Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Такси йөртүчесе юлда барганда үлгән

    Казанда пассажирлар белән юлда барганда, такси йөртүчесе вафат булган.

    Күңелсез хәл кичке сәгать 5ләр тирәсендә булган. 

    Ир-атның пассажирларны аэропорттан алып кайтып килеше булган. Кинәт үзен начар хит итә башлагач, ул Глушко урамындагы тукталыш янында туктап урамга чыга һәм чирәмгә егыла. Аның тәнен көзән җыера, авызыннан күбек китә.

     Кызганыч, такси йөртүчесе “Ашыгыч” ярдәм килгәнче җан биргән. 

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/alla-saklasyn-taksi-yrtchese-yulda-barganda-lgn

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама