Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сыер асрау күпмегә төшә?

    Шәхси хуҗалыкларда сыер асрау көннән-көн кыйммәткә төшә бара. Алга таба да шулай дәвам итсә, сыер асраучылар бөтенләй калмаска мөмкин.

    Йорт тирәсендә ныклап эшләп йөрер кешең булмаганда, көтүгә чыгарлык балалар янәшәңдә яшәмәгәндә, 60-70тәге әби-бабайларның сыер тотачакларын көтеп ятып булмаячак. Дөресен генә әйткәндә, алары да инерция белән генә асрый аны. Эре терлекнең бөтен чыгымнарын күтәрергә хәлләреннән килми, шул ук вакытта кибет сөте эчмәячәкләре дә хак.

    Сыер арифметикасы

    Чынлыкта исә сыер арифметикасы бик тә катлаулы булып чыкты. Терлек асрыйм дип тоткан чыгымнардан башка, шул хуҗалыкта эшләп торучыга файдасы бөтенләй калмый диярлек икән. Ягъни син үзеңә хезмәт хакы яза алмыйсың. Әгәр дә сыерың рәтле-башлы сөт бирмәсә, яисә ел саен бозауламаса, хәлләр чыннан да хөртигә әйләнә. Хөкүмәтнең төрле кызыксындыру программалары да юктан гына барлыкка килмәгәндер дип уйлыйм. Мәсәлән, сигез сыер алсаң, аларның баш санын берничә ел дәвамында киметмәүне шарт итеп куя бит хөкүмәт акча биргәндә. Ел саен сыер башыннан акча түлиләр. Тик кайчак сигезне түгел, берсен дә асрау кыенга төшә әле. Озак еллар берничә сыер асрап, соңгы елларда берне генә тотучы Гөлфия апа менә нәрсәләр ди: «Бүген сыер асрау файдалы түгел диләр. Моның белән бик килешеп тә бетәсем килми, чөнки гаиләдә сыер булу уңайлы инде. Яхшырак булсын өчен ике сыер асрарга кирәк. Бер сыерны икесен дә туйдырыр өчен асрарга кирәк. Икенчесен үзең өчен асрарга кирәк. Бер сыерның сөте белән ике сыерны да туйдыра аласың. Сөт саткан акчага печән-салам, он-икмәк аласың. Шулай итеп, ике сыер асрауның файдасы бар, сөт тә артып китә, аны хөкүмәткә дә тапшырыр­га була. Җәй көне 20 литр сөт бирә икән, ул 18 сумнан булса, 360 сумлык сөт сатыла. Җәй аен шулай тапшыра алсаң, аен 7-8 меңлек табыш ала аласың. Сыерның тагын бозавы була, аны исән-сау үстергәндә шулай ук файдасы бар. Ә менә бер генә сыер тотуның файдасы юк. Аны үзеңә көндәлек кирәк-ярак – сөт, каймак, эремчек алыр өчен асрарга була. Анда да әле азык-төлек әзерләргә булышучылар булса гына. Ялгыз башың бик авыр сыер асрау». Гомер буе сыер асраган кешенең дә бөтен эше саналган. Соңгы елларда терлекләрне ашату буенча тырышырга туры килсә дә, аның һәр тиене исәптә.
    – Бүген бер центнер терлек ашлыгының бәясе 1200 сум тора. Кем ничек бирә торгандыр, мин үзем 8 кило он сибәм. Иртән һәм кич дүртешәр килодан, бер көнгә – 8, ун көнгә 80 килограмм килеп чыга. Гомумән, ике капчык икмәк 12 көнгә җитә. Җәй көне дә сипмичә булмый, көтүдәге ашау белән генә түгел, малның туры өйгә кайтуы да мөһим. Җәй көне печән тотылмый. Терлекләр көтүлектә була, кышын бер сыерга печәнне 15-20 килограммнан да ким салып булмый инде. Моннан тыш 15 кг салам кирәк. Яңадан бер сыерга 6 чиләк су кирәк. Бу көненә 60 литр дигән сүз, шуннан санап чыгарыгыз. Ике сыер асрасаң гына файда бар. Без быел 8 рулон печән алдык. Бер сыерга 6-7 рулон салам, 12 рулон печән кирәк. Ел әйләнәсе һәрберсен унышардан алсаң да җитә», – Гөлфия апа, сүзен дәвам итеп. Менә шундый сыер арифметикасы.

    Бер-ике сыер гына түгел, күбрәк мал тотып, үзенең җирләрендә игеннәр чәчеп, печән җирләре эшкәртеп яшәүчеләр ничек уйлый икән? Саба районы Кече Кибәче авылында шундый тырыш гаиләләрнең берсе булган Фатыйховлар белән очраштым. Илфат көн-төн дими гел эштә, бер дә тик тормый. Сыер асраудагы исәп-хисапларны сорашкач, башта утырып барысын санап чыкты. Төгәллек, тәртип кебек сыйфатлар да зыянга түгелдер мондый эштә. Илфатның үз арифметикасы. Тик саннар чагыша, димәк, дөрес юлдан барабыз.
    Авылда мал асрап файда алу өчен бик күп тырышырга кирәк. Әгәр дә сыерың 20 литр сөт бирсә, аннан файда көненә 100 сум кала. Сөт бәясен 18 сумнан куйсалар, яхшы (кайчак әле 13 сумга да төшеп китә ул). Димәк, көненә 360 сумлык акча керә. Аның 183 сумын печәнгә тотасың, 1 литр сөткә 300 грамм исәбеннән фураж бирәсең, менә көненә 6 килограмм икмәк китә. Плюс үзенең гәүдәсен тотарга 1 килограмм фураж өстисең. Бу сыерга 7 килограмм ашлык бирелә. 20 литр сөт биргән очракта 60 сум акча фураж сатып алырга китә, шуннан соң утка-суга тотыла. Анысына 14 сум куйдым, әле монда ветеринар хезмәтләрне, тагын башка минераль кушылмаларны да кушсаң, моннан 50 сум акча кала. Әгәр дә сыерың 16 литр сөт бирә икән, бу очракта безгә файда 5 сум кала, бу үзеңнең эшләгәнеңне санамыйча әле. Тагын ветеринар хезмәтләрне, үзеңнең эш көченә, эшләр өчен кораллар – көрәкләр, чиләкләр аласың. Боларны санасаң, бернинди файда калмый.

    Сыер 20 литрдан ким бирергә тиеш түгел, алайга китсә, ул зыянга эшли. Күп сыер 90 көннән соң сөтне киметә башлый. Шәхси хуҗалыкта ел әйләнәсе күп сөт алып булмый, без бит сенаж-силос ашатмыйбыз. Печән белән ел әйләнәсе сөт алып булмый. Әле бозаулар алдыннан ташлатып тора, бу тагын бездән ашый. Бозауга 420 литр сөтен эчертәсең, шулай итеп сыердан файда 2-3 процент калса да яхшы.

    Биш сыердан да ким булмасын

    Илфаттан «Ничә сыер асрау файдалырак?» дип сорамыйча кала алмадым. Бер сыер асраганнар «Ике», – диләр. Гомер буе терлек белән эш иткән кеше буларак ир-атның да фикерен беләсе килә. Әле Илфатның ветеринария өлкәсендәге белеме искиткеч яхшы, авыл халкы ашыгыч ярдәмгә аның янына йөгереп килә.
     
    – Файда чыгар өчен биш сыердан да ким тотмаска кирәк. Аннан да ким тотсаң, ул бернинди табышка да өмет итеп булмый. Бер-берсенең тукталып, сөт бирми торган вакытында чыгымнарны да капларлык булсын. Киресенчә, гел зыянга гына булачак», – ди Илфат.
    Менә ике сыер файдалы иде, хәзер бишкә әйләнде. Димәк, күбрәк асраган саен, ул эш нәтиҗәлерәк була. Соңгы вакытларда гел сыер асрауның файдасы юк, дисәләр дә, киресенчә килеп чыга бит әле. Аннан шул сыерны саткан очракта да акчалы буласың. Яхшы сыер 75 меңнән дә ким тормый хәзер.

    – Шәхси хуҗалыкта үз иген җирләрең булмаса да, сыер асрау бик файдалы түгел, диләр...
    – Сатып алып ашатсаң сыерны, бернинди файдасы да калмый. Әгәр син авылда үзеңнең җиреңне тотып, печәннәрне әзерләп тотсаң, яхшы. Ул вакытта аена бер 5 процент файда аласың инде. Ә сатып алсаң, гел зыянга инде ул.

    – Басу-кырларны эшкәртергә дә күпме кирәк бит әле
    – Әйе, печәнне әзерлим дисең икән, аны чәчәргә кирәк. Бер кило орлык 250 сум. Башта – көздән, аннан яз көне эшкәртергә кирәк. Чәчәсең, катоклыйсың, яңадан тырмалыйсың. Күпме чыгым тотыла, ягулыгы дигәндәй, әнә шулай кайчак печәннән дә табыш калмый. Шуңа да шәхси хуҗалыкларга сатып алсаң файдалырак та була дип уйлыйм. Икмәк үстерү өчен дә симәнәне 16 сумга сатып аласың. Ашламаның катлаулысы –18, икенчесе 14 сум 50 тиен тора. Ашлама кертмичә, бернинди икмәк алып булмый. Хәзер яз көне бер кат тырмалыйсың, аннан соң күлтилисең, чәчәсең, аннан тукландырасың, агу сибәсең, аннан соң комбайн белән суктырып аласың, шуларга түләгәннән соң, икмәк 6 сумнан артыкка кыйммәтрәк тә чыга. Икмәкне чәчеп йөреп азапланганчы, урып-җыю вакытында сатып алсаң, отышлырак та әле. Икмәк чәчү кечкенә хуҗалыкларга файдага түгел.

    – Болайга китсә, әзер итне сатып алуың очсызга да чыга кебек.
    – Ит белән санаганда, ит җитештерүнең бер килосы безгә 400 сумга чыга. Шуңа 280 сумга сатуның бернинди табышы калмый. Бездә кыш озын, мал дүрт ай арканда йөрсә, сигез айны өйдә ашатабыз. Безнең якта гел әзерләп ашатырга кирәк булып чыга.

    – Илфат, сездә көтү чыкмаганга да биш-алты ел үтеп бара инде. Сыерны көтүгә йөртүнең файдалы яклары нәрсәдә дип уйлыйсыз?
    – Кеше ялкауландымы, көтүне бетерделәр. Көтүлекләрнең файдасы бар. Мал көтүдә үзенең тиешлесен, үзенә кирәкле үләнне сайлап алып ашап, кышлык бөтен дәваны алып кала иде. Ә хәзер бөтенесе арканга бас­тырып куя да, сыер көне буе, беркая бара алмыйча, кояшта янып басып тора.

    Ә сыйфатлы сөт алыр өчен малның витаминлы һәм төрле ризыклар туклануы мөһим. Хәер, кибет киштәләренә куйганчы, аның асыл сыйфатлары да аз кала торгандыр. Югыйсә авылда бик тиз оеган сөтләр, атналар буе әчемичә тора алмас иде. Димәк, чиста үз сөтеңне эчәргә теләсәң, сыерыңны тиешенчә карарга да туры киләчәк. Шул ук вакытта сөтне курыкмыйча эчәргә дә куштылар әле. Хәзер сөтне бик нык тикшерәләр, әз генә чатаклыклар булса, шунда ук беләләр. Соңгы вакытта кипкән сөтне дә тапшыручылар булган дигән сүзләр ишетелде. Монысы да бер миф булып чыкты, ул кешенең башка сөтен алмыйлар икән. «Сөтне хәзер бик нык тикшерәләр. Укол кадасаң да, сөттә шунда ук чыга. Кире борып кайтаралар. Тикшерү җиһазлары да яхшы хәзер, – ди Илфат Фатыйхов.

    Сыер савучы апаларга мәдхия

    Шәхси хуҗалыкларда гына түгел, берничә төркем булып эшләүче фермаларда да сыерларның баш саны кими бара. Роботлашабыз, оптимальләштерәбез дип, савымнарның кимегәнен генә күзәтәбез кебек. Булдым мин андый яхшы эш урыннарында. Сыерлар да чиста, пөхтә, бар да тәртиптә. Бөтенесе автоматлаштырылган. Әмма җырлый-җырлый сыер сауган апаларның гөр килгән тавышы гына ишетелми. Бу – кешеләргә эш урыннары бетә, авылларда бердәнбер эш урыны булган фермаларның юкка чыгуына китерә дигән сүз. Китерде инде, ике якта гөрләп эшләп торган ике тораклык фермалар яшәүдән туктаганы күз алдында. Әлфинур, Фәрхәнә, Нурания, Зәмзәмия, Хөснурый, Нурия, Мәүлидә, Гөлсинә, Гөлчирә, Гөлфия, Нәкыя, Нәфисә апаларның дәртләнеп эшләп кайтып китүләрен еш күзәтә идем. Әни фермада 25 елга якын сөт җыяды. Без дә бидон юарга, сөт үлчәшергә, майлылыгын тикшерергә булышырга төшә идек. Әле күз алдына китерегез, аларның һәрберсе сөтне күпме ераклыктан көянтә-чиләк белән ташый. Ә сөт тулы бидоннарны Гөлфия, Вәсилә апалар җәһәт кенә арбага ыргыта. Аның сөт тутыра торган цистерналары да әле кайчан гына барлыкка килде. Бидоннарны төне буе чишмә суы суытып тора, махсус сөт суыту камералары да соңгы елларда гына барлыкка килде бит. Сүз дә юк, терлек фермаларында хезмәт бик авыр иде. Бәлки бер яктан караганда, заманча алымнар белән алга баруыбыз зыянга да түгелдер.

    Көтүгә кем чыга?

    Мәкаләгә нокта куяр алдыннан әни шалтыратты. Көтү чираты килеп җиткән икән?! Авылда 20гә якын сыер җәйләүгә чыга. Бик тырышып эзләсәң, хуҗалыкта тагын шуның кадәр сыер табарга буладыр булуын. Әмма артыгын чыгармыйлар. Кемдер көтүгә чыгарга кешесе булмаганнан, кемнеңдер башка сәбәпләре бар. Безнең көтүгә дә, әни әйтмешли, чыгардай кандидатлар күп, кайсыларыбыз бу юлы чыгар. Эш кешесенең эшкә барасы бар, аңа көтү чираты мөһим түгел. Мин үзем дә соңгы елларда, авылга кайткан саен, көтү чиратына туры килмәсәм ярар иде, дип кайтам. Туры килсәм дә, акча биреп, кемгәдер әйтеп чыгарттырыр идем. Әле андый тәкъдимгә дә риза түгелләр. Өй тулы кеше булганда, ничек итеп сәхраларны әйләнеп кайтудан баш тартырга була, диләр?! Соңгы вакытта бигрәк тә яратмыйм шул көтүне. Кечкенәдән үк анда вакытны үткәрә алмыйча аптырап бетә идем. Ә күпчелек йортларда көтүгә чыгардай балалар да, оныклар да калмады хәзер. Сигез яшьлек балалар элек көтү көтәргә яраса, бүген 13-14тәгесенә өйрәтергә генә кирәк әле. Элек авыл балалары җәй көне көтүгә чыгып кына да хәйран акча эшләп ала, өс-башын яңарта иде. Без үзебез дә шулай итә идек. Өстәвенә тәмле итеп ашатып та чыгаралар.

    Сыер асрау бүген яшьләргә бик кирәк тә түгел. Аны хәзер гомер буе терлек тотып гадәтләнгән кеше генә асрый ала. Сыер арифметикасын санап чыгардык бит, йортта эшләгән кешегә аның файдасы калмый диярлек. Сыерсыз да булмый. Бердәнбер куаныч, үзең үстергән терлекнең итен ашарга, үзең сауган сыерның сөтен эчәргә, аны үзеңчә яратып яхшы итеп тәрбияләргә мөмкин. Мин дә балачактагы үзебез асраган, үзебез көтүгә чыккан сыерларыбызны гына сагынам. Ә кайтып киткәндә генә күргән сыерлар да ят инде безгә, чөнки барыбыз да авылдан читләшә, бизеп барабыз бүген. Хәерлегә булсын!

    Рәсимә Галиева

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама