Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сыеры барның сые бар

     Авылларга килеп төшкәч иң элек җирлек башлыгы янына сугылабыз инде. Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис ага Гатиятов һәрвакыттагыча ачык йөз белән каршылады.  Авылның мал-туар асрап тормыш алып баручы  уңганнары турында язарга ниятләвемне белгәч, иң беренче итеп Рөстәм Мостафинның исемен атады ул.

    Районыбызның күпчелек җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр саны кимегән  бер вакытта Юлсубино авыл җирлегендә мөгезле эре терлек, ат, сарык-кәҗәләрнең акрынлап кына булса да артуы күзәтелә икән. Ә Рөстәм Мостафин, Рәмис Хуҗагарипов, Илсур Шәмсетдинов, Әхмәт Мостафин, Исмәгыйль Сәлахетдинов кебек уңганнар шәхси хуҗалыкларында 11-5 әр баш савым сыеры асрыйлар.   Харис Гатиятов  республика хөкүмәте тарафыннан терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга күрсәтелгән ярдәмнең дә уңай тәэсир итүен билгеләп үтте. Әйтик, узган ел, сыер, кәҗә асраучыларга 690 мең сум күләмендә субсидия бирелгән. Бу районда иң зур күрсәткечләрнең берсе. Кече фермалар төзү, сыерлар санын 5-8 башка җиткерүчеләргә 120000-200000 сум  субсидия түләнгән. Ат, каз, үрдәк, күркә, чебеш асраучылар да барлыгы 27 000 сум күләмендә ярдәм алганнар.

    Ни эшләмәк кирәк, колхозлар таралганнан соң, шәхси ярдәмче хуҗалыклар авыл халкының төп табыш чыганагы булып калды шул. Әле ярый,  соңгы елларда дәүләт тә аларга төрле грантлар, субсидияләр рәвешендә саллы гына ярдәм итә. Дөрес, Харис ага әйтүенчә, ата-анасының пенсиясенә карап капка төбендә көнбагыш чиртеп утыручылар да бар икән. Әмма күпчелек тырыш хезмәткә таянып матур тормыш алып бара, киләчәккә өметләнеп яши. Рөстәм һәм Раилә Мостафиннар әнә шундый гаиләләрнең берсе.  Шушы гүзәл табигатьле авылда туып, шушында табышканнар алар. Төп йортта бер ел торганнан соң ата-аналары, бертуганнары ярдәме белән  йорт салып чыга яшьләр.

    Әтисе Мирзахан ага бер сыер да биреп чыгара. Бигрәкләр дә зирәк гакыллы булган шул Мирзахан ага. Башка чыгарганда һәр улына сыер бүләк иткән. Биш малайга биш сыер.

     

    Бу тикмәгә генә түгел инде. Авылда терлек асрадың исә ач та, ялангач та булмыйсың. Сыер хезмәткә дә өйрәтә, сыйлы да итә. Беренче балалары тугач, колхоз да буаз тана бирә үзләренә. Күмәк хуҗалык вакытында Рөстәм җир җимертеп К-700, Т-150 тракторларында да эшли. Аннары байтак еллар колхоз умартачылыгын карый. Колхоз банкротлыкка чыгып, таралу дәрәҗәсенә җиткәч умартачылыкны сатып алу җаен таба. Хәзерге көндә умарталарының санын 80 гә җиткергән.

     Бер умартага гына карап торып булмый бит инде. Абыйсы белән чит өлкәләрдән  бозаулар алып кайтып сату кәсебенә керешәләр.  Ул елларда  15 ләп терлек асрыйлар Мостафиннар. Бер елны алып кайтып җәй буе көтүдә йөргән 10 тананың өчесе көз көне буаз булуы ачыклана. Аларны сатарга да, суярга да күңеле тартмый инде Рөстәмнең. Раиләсе белән киңәшәләр дә үзләрендә калдырырга карар бирәләр. Шулай итеп биш сыер сава башлый Раилә. “Башта  кул белән саудым. Аннары Рөстәм жәлләп аппарат алып бирде, -  ди Раилә ханым.

    Ә 2015 елда авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов киңәше белән сөтчелек буенча кече ферма төзү программасына керәләр. Сыерларын 8 башка җиткереп 200 мең сум субсидия алалар һәм йортлары янәшәсендә менә дигән терлек торагы төзеп куялар.

    Бүгенге көндә 26 баш мөгезле эре терлекләре, шул исәптән 11 савым сыерлары бар. Һәр көнне 150-180 килограмм сөт савалар. Узган ел Рөстәм Мостафин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган республика конкурсының  “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә җиңеп Дипломга лаек булды. Тантаналы шартларда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырды аңа бу бүләкне.

    Бу уңышта тормыш иптәше Раиләнең дә өлеше күләмле әлбәттә. Гаилә учагын дөрләтүче дә, колачлы эшләргә канатландыручысы да ул. Йорт эшләре, балалар тәрбияләү аның җилкәсендә. Өлкән кызлары Айгөл Казанда эшли икән инде. Уртанчылары Айсылу 9 сыйныфта укый. Кечкенә Рәнис быел беренче сыйныфка кергән.

    Сөлектәй атлары да бар икән әле Рөстәмнең. “Боларын күңел өчен тотам”, - ди ул килеп иңнәренә башын салган юртакның муеныннан сыпыргалап. Аның атлары авыл, район Сабантуйларында призлы урыннар яулыйлар.

    Рөстәм ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп, тынычланып кала торганнардан түгел. Хәзер ул “башлангыч фермер” программасына  керү уе белән янып йөри. Терлек симертү белән шөгыльләнергә исәбе. Үзенә күрә бизнес планы да әзер инде.  Беренче шәпкә ничә баш мал аласын, аларга күпме печән, фураж әзерләргә кирәк булачагын исәпләп тә куйган. Бу башлангычын олы абыйсы - “Урахча” ширкәте җитәкчесе Рамил Мостафин да хуплап, күтәреп алган. Һәръяклап ярдәм итә. Шул максаттан 3,5 гектар җир алып 70 башка исәпләнгән ферма төзеп тә куйганнар инде. Шәхси милке булган 20 гектар  янына озак сроклы арендага 149 гектар җир алган. Анда күпьеллык үлән үстерергә әзерләнә. Моның өчен орлык та туплап куйган инде. Тракторлары,   сукасы, чәчкече, печән чапкычы, пресслап җыйгычы, кыскасы, кирәкле тагылма техникасы да бар. Сүз уңаеннан, Рөстәм кыш көне үз тракторы белән авыл урамнарын кардан чистартып тора. Моның өчен авыл  халкы бик рәхмәтле үзенә.

    - Төзү бер нәрсә, күз курыкса да кул эшли. Абыйлар, энекәш тә ярдәм иттеләр. Ә менә теркәү палатасында рәсмиләштерү бик күп вакыт, чыгымнар таләп итә икән, - ди Рөстәм.

    Шуңа да күңеле тыныч түгел әле Рөстәмнең. “Шул кадәр әзерләнеп тә конкурстан узмасаң, белмим ни эшлисе булыр. Грантка дәгъва итүчеләр бигрәк күп икән шул, - ди ул.

    Узарсың Рөстәм туган. Ул грантларны синең кебек җаны-тәне белән җиргә береккән ир-егетләргә дә бирмәсәләр, кемгә бирерләр икән соң?   Моңа лаеклы булуыңны эш-гамәлләрең, киләчәккә матур планнарың белән исбатлап яшисең бит син.

     

    Илгиз Җамалиев.

    фото автордан

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама