгән иде. Шәфкать

    туташы кулына ап-ак йомшак төргәкне тоттыргач, Хәйдәр кызарып чыкты, үзе

    җилкәләрен сикертеп бертуктаусыз кет-кет көлде. Инде егет булып беткән малае

    белән кызы алдында бераз оялып та куйды бугай. Самат белән Миләүшә исә, зур

    булсалар да, иелә-иелә әтиләре кулындагы кечкенәне капшадылар.

    Иртән вакытыннан алда агарган дөнья Нәфисәләр өйләренә кайтып кергәндә

    инде үз хәленә кайткан иде. Тик ул киткәндә гөлчәчәккә күмелеп калган бакча

    гына кара көеп төшкән. Тубал-тубал утырган ак, кызыл дәлияләр гаепле кеше

    кебек башларын игән.

    ***

    – Әни, бу Нәфисә апа ничек кенә өлгерә икән?! Ул бакчасындагы чисталык,

    тәртипне кара әле син?

    – Электән шулай. Җырлый-җырлый ясаган түтәлләре дә линейка белән

    үлчәп сызган кебек, – дип, килененең сүзен җөпләп куйды Фәридә. – Әнә,

    күрми дә әле ул безне.

    Нәфисә уйларына бирелеп, килене һәм оныклары белән капкадан кереп

    килүче Фәридәне күрми дә калган. Фәридә – Нәфисәнең яшьли үлгән бердәнбер

    энесе Дамирның хатыны. Онытмыйлар, еш булмаса да, шулай җыйнаулашып

    хәл белеп китәләр.

    – Нәфисә әби безне күрми дә әле ул, – диде Фәридә, көйләбрәк.

    – Ай Аллам, ишетмим дә, күрми дә торам икән шул, – дип, Нәфисә чиләген

    калдырып, карлыганнарны аралап, кунакларына каршы чыкты.

    – Нихәл, апа, – дип, Фәридә аңа ике кулын сузды. Аның белән күрешкәннән

    соң, Нәфисә Фәридәнең килене Эльвираны кочаклап алды. – И-и, минем

    өсләрем дә бит монда, гел кунак каршылый торган гына, – диде ул көлеп һәм

    карлыган кызыллыгы сеңгән кулларын алъяпкычы астына яшереп азапланды.

    Ул арада Эльвираның ике баласы Нәфисә әбиләрен кочаклап алдылар.

    – Минем былбыл балаларым да монда икән бит. Ничек үсеп беткәннәр.

    Радик кая соң әле? – диде ул, капкага таба карап.

    – Монда-а. Ансыз килеп булмый бит. Капка төбендә эт белән уйнап

    калгандыр, – диде Фәридә, артына борылып карап.

    Ачык капкада оялчан эчкерсез елмаеп Радик күренде. Нәфисә ике куллап

    күреште дә яргаланган куллары белән Радикның аркасыннан кагып куйды.

    – Үзең бер дә тик тормыйсың. Карлыган җыясыңмы соң? – диде Фәридә,

    сукмак кырыендагы кызыл карлыганнан бер-ике тәлгәш өзеп. – Эльвира,

    кара әле апаның лилияләрен, нинди төсләре генә юк. Бирсә, көз көне үзебез

    дә утыртырбыз әле. Яшь чагында синең бакчаң нинди иде, хәзер дә шулай.

    Ничек иренмисең дә ничек арымыйсың син, апа?

    – И-и Фәридә, элеккеге бакчалар, элеккеге чәчәкләр юк шул инде. Бакчасы да

    искерде, үзем дә картайдым. Бар иде «түтәлне тигез ясамыйсың» дип, әнкәйдән

    суган да утырттырмаган чакларым. Шушылай картаермын дип башыма да

    килми иде. Кара, нишләп монда торабыз соң, әйдәгез әле өйгә.

    – Җизни кайда соң? – диде Фәридә, исәнләшеп өйгә кергәч.

    – Күршегә кереп китте бугай. Наил белән булышып ята инде. Ул сораган

    берәр нәрсәне әзерләсәм, җене котыра. Шуның белән әйткәләшеп чыгып киткән

    иде. Әйдәгез, утырыгыз әле. Һаман сүз белән сыйлыйм алайса.

    Нәфисә плитә тирәсендә кайнаша башлады.

    – Апада, һәрвакыттагыча, тәмле исләр инде, – диде Эльвира, күчтәнәчләрен

    өстәлгә куеп.

    – Менә боларны алып куй. Нәрсәдер тиз генә уйлаштык та чыгып киттек.

    Әллә ни алырга да вакыт булмады. Китешли балалар гына «Пятёрочка»га

    кереп чыктылар, – дип өстәде Фәридә.

    – Берни дә кирәкми иде. Бөтен нәрсә җитә бит. Әле менә карлыган, кура

    җиләге, коелган алмаларны турап компот кайнаткан идем. Аның исе. Наил

    ярата. Суыткычка куя да тик шуны эчеп йөри.

    – Без бакча карап керәбез әле, – диде Эльвира, пакетыннан күчтәнәчләрен

    бушаткач.

    – Барыгыз, бар, балаларга ак карлыган белән кызыл карлыган юып бир.

    Кранда су бар анда. Агы теге якта, кызыл шомырт астында, – диде Нәфисә,

    суыткычтан май алып. – Менә иртән генә алмадан бәлеш салган идем. Фәридә,

    син шуны кисә тор. Әнә анысы кара карлыган белән төеп куйган кура җиләге

    иде, шуны да ал әле. И-и, аякларым бетте инде, Фәридә.

    Яшьләр бакчага чыгып китте. Балалар туйганчы кызыл, ак карлыган ашады.

    Аннан кура җиләгенә дә барып җиттеләр. Кызыл шомырт та ашап караганнар

    иде, авызлары бөрешеп, тиз төкерделәр. Бераздан Радик, малаен ияртеп, капка

    төбендәге эт янына чыгып китте. Кечкенә чагыннан гел шушында кайтып

    йөргәнгәме, бу йорт, аулак урам бик якын аңа.

    – Улым, мин синең кебек чакта ә-ә-әнә тегендә әти белән Сабантуйга бара

    идем, – диде ул, улын җилкәсенә күтәреп.

    – Беләм, беләм. Син әле бер аягың белән пычракка да баткансың, – диде

    Руслан, авызын ерып. Чөнки, монда килгән саен, аны әтисе җилкәсенә

    утыртып, Сабантуйга барганнарын сөйли.

    – Радик, Эльвира, кайда сез? Балалар?! Әйдәгез, чәй эчәргә керегез.

    – Керәбез, керәбез, – диде Радик. Кызын иярткән Эльвира кура җиләкләре

    арасыннан килеп чыкты.

    – Минем бөтен тәртипсезлекне карап чыктыгызмы, – дип елмайды Нәфисә.

    Аннан веранда стенасына, тәрәзә төпләренә элеп, җыеп куйган үләннәрен,

    ботагы белән сындырган җиләкләрен эткәләде.

    – Синең тәртипсез яткан әйберең дә матур. Юктан да кәнфит ясыйсың

    инде, – диде аның артында басып торган Фәридә.

    – Кара, монысы да артымнан чыгып җиткән. Әйдәгез, әйдә. Балаларның

    ашыйсылары килеп беткәндер, – дип, Нәфисә барысын да алдан үткәрде дә,

    күтәреп куйган челтәрне төшереп, ишекне ачык калдырды.

    – Наил эштәме әллә? – диде Радик, табынга утыргач.

    – Эштәме соң инде-е?! Әле яңарак кына чыгып китте. И-и, шул сыннарыңны

    әрәм итеп йөрисең, дим инде. Әйдәгез, менә бәлеше белән эчегез әле. Маен

    кабыгыз, – дип, Нәфисә әле берсен, әле икенчесен эткәләп-кузгаткалап кына

    торды. – Балаларга чәй кайнардыр, тукта, менә хәзер компот салыйк әле.

    Нәфисә тиз генә кыймылдап, суыткычтан өч литрлы банка белән компотны

    алып, өстәл читенә куйды.

    – Салкын булмас микән? – диде Эльвира, банканы тотып.

    – Юк инде, әзрәк әнә кайнар су салып җибәр алайса, – дип, аерым банкага

    чәйнектән кайнаган су да агызып куйды. Фәридә, таманлап ике балага да компот

    салып бирде. Балалар компотларын күтәреп чыгарга җыенганнар иде, әниләре:

    – Улым, кая киттегез?! Син бит зур. Утырып эчәргә икәнен оныттыңмы? –

    диде. Малай да, кыз да кире урыннарына утырды. Компотны эчеп куйганнан

    соң, «әппәр» итеп, тиз генә чыгарга җыендылар.

    – Урамга чыкмагыз, бакчада гына йөрегез. Юмыйча бернәрсә дә ашамагыз,

    карагыз аны, – дип, әниләре артларыннан кычкырып калды.

    – И, боларның үзләрен генә чыгарсаң... Тукта, үзем дә чыгыйм әле. Әби

    булгач, әби булырга инде, – дип елмайды Фәридә. Һәм балалар артыннан иярде.

    – Әйдәгез, ашагыз инде, Эльвира. Радик, менә алма бәлеше белән эчегез

    әле. Балалар да берни ашамады. Тәмле булмаганмы әллә? – дип, Нәфисә үзе

    дә бер кисәк бәлеш алып капты.

    – Бик тәмле булды, рәхмәт. Мин җизнине карап керим әле, – диде дә Радик,

    битен сыпырып, өстәл яныннан торып китте. Бигрәк сүзгә саран инде. Һәр сүзе

    исәптә. Нәфисә сөеп, карашы белән Радикны ишеккә кадәр озатты.

    – И-и, карап торам да балаларга, күз генә тимәсен инде, бигрәк тәртиплеләр.

    Без әллә таба белмәдек, әллә бага белмәдек. Әллә нәрсә төсле генә булды.

    – Без дә әллә ничек тапмадык инде, апа, – дип көлеп куйды Эльвира. –

    Башкалар кебек. Икесен тапканда да: «Ходаем! Бәхете-тәүфыйгы, хәләл ризыгы

    белән тусын», – дидем. Безгә әби, Ходайдан шундый балалар сорагыз, ихластан

    сорасаң, бирми калмый ул, дия торган иде.

    Нәфисәнең әллә аңында, әллә җанында «Менә сиңа шәһәр кызы!» дигән

    уй узды. Эльвира исә Нәфисәнең бу халәтен сизмәде дә. Ул, табакка су алып,

    чынаяклар юарга керешкән иде.

    – Ярар инде, Эльвира, үзем юып куяр идем әле. Эшем эшләнгән, дуңгызым

    дагалаган, дигәндәй. Нәфисә үзе сөтләрне, майларны суыткычка илтте, үзенең

    колагында Эльвираның сүзләре яңгырады.

    Ул арада ишектә Фәридә күренде. Аның артыннан ишеккә элгән челтәргә

    урала-урала балалар да керде. Радик күренмәде.

    – Татар ашар да качар, дигәндәй, апа, без кузгалыйк инде. Эшсез килсә, эш

    калдыра. Күпме эшеңне калдырдык. Шулай да, сиңа килсәк, җаннар рәхәтләнеп

    кайта, – диде Фәридә.

    – Шушында килсәң, үзе – рәхәт, үзе – җәрәхәт, дисеңме? – диде җырламыйча

    йөри белми торган Нәфисә. – Эш дип, без пенсионерларның хәзер сыер савып,

    көтү каршылыйсы юк. Әй, туктагыз әле, чиләгем тулган бит. Фәридә, Эльвира,

    кайсыгыз булса да алыгыз әле. Балаларның барысының да үзләрендә бар.

    Нәфисә, аягының авыртканын да онытып, ишеккә юнәлде. Ул шулкадәр

    ашыгып атлый иде, әйтерсең лә әкрен генә чыкса өлгерми кала, аның

    берәмтекләп җыйган карлыганын алмый китәләр. Төзлеген, сыгылмалылыгын

    югалтмаган гәүдәсенә шәфәкъ кызыллыгы төсендәге мәк чәчәкләре төшкән

    юка күлмәге дә килешеп тора. Шатлыкта да, кайгыда да җырлап торган җаны

    гел шушы өрфия таҗлы мәк чәчкәләре кебек аның. Нәфисәнең артыннан карап

    торган Фәридә ирексездән шулай уйлап куйды. Нишләп шундый чагыштыру

    килгәндер күңеленә, Фәридә үзе дә аптырады. Бөтенесе Нәфисәгә ияреп

    бакчага чыктылар. Нәфисә йөзеп кенә карлыганнар арасына кереп китте дә

    унике литрлы зәңгәр капрон чиләген күтәреп тә чыкты.

    Аның бит алъяпкычы да кешенеке төсле генә түгел, дип уйлады Фәридә,

    апасының челтәрдән теккән алъяпкычына карап.

    – Бик чөмәкәйләп тулмаган инде. Радик, мәле машинаңа чыгарып куй,

    улым, – дип кулына тоттырды. Балалар әтиләре артыннан иярде.

    – Рәхмәт, Нәфисә апа. Килгән саен бер дә буш җибәргәнең юк инде синең,

    – диде Эльвира. – Бакчаң да үзең кебек, үзең дә бакчаң төсле.

    – Туктагыз, хәзер, – дип, Нәфисә кирегә борылды да өйдән чиләк белән

    йомырка алып чыкты. – Фәридә, мәле, монысын син алдыңа ал.

    – Әйдә, Радик, кузгал. Монда апаның күчтәнәче бетмәс. Бераз торган саен

    нәрсәдер күтәреп чыга ул, – диде Эльвира, елмаеп.

    Эльвираның тавышы тагын өстәл артында сөйләгән сүзен исенә төшерде.

    Исенә төшерде дип, ул аны онытмады да. Кайчак була бит шулай: иртән

    торганда күңелгә бер көй килә дә, көне буе шуны көйләп йөрисең. Эльвираның

    сүзләре дә, ишеткәннән бирле колакта яңгырап, җанында бутала.

    Кайсыларыдыр нидер әйтте, саубуллашты, куллар болгады. Машина

    кузгалды. Аулак урамдагы капка төбендә аксыл зәңгәр машина төтене өелеп

    калды. Ул арада, комганны комга ышкып чыгарган шайтан кебек, төтенгә

    чумган капка төбендә Наил пәйда булды.

    – Әнкәй, бер генә сум бир әле-е-е? – диде ул, тонган күзләре белән елмаерга

    тырышып. Нәфисә ишетмәде. Аның колагында Эльвираның: «Ходайдан

    тәүфыйклы балалар сорадым», – дигән сүзләре кабатланды. Ә мин алай әйтә

    белмәдем шул, диде Нәфисә, пышылдап. Сорый белмәдем... Ә бу сорый...

    Рәфкатъ Шаһиев

    фотоtwitter.com

    http://www.kazanutlary.ru/news/hikaya/tanyrmynmy-iken-min-sine

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама