Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Табигать байлыгы саклауга мохтаҗ

     Республикабыз табигать ресурсларына бай һәм безнең бурыч – аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм савыктыруга республикабызда зур игътибар бирелә. Махсус сакланылучы табигать территорияләре актив рәвештә киңәйтелә. Табигать һәм биосфера ресурсларын, шулай ук һава бассейнын саклау эше алып барыла.

     Безнең районда да су- биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча ведомствара комиссия эшләп килә. Комиссиянең эшчәнлеге белән таныштыруын сорап аның җаваплы сәркатибе Руслан Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

    -Руслан Юрисович, законсыз балык тотучыларга, сатучыларга карата нинди чаралар күрелә?

    -Агымдагы елның яртыеллыгында комиссиянең квартал саен уздырылган утырышларында елга балыгын рөхсәтсез сату, законсыз балык тоту коралларын алу һәм башка мәсьәләләр каралды. 6 айда барлыгы 143 рейд уздырылды. Барлыгы 153 берәмлек законсыз балык тоту коралы алынды. Район эчке эшләр бүлеге тарафыннан бер җинаять эше кузгатылды. “Контроль сатып алу” уздыру нәтиҗәсендә “кызыл китап”ка кертелгән чөгә балыгы сату факты ачылды. Алар буенча административ материаллар төзелде. Балык тоту кагыйдәләрен бозучыларга карата 57 административ беркетмә төзелде.

    2018 елда районда 4 законсыз балык тоту станы ачыкланды. Алар буенча законсыз станнарны сүтү турында суд карарлары чыгарылды. Бу юнәлештә эшчәнлек алга таба да дәвам итәчәк.

    Балык уылдык чәчү чорында дәүләт ветеринар инспекциясенең территориаль бүлеге тарафыннан Саескан Тавы янәшәсендә урнашкан сәүдә нокталарында сатыла торган балыкның кайдан алынганлыгы тикшерелде. Дүрт эшмәкәрнең, ике физик затның елга балыгын ветеринар документларсыз сатуы ачыкланды.

    -Районда су-биологик ресурсларны саклауга юнәлдерелгән чараларга да тукталыйк әле.

    Кыш көне күлләрдә, сулыкларда балыкларның күпләп үлүенә юл куймау буенча чаралар уздырыла, язларын ясалма уылдык чәчү урыннары булдырыла.

    Мисал өчен кыш көне район сулыкларында “Балык булсын!” республика акциясе кысаларында бәкеләр тишелде.

    Балык Бистәсе районында бу мөһим экологик акция Юрий Караганов җитәкчелегендәге “Круг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең балык тоту бригадалары тарафыннан башкарылды. Чулман елгасының Тауасты күле тирәсендә һәм балык күп җыелган башка урыннарда балыкчылар, 500 дән артык чокыр казып, камыш көлтәләре урнаштырдылар. Бу акция балыклы буалары булган егерме авыл җирлегендә үткәрелде.

    Май аенда “Круг” җәмгыяте көче белән гомуми озынлыгы 6 километр булган ясалма уылдык чәчү урыннары ясалды.

    --Балык тотуның рөхсәт ителгән ысулларын популярлаштыру уңаенннан нинди чаралар уздырыла?

    -Безнең районда һәвәскәр балыкчылар күп. Бигрәк тә яз ахыры җәй башында кармак салучылар арта. Аларның күпчелеге закон тарафыннан рөхсәт ителгән ысуллар белән балык тотып ял итәләр.

    Соңгы елларда “Балыкчы көне”н уздыру матур традициягә әверелде. Быел аның кысаларында иң яхшы балыкчы, иң тәмле уха, иң креатив көймә конкурслары үткәрелде. Киләчәктә бу көнне Кама елгасына маймычлар җибәрү акциясен оештыру да күздә тотыла.

     

    Илгиз Җамалиев язып алды.

     

    yandex.uz

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама