Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Соң түгел (повесть)

     Әдип таң белән гаражга керде дә, ач кеше табынга йотылып карагандай, ашыгып-ашыгып, машинасын урап чыкты.

    Исән, төп-төзек. Шулай булырын белсә дә, күңел бит әллә кайларга йөгерә: гаражга төшмәгәннәрме, үчләшеп тәгәрмәчен тишмәгәннәрме...

    Яңа да үзе, бик кыйммәтле дә булгач, аерата кадерле шул. Гараждагы сыңар лампочканың сүрән яктысы да яшерә алмый: тәрәзәләре, номерлары көзге кебек ялтырап тора. Аларны йомшак чүпрәк белән сөртеп, чистарткандай итте.

    Башын кырын салып, берникадәр вакыт машинасына сокланып карап торды. Елкылдап торган кап-кара, өр-яңа «Форд» яхшы нәсел айгырымыни! Яратып, аның ишеген сыпырды. Ир канаты – ат, дигән борынгылар, ә бүген безнең канат – машина, дип уйлап куйды.

    Ул кечкенә чакта әтисенең аты бар иде. Үзенеке түгел инде – колхозныкы. Тик әтисе бригадир булгач, ул ат ел әйләнәсендә аларның абзарында асрала иде. Исеме – «Кашка».

    Әдип Кашканы карап, тугарып, атланып йөреп үсте. Исендә, алтынчыда укыганда, колхоз Сабан туенда ул шул Кашка белән иң алдан килгән иде! Инде авылда сыңар ат та калмады, ат абзарын сүтеп аттылар, малкайларның кайсын кая озаттылар.

    Атлар гына түгел, авылның җир җимертеп эшли торган уңган ир-атлары да 90нчы елларда чебен урынына кырылды. Кайсы авырып, эштән чыгып егылды, кайсының башына ялган аракы җитте.

    Алар белән авылның яме бетте, чалгы чыңнары тынды, көтүләр чыкмый башлады, фермаларны сүтеп, кирпечләрен, плитәләрен районның көчлерәк колхозларына ташыдылар. Аның әтисе Гаяз да шул шаукымлы елларда язгы чәчү вакытында кинәт вафат булды.

    Әлеге дә баягы, колхоз эше дип янып, чабып йөргән җиреннән. Бер яшь механизатор, ялгышыпмы, эчкән баштанмы, бодай басуы уртасына килеп, әллә ничә буй көнбагыш чәчкән.

    Шуңа йөрәге кубып кайтып керде, сорап алып, бер чүмеч салкын кое суы эчте һәм күкрәген тотып аяктан егылды. Әдип янә машинасын әйләнеп чыкты. Тәгәрмәчләргә күз салды.

    Өр-яңа тәгәрмәчләр, юлга чыгарга ашкынып, ажгырып торалар сыман. Их, матуркай, елгыркай! Дөрес, кредитка алырга туры килде үзен. Биш ел буе түлисе булачак, процентлары белән арттырып.

    Аның каравы, бүген үк утыр да йөр. Кар ява, җил чыкмакчы, себертергә җыена. Гөлчәчәк кыстый торгач, быел, үз турларына киоск куеп, кибет ачканнар иде алар. Авыл зур, тауар үтә, олы юл буе булгач, үткән-сүткән юлаучылар да туктамый китми. Атнага ике-өч тапкыр Уфага тауарга бара Әдип. Иртән үк барып тормасаң, теләгән тауарың бетеп, сайландыгы гына калырга мөмкин.

    Тырышмый булмый. Сәүдә эшен яратмыйм, дип иркәләнеп тора алмыйсың. Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми, диләрме әле?

    Шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салып чыккан әкият йортыдай матур биек йорт та күзгә күренми, үзе балта остасы булып тапкан акча да чыгып кына оча, хатыны тырышып үстергән казларның ите, йоны, акчага әйләнеп, судай ага – барыбер җитми.

    Җан тиреңне түгеп, күпме генә тырышма, хәләл көч белән бик әллә кая китеп булмый икән шул. Ә кибеттән акмаса да тама. Элек болай ук тынгысыз түгел иде алар. Ә хәзер, дөнья көтәбез, җитмәгәнне җиткерәбез, дипме, ашыгудан бушамыйлар.

    Туганнар, күршеләр белән табыннарга җыелышулар да бетте. Алар белән тормышның да яме китте сыман. Тормыш яме кешегә түгел, әйберләргә күчте, дип уйлый Әдип. Берәр яңа әйбер алсаң, рәхәт булып китә. Тик бу бәхет, бу рәхәтлек озакка бармый, тагын башка әйберләр кирәк була башлый...

    Әнә, залдагы диван искергән, яңасын аласы бар, машина кредитын тизрәк түләп бетерергә иде, кибетне зурайтканда шәп булачак, балаларны алда БДИ көтә – район үзәгенә репетиторга йөртә башларга кирәк...

    Кая анда туган-тумача, кая инде күрше-күлән! Алар түгел, бер-берсенә күтәрелеп карарга вакытлары юк. Җитмәсә, соңгы арада татулыклары югалып тора. Ир дигәнеңә ризыкны да үзенә җылытып ашарга калды. Ә хатын дигән кешегә сүз дә дәшеп булмый – дөрт итеп кабынып китәргә, еларга, тиргәшергә генә тора. Кайчан башланды соң бу җайсызлыклар?

    Бик матур гына, авылда бер итеп туй ясап өйләнешкәннәр иде, югыйсә. Тәүдә Әдипләрдә, төп йортта яшәделәр. Ул елларны Гөлчәчәк телсез-тешсез, уңган килен иде. Үзе чибәр. Озынча да, түгәрәк тә түгел, килешле йөз-бит, борын очларында сөйкемле булып – сипкелләр, яшькелт-соры күзләрендә шаян очкыннар биешә. Бал кортыныкыдай неп-нечкә бил. Купшы киенә.

    Гәүдәгә никадәр кечкенә булса, шулкадәр тынгысыз: бер минут та эшсез утыра белми. Атлап түгел, йөгереп, юк, очып дигәндәй йөри. Әнә шул ашыгуы сәбәп булдымы, көтелмәгән бәлагә тарыды ул. Өч ел элек, көзге якта, әбиләр чуагында булды бу аяныч хәл.

    Хатын ул көнне түбән очка, әниләренә хәл белергә киткән иде. Балаларны ияртмәде, алар өйдә калды.

    Әдип ул көнне, кышка кергәнче дип, капка баганаларын төзәтеп булашты. Бер тимер багана кыйшайганрак кебек иде. Аны суырып алып, чокырын тирәнәйтеп, яңадан цементлап измәгә утыртмакчы булды. Кичкә эшен тәмамларга җыенса да, көзге көн алдата, караңгы тиз төште – багананы утырту иртәгегә калды. Урам баганаларында ут үткән кыштан ук сүнек – айсыз-йолдызсыз, дөм- караңгы көзге төн.

    Әниләреннән кайтып килгән Гөлчәчәк шул чокырга егылып төшкән. Чокыр өстенә капланган такталар, калайлар нишләптер ике якка каерылган булган. Хатынының күгәргән-бәрелгән урыннары тиз төзәлде, тик бу хәлне ул бик авыр кичерде, йөрәге кубып, коты алынып калды. Холкы да шуннан соң үзгәрде бугай. «Минем әниләргә китүне өнәмичә, мин кайтуга махсус казып куйгансыңдыр», дип, тузга язмаган шикләр уйлап чыгарды. Үпкәчел, гарьчелгә әверелде. Чокыр сәбәп кенә булгандыр, дип уйлый Әдип.

    Арадагы татулык айлар-еллар буена сиздерми генә кителә, ишелә барган инде ул...

    *** Хатынының әти-әнисе белән дә аралар бозылды соңгы арада. Бигрәк тә бабасы белән ике арадан кара мәче узды. Бабаларында бәрәңге утырткан көн иде. Анда эш булса, электән үк шулай куелган: Әдип, Гөлчәчәк, балалар – берсе дә калмый, үзләренә эшләгәндәй эшләшәләр, ярдәмләшәләр. Бу ихатада һәр кадак, һәр бүрәнә таныш аңа. Егерме ел эчендә һәркайсына кияүнең кулы тими калмагандыр. Әби белән бабасын да үз итеп, якын итеп сөйләшә. Тик аның бер гадәте бар: якын кешесенә уйлаганын әйтми кала алмый.

    Эшләгән кешенең тире чыга, тире белән ачы теле чыга, дигәндәй, теле ачы. Чит кешегә әйтергә кыймый. Ә үзенекеләренә аның төртмә сүзләре эләгеп кенә тора. Менә ул көнне дә бабасы үзенең гаражыннан иске, тутыгып беткән «Муравей» мотоциклын алып чыгып кабызырга тотынды. Ул арада Шамил белән Диләрә, шаярышып, «Муравей» арбасына утырдылар да, бер менеп, бер төшеп, сикерешеп уйный башладылар. Диләрәсе ярый инде, олы котый Шамилгә ни калган?!

    – Төшегез, шилмалар! – дип, аларга җикерде бабасы.

    – Арбаны ватасыз!

    – Ачуланып, кулындагы соляркалы иске чүпрәк белән кизәнде. Әллә аның балаларга җикергәненә җаны көеп китте, әллә телен тыя алмады, кияү кеше шулчак: – Әллә кабынмый? И бабай, бабай, картайган көнеңдә шул иске «Муравей»га карап калдыңмы инде! – диде. Алар икәүләп теге атнада гына Әдип кулдан алган искерәк «МАЗ» машинасын «юганнар» иде. Шунда бабасы кияүдән көлеп рәхәтләнде. Янәсе, авылны чыгып җитә алса, ярый, бу калтырча беренче түмгәктә үк шалтырап таралачак! Бабай кеше көлә-көлә өстәгән иде: «МАЗ»лы булдың, кияү, тик «КА»сын каян табарсың икән инде?» – дигән иде. «КамАЗ» алам диеп йөреп, «МАЗ» алганга төрттерүе иде инде.

    Шул шаяртуларны дәвам итүе иде Әдипнең. Тик сүзне мәзәккә борыр дип көткән бабайның йөзен гүя кара болыт басты – бите кап-кара булды, кашлары җимерелде. Бер сүз дә әйтмәде, мотоциклдан төште дә җәһәт кенә, эре-эре атлап, өйгә кереп китте. Карлыган куаклары читендәге йомшак түтәлне тырматып, чәчәкләр утыртып булашкан Гөлчәчәк: – Әдип, син нәрсә?

    Гафу үтен әтидән! Әйдә! Өйгә керик, хәзер үк гафу үтен! – дип, килеп, иренең җиңеннән тартып, өйгә әйдәде. Тик Әдипнең тискәресе килгән идеме – баскан урынында һәйкәл сыман үрә катып калды. Нәрсә әйтте ул чаклы гафу үтенерлек!

    Шаяртты гына бит! Үз итеп кенә! Хатыны, яшькә төелеп, өйгә таба йөгерде. Балалар гына, берни дә булмагандай, өлкәннәргә игътибар бирми, иске кызыл «Муравей» тирәсендә мәш килде.

    *** Машина җылына торган арада Әдип өй ишеген бикләп килде, өйдәгеләр әле барысы да йокыда. Әйдә, йокласыннар, алар уяна башлауга, ул урап та кайтыр – Уфага утыз гына чакрым бит аларның авылыннан. Урамнан барганда, гадәтенчә, ике якка да күз салып үтте.

    Уң якта, якты тәрәзәләрен балкытып, әнисенең йорты калды – әнисе иртә торырга гадәтләнгән, мал карарга чыккандыр. Авыл очында, сул яктагы кечерәк йортта бабасы белән әбисе яши, утлары янмый иде әле, алар, соңрак торып, төн уртасында гына ятарга гадәтләнгәннәр. Авылны үтеп, яланга чыккангамы, җил көчәйгәндәй булды. Прицеплы «КамАЗ» артына басты да шуның артыннан менә ун-унбиш минутлап килә әкрен генә. Узып китүдән файда юк, буранлап торгач, алтмыш белән генә барырга туры килә.

    Юл да үргә күтәрелә. Бардачоктагы фотога күз ташлап алды. Моннан ун ел элек, әле фотоаппаратлар сирәк вакытта, Гөлчәчәк бала табу йортыннан чыккан көнне төшерелгән фото иде ул. Әдип белән Шамил бер кочак чәчәк, табибларга, шәфкать туташларына күчтәнәчләр алып барганнар иде. Шунда иске «Зенит»ына кемнәндер төшерттергән иде.

    Ул фотосурәтне Шамил хезмәт дәресендә сырлап-бизәкләп ясаган матур агач рамга утыртты. Фотога күз салу белән, күңел канатланып киткәндәй, гаугасыз, бәхетле, тату көннәрнең шаһиты ул бу фото. «Шәрык» радиосын кабызып җибәрде, «Форд»ның стереосистемасы яхшы, сыйфатлы – өр-яңа җырларны, балдай ягымлы тавышлы алып баручыларны тыңлап рәхәтлән генә. Шулай бер җай гына китеп барганда, кинәт алдында зур көрән тап пәйда булды. Якты дөньяны каплап алган бу зур тап көрән «Киа» машинасы иде.

    Әдип үзеннән-үзе тормозга басты. Теге машина дөп итеп сул як канатка килеп бәрелде. Чыңгырдап тимер изелде, челтерәп тәрәзәләр коелды, «Форд», кырт борылып, барган җиреннән туктап калды. Әдип алгы панельгә башы белән бәрелде, уң аягын әрнүле авырту сыздырып үтте. Ни булды бу? Әкрен генә, тыныч кына «КамАЗ» артыннан бара иде бит!

    Сул ишек яньчелеп, изелеп кергән – ачылмады. Үрелеп, уң як ишекне ачып, чыкмакчы булды. Тик уң кулы күтәрелми. Аның авыртуы да сизелми. Сулы белән уң кулны күтәрмәкче булган иде, җилкәдән аска таба, электр тогы суккандай, авырту телеп үтте.

    Авырту басыла төшкәч, Әдип янәшәдәге утыргычта яткан телефонын алды, контактларны ача алмады, бармаклары калтырый, яшел төймәгә басты. Кичтән иң соңгы сөйләшкән кеше Әминә апасы булган икән, аның «Алло» дигәнен ишетү белән: – Апа, машина җимерек! Авария! Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым бит! – дия алды, авыртудан ыңгырашып.

    Күз алдындагы көрән тап зурайганнан-зурайды, һәм аны гүя ниндидер тирән кара упкын буар елан сыман үз кочагына суырып алды.   Апа – Апа, машина җимерек! Авария! Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым бит! Иртән торып, чәй эчәргә җыенып йөргән Әминә, энесенең телефоннан әйткән бу сүзләрен ишетеп, эсселе-суыклы булып китте.

    Йөрәгенә чыра кадалдымыни! Кат-кат шалтыратты, телефон белән бергә өзелеп-өзелеп чакырды, ялынды, ялварды, тик энесе телефонны алмады. Авария урынына барырга кирәк бит! Тик кая? Кемгә шалтыратырга? Киленнәренең, Гөлчәчәкнең номерын җыйды. Анысы соңгы арада үпкәләбрәк тора иде, алырмы?

    Алды. Йокылы тавышы канәгатьсез иде: – Таң тишегеннән ни булды?

    – Гөлчәчәк, Әдип шалтыратты. Ул авариягә эләккән!

    – Булдырган икән!

    – Кая киткән иде соң ул? Тауаргамыни?

    – Әйттем мин аңа, көндез чыгарсың, минем дә барасы бар, дидем...

    – Әдип кая китте дип сорыйм, Гөлчәчәк! Авария урынына хәзер үк барырга кирәк. Бәлки, аңа ярдәм кирәктер!

    – Тукта, ә ник ул сиңа шалтырата, ә ник миңа түгел?

    – Гөлчәчәк, тауарга киткән идеме ул?

    – Ну, әйе, шунда барырга тиеш иде...

    Ул бит миннән сорап тормый. Үзе белә дә үзе эшли. Әминә киленен башкача тыңлап тормады.

    Ирен уятып, күңелсез хәбәрне җиткерде дә, юлга ашыктылар. Кызлары алар белән барырга теләгән иде дә, аны ияртмәделәр, ул институтына лекциягә китте. Аралашырга, сөйләшергә яратучы Әминә үзе көйгәләгрәк булса да, ире Газиз – аның капма-каршысы.

    Бер сүз әйткәнче, җиде кат уйлый торган заттан. Юл буе диярлек хатын аһ-ваһ килеп сөйләнеп барды.

    Озын калын гәүдәле, күзлекле ире исә ара-тирә генә сүз кыстырырга өлгерә иде.

    – Инде исән була гына күрсен! Инде, Аллам, башкае исән-сау котылсын бу бәлаләрдән! Барып күрмичә, әнигә шалтыратмый торам инде, телефоннан әйтсәм, йөрәге ярылыр! Без – без инде, ә энем – аның төпчеге, иң яраткан баласы бит.

    Бу Әдипне дә әйтәм, таң караңгысы белән чыгып китмәсә инде. Әткәйгә охшап, бигрәк каудар! Ул бит әле, машина җимерелде, ди, үзен сөйләми! Ичмасам, көне буранлы, өшеп, сызланып, юл буенда ята микән, машинасыннан чыга алмый кысылып калды микән?

    – Олы юл бит, әнисе, – диде ире.

    – Полиция, «Ашыгыч ярдәм» килгәндер.

    – Тизрәк барып җитәргә кирәк! Бәлки, өлгерербез, берәр ничек ярдәм итә алырбыз!

    – Син минем ярты ел элек кенә машина белән әйләнеп, юл читенә очканны оныттыңмы? – диде Газиз, кашын җыерып.

    – Андый чакта беркем дә ярдәм итә алмый ул. Бернәрсәне дә үзгәртә алмыйсың. Буласы була да куя. Ходай ярдәменнән ташламасын, диген!

    – Әйе шул! – дип, авызы белән учын каплады Әминә. – Ул чакта сине, үзең әйтмешли, фәрештәләрең саклагандыр инде, маңгаең гына күгәргән иде бит! Бу ни хәл бу! Соңгы арада гел кирегә дә кирегә! Бер проблемадан котылмыйсың, яңасы калкып чыга.

    – Тик кенә өйдә ятсаң, бер проблема да булмас иде, – диде ире.

    – Без үзебез бит, койрык астына нашатырь кыстыргандай, чабабыз да чабабыз.

    – Анысы шулай инде, – дип ризалашты хәләл җефете. – Егерме ел эчендә күченүләр генә дә дүрт тапкыр булды, ике йорт салдык, ничә эш урыны алыштырдык! Энем дә – безнең сыңар. Алар безгә караганда да тынгысызрак яши. Авылда тормыш көтүе авыррак шул, мәшәкатьлерәк! – Шәһәрдә дә җиңел димәс идем, – дип куйды ире, уйчан гына.

    *** Әминә тынып калды. Әле Газиз белмәгән нәрсәләр дә күп. Ире белән никадәр яхшы яшәмәсеннәр, аңа сөйләргә ярамаган серләр дә бар. Газиз «авыр» дип зарлана, ә аның урынында булып караса, ул моннан биш ел элек кичергәннәрне кичерсә, ни дияр иде икән?

    Хатын, сулга борылыбрак, иренә күз ташлады. Җанга якын йөз, газиз чалымнар, газиз сын...

    Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Студент елларыннан ук гаилә кордылар. Шул еллардан башлап мәхәббәт йолдызлары елдан-ел яктырак яна кебек. Иреннән дә ныграк аңа үзенең әнисе, туганнары гына кадерлерәктер, мөгаен! Арадан Әдип бигрәк якын.

    Аның кебек кеше дөньяда юк. Аларның гаиләсендә бу – кечкенәдән билгеле аксиома. Энесе кебек сөйкемле, аның кебек игелекле, җор сүзле, туган җанлы башка берәү дә юк! Әйе, биш ел үтте.

    Тик иренә һаман бернәрсә дә сөйләмәде. Кан басымым югары, дип зарланды. Вакыт-вакыт дәваханәгә кереп ятуларын «профилактика өчен» дип аңлатты. Никадәр көчле авырганын сөйләмәс тә инде, мөгаен. Үзе белән алып китәр бу серне.

    Белсә, Газизне югалтырмын дип курыкты хатын. Авыру хатын кемгә кирәк?

    Сәламәт, чәчәк кебек хатыннарны да ташлап китәләр! Көтеп кунагың килмәсә, авырып хатының үлмәсә, яман, дигән мәкаль дә чыгарган бит әнә безнең халык...

    Бик каты авырып киткән иде шул ул чакта. Хәле кыл өстендә калган иде. Чирнең тамыр җәйгәнен сизми калган. Көннәрдән бер көнне дәрес уртасында өянәге тотты. Унберенчеләрдә БДИ биремнәрен тикшерәләр иде. Кискен, көчле авыртудан аңын җуеп, такта янында дивар буйлап, кискән агачтай, ишелгән дә төшкән. Бу хәлнең юньлегә түгел икәнлеген белә иде, педагогия институтына кергәнче, бер ел медучилищеда укыган иде ул. Ә шулай да... өмет бит. Яшь табибәнең, яман шеш булмавына сөенегез, дигәнен гүя томан аша гына ишетте.

    Җитди операция ясатырга кирәк иде. Авыруының җитди икәнен эшендә дә белдермәде.

    Чыш-пыш китүеннән, жәлләүләреннән курыкты. Гел көлеп, шаярып йөрүче, бөтен эшне бик җитез, бик җиңел генә башкара торган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әминә Гаязовна булып каласы килде.

    Чираттагы больничныйны алып, республиканың үзәк дәваханәсенә китте. Аңа тиешле операцияне иң алдынгы ысул белән Мәскәүдә генә ясый алалар икән.

    Уфада ясаткан очракта, пычак астына өч тапкыр ятарга кирәк булачак. Мәскәүгә юлламаны бер кеше генә бирә ала икән. Бу кеше кабинетына бер сәгатькә соңга калып килде. Ишек төбендә ике хатын, бер ир көттеләр.

    Өчесенең дә гаиләләре, балалары бар. Өчесенең дә яшисе, бик яшисе килә. Табиб, практикант кызлар белән шаярыша-шаярыша, бүлмәсенә керде. Әминәне кабул иткәндә, игътибарсыз гына, исем өчен генә аның авыру тарихын актаргалаган булды. Һәм юллама бирүдән баш тартты. – Аңлагыз, минем савыгасым, савыгып чыккач, әле озак еллар эшлисем килә! – дип ялварды Әминә, салкын күзләргә карап.

    Салкын күзле табиб исә: – Безнең коллегалар да мәскәүлеләрдән ким түгел! – диде һәм, сүз бетте дигәндәй, халатын сала башлады. Хатын, арып-талып, фатирына кайтып керде. Ире эштә, кызы әле укудан кайтмаган.

    Хәле юк, башы әйләнә. Кан басымы күтәрелдеме – җилкәдән, күзләрдән авырттырып, укшыта. Сумкасыннан дару алып эчте дә душка керде. Бүгенге бөтен газаплы кичерешләрне, өметләнү, өмет өзелүләрне юып төшерергә теләгәндәй, бик озак җылы агым астында басып торды. Аннан юрган астына чумды. Бәләкәй чагындагы шикелле, башыннан ук капланып ятты да тынып калды. Тыелгысыз үкси башлады.

    Күзеннән яшь чыкмады, алар елый-елый кипкән иде инде, ахры.

    «И Аллам, ник болар барысы да төш түгел?! – дип, әрнеп сыкранды.

    – Нишлим соң, нишлим? Ни хәл итим? Ни өчен нәкъ миңа шундый газаплар? Берәрсен рәнҗеттемме, кемгәдер зыян эшләдемме әллә? Хатын үткән айларны-елларны, балачагын, студент чакларын күз алдыннан үткәрде. Аннан эш...

    Мәктәп, балалар, имтиханнар, төннәр буе дәрескә әзерләнүләр...

    Юк, бер баланы да, коллегаларын да рәнҗетергә, аяк чалырга тырышмады кебек. Дөрес, кешедән ким булмаска омтылды. Үзенә, бары тик үзенең акылына, эчке тоемлавына таянды. Намус белән эшләде.

    Шәһәр мәктәбендә дә менә дигән укытты, соңгы ике елда мәгариф бүлегендә эшләде, яхшы эшләгәнен күреп, тарих фәненнән методист итеп чакырдылар. Аннан районга күченергә туры килде – янә мәктәпкә эшкә керде.

    Дөрес, бер коллективта да ул үз кеше булып китә алмады. Аңа һәрвакыт сагаеп карадылар. Түрәләр үз кәнәфие өчен курыкты, ялкаулар исә беркайчан да уңганрак коллегаларын өнәп бетерми. Ә аның табигате шулай – берәр эшкә тотынса, аны идеаль итеп үк булмаса да, идеалга якын итеп эшләргә тырыша. Көчме? Көч-энергия әллә каян килә иде. Күктәнме, Ходайданмы.

    Ире дә аптырап бетә иде – үзең гәүдәгә орчык чаклы гына, үзең шундый бөтерчек кебек, ди. Тик менә хәзер, киресенчә, көч дигәнең, бармаклар арасыннан аккан ком сыман, бертуктаусыз агыла да агыла, тотып тыям, туктатам, димә...

    Әминә, юрганын ачып ыргытып, сикереп торды да көзге янына килде. Көзгедән аңа ябык, саргая төшкән, бите җилсенгән, маңгаен, ирен читләрен җептәй нәзек усал сырлар ермачлый башлаган ханым карап тора иде.

    Шундый арыган, алҗыган ул! Сабырлыгы сынган... Тик күзләре генә бирешмәгән, алар утлы күмер кебек янып ялтырый! Тәрәзә төбендәге гөлләргә күзе төште. Үзендә алар кайгысы юк, бүтәннәрнең кулы җитмәгән. Иң нәзбереге – озын, киң яфраклы, суны күп «эчә» торган кытай розасы бөтенләй сулып, шиңеп төшкән. Мин дә шулай шиңәрменме? Өч тапкыр пычак астына ятып, исән котыла алырмынмы?

    Корыган гөлне савыты-ние белән чыгарып түккән кебек, аны да өеннән алып чыгып китеп, кабергә күмәрләрме? Әллә дәваханәдә өзелерме гомере? Бу уйлардан күңеле йомшарып, ике бөртек күз яше тәгәрәде.

    Кибеп бетмәгәннәр икән әле... Ул, идәнгә чүгеп, келәмгә тезләнде. Куллары, аяклары, үзләреннән-үзләре әтисенең әнисе Хәмдия карчык намаз укыгандагыдай рәвеш алдылар. Әбисе бик укымышлы карчык иде, гозерең булса, Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылып сора, адәм баласының Аллаһка иң якын вакыты шул, дия иде.

    Гел өстә, югарыда йөрергә күнеккән баш түбән иелде, гел елмаерга гадәтләнгән иреннәр ялварып дерелдәде, көләч күзләр йомылып, догага оеды... – Аллаһым, Раббым, – диде пышылдап Әминә.

    – Котылу юлын күрсәтче миңа! Минем үләсем килми! Минем кызымны кем карар, кем туй ясар? Мин үлсәм, бу чәчәк кебек дөньям кемгә калыр? Мин бит күпме көч түктем бу дөньяда. Минем белемем, минем белгәннәрем шулай тиз юкка чыгармыни? Мин бит әле күпме балаларны укыта алам! – Күзеннән, ни гаҗәп, чишмә кебек яшьләр саркыла башлады.

    Яшь агу белән күңеленә дә җиңеллек өркелгән сыман тоелды.

    – Чирне дә, шифаны да Син бирәсең, шифа бирсәңче минем тәнемә! Савыгасым килә, Син кушкан юллардан гына йөрер идем, тыйганнарыңнан тыелыр идем... Шулчак ишектә кыңгырау шалтырады.

    Ире кайткандыр, вакыт соң. Әминә яшьләрен тиз-тиз халат итәге белән корытты, барып ишекне ачты һәм, берни булмагандай: «Кадерлем, кайттыңмы?» – дип, үрелеп, ирнең яңагыннан үбеп алды. Иртәгәсенә ул томография кабинетының шәфкать туташына шалтыратырга уйлады. Батып барган кеше саламга да ябыша бит. Беркөн, кабинетка килеп кергәндә, чечен кызы Зараның телефоннан кем беләндер Мәскәүдәге клиника турында сөйләшүен ишетеп калган иде. Шалтыратты, хәлен аңлатты.

    Буш итмәм, җаныкаем, дип ялынды. Әйе, кара көнгә дип җыйган маясы бар, терелтсеннәр генә, берни дә жәл түгел. Кешелекле кеше булып чыкты Зара, аның үтенечен кире какмады, шундук кирәкле телефон номерын да табып бирде. Кияүгә чыгып, Уфага күчкәнче, Зара ике ел шунда эшләп алган булган икән. Әминә ул номерга курка-курка гына шалтыратты. Куркуы юкка булган: алдагы атнага ук аны клиникага чакырдылар. Үтте кара көннәр. Операция ясатты, тиешле дәвалау курсларын алды. Шөкер, эшләп йөри. Каралып, тикшерелеп тора, хәле зарланырлык түгел.

    Инде менә энесе аңа чарасыз калып шалтырата! Әминә, керфекләре чыланганын иренә сиздермәскә тырышып, башын түбән иде. Их, дөнья, беркемнең дә гамь казаны буш түгел!..   Гөлчәчәк Җаны әрнеп, иркен өй эчендә әрле-бирле йөренде дә йөренде Гөлчәчәк.

    Харап иткәндер инде ире өр-яңа «Форд»ны! Аңа шалтыратмыйча, апасына шалтыратуы да шуннандыр!

    Ишетер иде, юкса, ишетмәгәнен! Йокыдан уянып кына килгән Диләрәгә дә өлеш эләкте. Кичтән рәсем төшереп булашкан иде кызы, пумала-буяу, альбом битләре белән зал тулган. Буяу алып җиткермәле түгел!

    Берничә тапкыр Әдипкә шалтыратып карады. Тик ире телефонын алмады. Ярый, апасы барып җитсә, Гөлчәчәккә анда урын булмаячак, эш калмаячак. Әйдә, көйләсен Әминә сөекле энесен! Дөньяны күпме бөтәйтергә тырышма, бөтәйми икән ул...

    Инде теләгәнемә ирештем, дип уйлыйсың, ә ул тез астыңа шундый итеп китереп суга! Теләгәнең генә түгел, булганыңнан да колак кагасың!

    Гөлчәчәк инде ничә ел шундый нәүмиз халәттә яши. Күңеленә урын тапмый. Читтән караганда, барысы да яхшы кебек. Ә ул аңлаешсыз шом эчендә. Матур киенергә ярата иде, анысының да кызыгы калмады.

    Теге чакта ире казыган чокырга егылгач, аның битендә җөй калды. Ничек кенә матур киенмә, иң тәүдә шул эз күзгә ташлана...

    Нечкә генә, кыска гына, тик барыбер җанны үрти. Балалары үсеп килә, яхшы укыйлар – анысы да сөенеч бирми. Аптырап, җанын әрнеткән сорауларга җавап эзләп, күрәзәче карчыкларга барды. Сәбәбен беләсе килде. Кемдер – күз тигән, кемдер бозым, диде. Кемдер, иреңнең ка́рмасы пычранган, дип күрәзәлек кылды. Соңгы версиягә хатын чат ябышты. Ничек үзенең дә башына килмәгән!

    Әлбәттә, ка́рма! Әдипкә кияүгә чыкмаса, ул шул каһәрле чокырны казып куймаса, бу хәл булмый иде. Нәсел ка́рмасы!

    Кырык елдан соң да кырын эшнең киялеге чыга, кыены төшә ул! Гөлчәчәкнең имгәнүе дә шуннандыр әле! Әдипнең картәтисе гомере буе участковый булып эшләгән бит. Утыз ел эчендә кемнәрнең генә башына җитмәгәндер дә кемнәрне генә төрмәдә черетмәгәндер ул! Ә әтисе бригадир булган. Бригадир Гаяз Ленин ордены алсын өчен, бөтен авыл бил бөктеме – бөкте!

    Бик усал абзый иде, Гөлчәчәкләр чөгендер утаганда, карап, чүбе калса, берәмтекләп өздереп йөри иде. Әдип исә – әтисенә аркаланып, иркә генә үскән төпчек малай. Эшләре алга бармауның, акчаның теләгәнчә мул кермәвенең сәбәбен дә иреннән күрә башлады хатын. Кеше ирләре, әнә, Себергә барып, көрәп акча алып кайта. Ә бу, кусаң да китми, өем бар, булганы җитә, ди. Яздан көзгә кадәр осталыкта йөри йөрүен, кышкылыкта андый эшләр азая бит. Ә Гөлчәчәк алай итә алмый. Әдип юкта абзардагы мал-туар да аның өстендә, балалар да, киоск та.

    Сәламәтлегем юк, дип тормый, тиен урынына бөтерелә. Иренә нәрсә, ул сәламәт, ул һәрвакыт шәп, көләч, шаян! Һәммәсе белән шаяртып сөйләшергә сүз таба, ә хатыны өчен бер җылы сүзе, якты йөзе жәл.

    Уйлый-уйлый, аның ни сәбәпле Себергә китәргә теләмәвен дә аңлады ул. Китәсе килми, димәк, монда сөяркәсе бар аның! Бу уй шулкадәр дөрес булып тоелды ки, Гөлчәчәк хәтта елмаеп куйды!

    Барысы да аңлашыла иде хәзер: капка төбенә казылган чокыр да, иренең аның ямьсезләнүенә игътибар бирмәве дә! Чокырга төшеп, муенын сындырыр дип уйлаган ул! Битендәге яра эзенә исе китмәве дә аңлашыла: димәк, аңа бар ни дә, юк ни Гөлчәчәк!

    Аны күрми дә ул, чөнки уенда башка берәү! Хатыны монда абына-сөртенә, җан тиргә батып, Әдипнең дөньясын көтә, ә ул гулять сыптыра, кәеф-сафа кора! Дөньялары алга бармауның да сәбәбе шушы – бар тапканын сөяркәсенә ташый, димәк!

    Үз фаразларына исбатлау эзләп, ире күрмәгәндә генә аның телефонын карый, кесәләрен актара торган булып китте. Тырыша торгач, тапты да. Менә, Тәнзилә дигән хатынга биш тапкыр шалтыраткан, Нәсимә дигәненең исемен, телефонын кәгазьгә язып, түш кесәсенә тыгып куйган. Тик бу фактларны бер талашканда зур тантана хисе белән иренә җиткергәч, тегесенең бер дә исе китмәде.

    Кычкырып, авызындагы утыз ике теше күренерлек итеп көлде дә: «Оптовикларның телефоннары бит ул!» диде. Димәк, бүтән хатын, дигән нәтиҗә ясады Гөлчәчәк һәм эзләнүләрен дәвам итте. Иренең «Одноклассники» сайтындагы битендә бер сабакташының фотоларына гел «класс» куеп баруын ачыклады. Ә ул хатын күрше авылда яши.

    Димәк, Әдип, тауарга йөрим дип, шуның янына чаба!

    Түзмәде, бөтен шикләрен бер барганда әти-әнисе белән бүлеште. Әнисенең соңгы бер-ике елда кодагые белән аралары суынган иде, кияү белән бабай арасыннан да кара мәче үткән – алар тулысынча кызларын яклады.

    – Җитәр, кызым, күп хезмәт иттең аларга! – диде әнисе.

    – Күпме бергә тордыгыз, чәчең белән җир генә себермәдең. Барыбер ярый алмадың. Диләрәнең бәби туен да үткәрмәде кодагый, ә йортын Әминәгә яздырды, – дип, әллә кайчангы һәм өр-яңа үпкә-ачуларына ирек бирде.

    – Син генә түгел, безне дә хезмәт иттерделәр. Йорт, аннан мунча салганда, әткәң куна-төнә эшләшеп ятты, безнең хакыбыз бик күп анда.

    – Бик шәп булып кылана ул Әдибең... – дип, учакка куз өстәде әткәсе дә.

    – Авылда беренче булмакчы. Тик шуны уйламый: синсез, безсез әллә кая китә алмас иде!

    – Шуларга ярыйм дип, ашкынып эшләп йөреп, сәламәтлегеңне бетердең! Аларның клуб хәтле өйләрен җыештырып, басу хәтле бакчаларын утап! – диде әнкәсе, кызының иң нечкә җиренә кагылып. – Алай өстеңнән дә йөргәч...

    Тора-бара Гөлчәчәкнең күңелендә Әдипкә карата бер җылы да калмады сыман.

    Аралар суынганнан-суынды. Әйдә, миннән башка тырышып карасын әле, дип, ачуланып уйлады ул. Киемеңне үзең юып, ашарга үзең пешереп, савыт-сабаңны үзең җыештыра башласаң, бик шәпләнеп, чәчкә атып йөри алмассың – кикригең тиз шиңәр!

    Моңарчы дөнья арбасына парлап җигелеп тигез тартсалар, хәзер хатын үзенең ягына каера башлады. Әнисе әйтмешли, җитәр.

    Юкса, бар көченә, өзеп- йолкып, ир дөньясын көтә! Әдип – шәп, Әдип – яхшы! Ә ул күләгәдә!

    Кеше хатыннары ирләрен Себергә озата да, яхшы шәраб эчеп, бер-берсенә кунакка йөрешеп туймый. Мал да асрамыйлар, бакча дип тә өзгәләнмиләр – Себер акчасы артыгы белән каплый.

    Иренә каршы әйтүдән, аның бер сүзен дә тыңламаудан тәм таба башлады. Дөрес, кайчак: «Болай барса, этле-мәчеле яшәсәк, аерылышып туктыйбыз бит!» – дип уйлап куя.

    Аннан: «Ярар, аерылышса соң, бер без генәмени, ун парның җидесе аерылыша хәзер, – дип үзен юата.

    – Авылда өй рәтеннән китсәң, кем аерылган, кем буйдак, авыл тулы ялгыз әби-сәби. Телевизорны ачсаң, әнә, артистлар: әбиләре – малайга, кызлары бабайга бара, баланы пробиркадан табалар, балаларның атасын тест ясатып кына беләләр».

    Ничек кенә булмасын, ул элеккечә баш иеп яшәмәячәк! Ире йә баш бирә, бирмәсә, үзенә үпкәләсен!

    Ник гел Гөлчәчәк, баш иеп, аны тыңларга тиеш? Ул да тыңласын аны! Барсын әнә Себергә! Уч тутырып акча алып кайтсын! Шунда сөйләшергә була! Ә аның әле – утыз, әле биш мең алып кайтканына авыз җәеп торып булмас.

    Төннәр буе йокламыйча хыялланып ята торгач, тагын шундый уйга килде: иренә генә карап утырмаска, акча эшләргә! Әдипкә әйтмичә, аңа белдермичә генә! Менә шул чакта ул бөтенләй үзаллы булачак. Шул чакта ул Әдипнең авызына түгел, Әдип аның авызына карап торыр!

    Шундый уйлар белән юанды Гөлчәчәк. Кайчандыр балкыган мәхәббәт балкышыннан берни дә калмады, ул аллы-гөлле сихри салават күпере иренә каршы төбәлгән, агулы ук төзәгән зәһәр җәягә әверелде.

    Өй эче сугыш яланына әверелде. Хатынның иренә каршы игълан ителмәгән сугышы иде ул. Дөрес, тыштан барысы да элеккечә кебек. Бомбалар ярылмый, сызгырып пулялар очмый, елга булып каннар акмый. Тик бу тыштан гына шулай. Чынында исә бомбалар – усал сүзләр, пулялар – усал карашлар, ә кан урынына кимсетелүле, үпкәле хисләр ага.

    Ир-ат бит катырак була, Гөлчәчәкнең үзенә дә эләгә: ул түккән яшьләр диңгез үк булмаса да, инде күл булгандыр. Ире белән бергә аның туганнарына, бианасына да нәфрәттән өлеш мул чыкты. Елына бер- ике аш-фәләндә күрешүне санамаганда, элеккечә туган көннәргә чакырышу, котлашулар, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшүләр бетте. Улы Шамил кайчак әйтеп куя: – Югары оч картинәйләргә ник бармыйбыз ул, әни? – ди. – Аның эше күп, безнең кайгы юк! – дип кырт кисә Гөлчәчәк.

    – Мин аны беркөн кибеттә очраттым. Ул, мине оныттыңмыни, Шамил, ник кунакка килмисез, – ди.

    – Юк-бар белән башымны катырма әле! – ди әнисе, ачуланып.

    – Бар, укуыңны укы! Бик шәп булгач, нәнәң хет берәр шоколад алып бирдеме соң үзеңә?

    – Юк!

    – Менә, күрдеңме! Алырсың алардан берәр нәрсә! Ярар, ничава, күрәселәре алда әле! Селкетербез әле без аларны, капчыкларын әйләндереп селкербез! Үсмер егет, беркатлыланып, төпченеп маташты: – Нинди капчыкларын, әни?

    – Хәзер мин синең үзеңне тотып селкәм! Бар, шилма малай, укуыңны укы дидем бит!

    *** Сыерны савып, Шамил белән бергәләп малларны карап керүгә, Диләрә торып җиткән. Чәй эчеп булашканчы, сәгать 11ләр булды. Шулчак әнисе шалтыратты: – Кызы-ым, тиз генә шәһәр каналын ач! Әдибең кеше таптаткан анда!

    Хатын, абына-сөртенә дигәндәй барып, телевизорның пультын алды. Кирәкле каналны тапканчы, хәбәрнең азагына гына өлгерде: «Автомобильләрнең бәрелешүенә «Форд» автомашинасының каршы полосага чыгуы сәбәпче булган!»

    Ул да түгел, әнисе яңадан шалтыратты: – Ишеттеңме, ике кеше үлгән! Водитель белән хатыны. Юк, өч кеше – ул хатын авырлы булган! Гөлчәчәк, аһылдап, башына ябышты.

    – Апасы шалтыратканые шул иртән! – дия алды.

    – Кая киткәние соң кияү? – дип сорашты әнисе.

    – Тауарга инде, кая булсын!

    – Кичтән сыра-фәлән тотмаганыемы?

    – Эчми бит ул, беләсең ич!

    – Барыбер котылалмый, утырталар инде аны!

    – Нишләп алай дисең, әни?

    – Бәй, ишетмәдеңмени? Каршы полосага чыккан бит! «Форд»ның карарлыгы да калмаган, тимер өеменә әйләнгән!

    – Биш ел кредит!

    – Хатын тәмам буынсыз калды.

    – Әле йөк машина- сыныкыннан көчкә котылганыек!

    – Страховкасы барыемы? – диде әнисе.

    – Булу беләнмени! Үзе гаепле булгач!

    – И балам, бер бәхеткәйләрең булмады, бу хәсрәт капчыгына чыгып!

    – Әни кеше мышкылдап елап җибәрде.

    – Торуыгыз да этле-песиле. Муеннан бурыч! Инде менә тагын бәла!

    – Әни! – дип бүлдерде аны шулчак Гөлчәчәк, шомланган тавыш белән.

    – Әни, беләсеңме, бер экстрасенс былтыр миңа нәрсә диде?

    – Нәрсә тагын? Бетмәде инде шул корткаларың!

    – Ирең машинасыннан колак кагачак, диде. Алай гына да түгел әле...

    – Үзеңне нәрсә диде – шунысын сөйлә син! – Сине зур үзгәрешләр көтә, диде...

    – Амин, амин, яхшы якка үзгәрешләр булсын, балам! – диде ана кеше, аның бу сүзләрен хуплап.

    – Әни, Әдипне күрсәттеләрме телевизордан? – диде Гөлчәчәк акрын гына.

    – Дәваханәгә озатканнар. Янына барып килербез инде, кешедән яхшы түгел. Күрше-тирә болай да тырнак астыннан кер эзләргә генә тора. Күрше Гайшә әйтә беркөн: «Нишләп кияү балакаең күренми соңгы вакытта? Элек бөтен эшегезне эшләшә иде», – дигән була. Мин әйтәм: «Үзеңнең киленең кая югалды? Элек җәйләр буе балалары белән кайтып ята иде, бер-бер хәл булдымы әллә?» дим. Шундук авызы ябылды.

    – Бүген барабызмы? Апасыннан белешимме?

    – Ярар, – диде әнисе.

    – Курыкма, бернәрсә дә булмагандыр ул кадәр. Син үзеңне сакла. Тынычландыра торган даруларыңны эч!

    Нервыларың болай да беткән! Гөлчәчәк телефонны өстәлгә куйды да, тәрәзәдән урамга карап, тын калды. Тышта күбәләк-күбәләк кар ява. Шундый матур! Агачлар ап-ак бәстә! Аларның никахы да шундый матур кыш көнендә булган иде бит!

    Их, ул көннәр! Түрле чанага атлар җигеп үткәрде алар туйны. Әдип теләгәнчә.

    Шулкадәр ат ярата иде бит ул. Ә кәләш өчен әзерләнгән купшы чанага өч ат җигелгән иде. Мондый хәлне күрмәгән яше-карты капка төбенә чыкты, таң калып, рәсемдә йә телевизорда гына күргән тройканы күзәттеләр, баш чайкап, тел шартлаттылар. Нинди бәхетле иде алар. Ничек ярата иде ул Әдипне!

    Аңардан башка күзенә беркем чалынмады, беркемне башына да кертмәде. Икесе шулкадәр пар килгәннәр, шулкадәр бәхетле булырлар иде кебек. Һинд артистларына охшап торучы, җор телле, шаян, көләч Әдип өчен авылның бөтен кызлары булмаса да, яртысы җан ата иде. Ә ул, аларны көнләштереп, Гөлчәчәкне сайлады.

    Гөлчәчәк аны армиядән көтеп алды, бар булмышы белән тугрылык саклады. Аңа кыз белән малай табып бирде, аларны «өф» итеп кенә үстерде. Тик соңгы арада барысы да кирегә китте. Ярый әле әнисе белән әтисе ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торалар. Әле дә алар бар. Юкса, нишләр иде! Кемгә эч серләрен сөйләр иде дә кем белән кайгы-хәсрәтләрен бүлешер иде...

    Өстенә бер-бер артлы өелгән тау сыман авырлыкларны ничек күтәрер иде... Җанын җылытучы тагын бер нәрсә бар: өч атна элек егерме мең сум акчасына «Лимитед-Интернейшенл» дигән бер чит ил компаниясенең кыйммәтле кәгазьләрен алды.

    Шулардан, компания вәгъдә иткәнчә, бонуслар килә дә башлады! Болай булса, җитәр бер көн: үзеннән өстәрәк баскычта торучы хезмәткәрләр кебек, күбрәк сумма кертә һәм тагын да күбрәк бонуслар ала башлар! Уфада үткәрелгән җыелышларына да барып кайтты.

    Андагы хатыннарны, яшь кенә кызларны күреп шаккатты. Барысы да матур итеп киенгән, үзләре дә матур, сөйләгән сүзләре дә матур, телләре телгә йокмый. Һәркайсы үзенең бүген «Лимитед-Интернейшенл» ярдәмендә нинди уңышларга ирешүе белән уртаклашты.

    Кемдер машинасын яңарткан, кемдер чит илгә барып кайткан. Ә иң күп взнос керткән кешеләрне самолёт белән диңгез өстеннән йөртәчәкләр икән. Аның да алар кебек үк буласы килә! Аның да кешеләр кебек Төркиягә, Мисырга барасы килә! Үзенең кимсенүләрен, бәхетсезлекләрен, барча проблемаларын оныткандай булды, алдында матур кешеләр, сөйкемле сүзләр белән тулы аллы-гөлле дөнья ачылды.

    Син – аларга, алар сиңа кирәк. Хәлеңне сорашалар, эшләреңнең ничек баруы белән кызыксыналар. Йомшак кына, елмаеп кына аны да үзләре белән бергә якты, уңышлы, акчалы тормышка әйдиләр!   Әни Авария урыны әллә каян күренеп тора иде: көрән «Киа» белән энесенең «Форд»ы, сөзешергә җыенган ике тәкәдәй, капма-каршы килеп, юл уртасында хәрәкәткә аркылы туктап калганнар. Һәркайсы үз полосасында. Ике яктан килгән автомобильләр, акрынаеп, юл читенә чыгып, урап үтәләр.

    – Туганкаем! – дип, кычкырып елап җибәрде Әминә.

    – Күрәчәкләрең шушында булды микәнни? Акрын гына кар ява иде. Акрын яуса да, бозлы асфальт өстенә бер-ике бармак калынлыгында кар катламы ятып өлгергән – погонлы кешеләр юлдагы карны себерә. – Туганым кая? – дип үрсәләнде хатын, машинадан төшеп, як-якка каранып. – «Ашыгыч ярдәм» алып киткәндер, – диде аның янына килеп баскан ире. Ул теге кешеләрнең берсе янына йөгереп барды. – «Форд»ның водителе мондамы? – Алып киттеләр инде аларны...

    – Кая алып киттеләр?! Хәле ничек?! Туганым исәнме?

    – Сез кем буласыз?

    – Апасы! Йә, әйтегез инде, зинһар!

    – Хатын ЮХИДИ хезмәткәренең җиңенә ябышты.

    – Исән. Тик хәле авыр.

    – Районгамы?

    – Әйе.

    – Тагын кемнәр?

    – «Киа»ның водителе, аның хатыны – үлгәннәр. Әминә, һушы алынып, ире янына йөгерде.

    – Газиз, эшләр харап, киттек дәваханәгә!

    – Ашыкма, – диде ире.

    – Авария урынын карарга кирәк. Каенишне реанимациягә салганнардыр, янына барыбер кертмәячәкләр.

    – Газиз, анда ике кеше үлгән!!!

    – Да-а...

    Болай ук булгач, ашыкмыйк әле без. Авария урынын әйбәтләп күздән кичерик.

    Хәләле һәрвакыттагыча дөрес сөйли иде. Ләкин, аңы белән моны аңласа да, Әминә энесе белән әнисен уйлап бәргәләнде. Әнисенә бу хәлләр турында ничек хәбәр итәр? Ничекләр итеп аның күзенә карар? Икәүләп шул якка киттеләр.

    Хатын әле генә яхшылап карый алды, баягы кешеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре икән. Алар үзләре себергән асфальттан нидер эзли. Кырылган-фәлән урын юкмы икән дип эзләнәләрдер, дигән нәтиҗә ясады Газиз.

    Әминә, якынрак килеп, һәм «Форд» астында караеп яткан эзләрне шәйләп алды. Эзләр полосага аркылы рәвештә иде.

    – Ник алай? – диде аптырап.

    Гомере буе физика укыткан ире, бераз уйланып торгач:

    – Арткы тәгәрмәч эзләре. Нәкъ шулай булырга тиеш! – диде.

    Хатын бу хакта уйлый алмады, җаны көйде. Һушсыз яткан энесен күз алдына китерде, әнисен уйлап җаны көйде. Иренә: – Мин башкача монда кала алмыйм, әни янына кайтырга кирәк, – диде дә машиналарына таба атлады.

    – Алайса, мин булса да калыйм, – диде ире.

    – Мондый чакта һәлакәт урыныннан китәргә ярамый. Ә син бар, әби янына кайт! Тик кайтырлык хәлдәсеңме соң?

    – Мондый чакта үзеңне уйлап буламыни! – диде хатын, әрнеп. – Мин бер- ике сәгатьтән урап килергә тырышырмын. Термос белән чәй алырмын. Тик син өши күрмә, берәрсенең машинасына кереп җылынырга тырыш.

    Машинасын куалап, сыкранулы уйларга уралып, туган авылына ашыкты Әминә.

    *** Тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибеп йөри иде Заһидә апа.

    Көннәр язга таба тартканны сизеп, чәчәккә бөреләнгәннәр. Мондый чакта аларны, көн дә булмаса да, ике-өч көнгә бер судан өзмәскә кирәк. Үзе акрын гына, ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый: Исле гөлем исле була, Чәчәкләр аткан чакта ла.

    Шул чәчәкләргә карыйм мин, Сезне сагынган чакта... Менә бу купшы, сортлы, җете кызыл чәчәк атучы яранны кызы Әминә Уфадан кайтарып биргән иде.

    Ул бу яранны кызының үзенә охшата: Әминә дә бит, кызурак холыклы, гөлт итеп кабынып китүчән, үзен-үзе жәлләми, балкып, бар дөньяга чәчелергә әзер. Уртада тыйнак кына елмайган ап-ак чәчәклесе – уртанчысы, Әлифәсе.

    Ул электән үк тыйнак, акыллы булды, әрли башласаң да елмаеп кына, башын кырын салып кына торыр иде. Күрше авыл егетенә кияүгә чыкты да төшкән җиренә таш булып батты. Ире белән дә шул тыныч холкы аркасында тавыш-тынсыз яши инде.

    Ә бу алсу яран – төпчеге, Әдибе. Тирә-якка тармакланып үскән, биш-алты чәчәге бар, тагын өч-дүрткә бөреләнгән. Суны да күп сибәргә кирәк. Улы да шулай тынгысыз, ул да шулай гел игътибар сорый бит...

    Гөлләрем кебек иркәләп кенә үстердем бит сезне, дип, уенда балалары белән сөйләште әни кеше. Гөлләремә карап кына торган кебек, сезне көн-төн уйлап яшәдем. Сезнең өчен көеп, сезнең өчен янып үтте гомерем. Моннан ун ел элек ире үлеп киткәч, канаты каерылган кош сыман моңаеп калды ул. Тик бирешмәде. Дөньяга үзе төптән җигелде, балалары ярдәм итте.

    Берләшеп, бер йодрык булып, җил-бураннарга бергәләп каршы тордылар. Ананың, балалар дип, таңы атты, балалар дип, кояшы баеды.

    Менә бүген дә иртән улы таң сарысыннан юлга кузгалды. Заһидә аның яңа машинасының тавышын, шунда ук хәтерендә калдырып, җыр откандай отып алган иде. Тәрәзәдән үрелеп карап, юл догаларын укып калды. Калкулыкка менеп югалган Уфа юлы өйнең түр як тәрәзәсеннән бик әйбәт күренә. Исән йөрсен, балакай, фәрештәләр сакласын үзен! Аннан бәлеш салырга уйлады.

    Әдип җомга көн Уфага барса, әнисе яраткан кара икмәкне алып, кайтышлый аңа керми узмый торган иде. Суыткычтан ит алып, микродулкынлы мичкә эретергә куйды. Харап уңайлы ул мич. Әминәсе алып кайтып биргәч, башта өйрәнә алмый интеккән иде, хәзер ит эретергә булса да шуны кабыза, аш-боткасын да шуңарда гына җылытып ала. Суганын, бәрәңгесен әрчеде. Хатын-кыз үпкәләсә, ашау ягын кыса торган, килен әллә пешерә, әллә юк – кая әле, сыйласын улын тәмле бәлеш белән. Әдип ул ач йөрмәс, тик шулай да өй ашына җитми бит!

    Өй эченә ит бәлешенең авыз суларын китерерлек тәмле исе тарала башлаганда, урамда таныш машина күренде.

    Бәрәч, кызы, Әминәсе кайткан түгелме соң? Көн буе диярлек ике күзе урам як тәрәзәдә булган Заһидә аптырауга төште: шалтыратмаган иде бит, ник болай иртә кайтырга булган икән? Каршы алырга чыгарга киенеп бетүгә, бәгырь кисәге йөгереп кереп тә җиткән.

    – Әни, ни хәлдә? Исән-сау тордыңмы? – дип кочаклап алды.

    Ананың йөрәге жу итеп китте. Нәрсәдер булган! Кызының, елмаерга тырышса да, калтыранган иреннәрен күрү, калтыранып чыккан кыюсыз тавышын ишетү белән үк, ниндидер бәхетсезлек булганын бар җаны-тәне белән тоеп алды. Менә нәрсәгә булган икән!

    Бүген төнлә күргән төшен хәтерләде. Әдибе, бер ат чанасы бүрәнә төяп, авыл очына таба китте. Бүрәнә күрдеңме, яхшыга түгел инде ул! Әнисенең йөзе үзгәреп китүен күрү белән үк, Әминә башка түзеп тора алмасын аңлады.

    – Әни, Әдип исән! – диде тизрәк.

    – Тик ул авариягә эләккән!

    – Балакаем! – дип, сыкранулы аһылдап, ана диванга утырды.

    – Аяк-куллары исәнме? Күз-башы?

    – Исән, әни, исән. Ул бит үзе шалтыратты миңа!

    – Ник үзе кайтмады соң, балам?

    – Аны дәваханәгә алып киткәннәр, әни.

    – Бәй, нишләп торабыз, әйдә, Әдип янына барыйк! – дип, Заһидә, духовка миченнән бәлешне ала башлады.

    – Менә аңа дип бәлеш салган идем, әле генә пешеп чыкты!..

    – Анда безне кертмәсләр әле, әни. Мин шалтыратып белештем, әлегә бернәрсә дә кирәкми, иртәгә генә килерсез, диделәр.

    – Бәрелгән машинадагы кеше исәнме? – дип, сагаеп сорады ана. Әминә тынып калды. Тик җавап көтеп аңа төбәлгән әнисенә нидер ялганлаудан файда юк иде – ул болай да барысын да белә иде кебек!

    – Рульдәге ир белән аның хатыны үлгәннәр, әни! – диде, башын түбән иеп. Заһидә, һушы алынып, чигенә төшеп, диванга барып утырды. Йөзе ап-ак булды. Иреннәре, ияге дерелди башлады, куллары калтыранып, тезендәге күлмәк итәген бертуктаусыз сыпырдылар.

    – Йа Рабби! – дип, тынып калды.

    – Күрәчәкләребез бар икән! Кемнәрнең газиз балалары икән?! Йа Раббым, минем улымны, гаебе булса, кичер! Аңа исәнлек бир, сабырлык бир! Әминә үз күзләренә үзе ышанмады – бер мизгел эчендә әнисенең ак яулык читеннән күренеп торган чигә чәчләре ап-ак булдылар!

    – Әни! – дип, өзгәләнеп, аны барып кочаклады Әминә.

    – Әни, синең чәчләрең... агара... Ә ул бу сүзләрне гүя ишетми дә иде. Кашлары җыерылган, маңгаендагы җыерчыклары тирәнәйгән. Көтмәгәндә ишелеп төшкән тау кебек хәсрәттән тагын да кечерәеп, бөрешеп калган иде.

    Менә калтыранган куллар югары күтәрелде. Кипшенгән, дерелдәгән иреннәр дога сүзләре пышылдады: – И Раббым, аларны Җәннәт ияләре ит, ата-аналарына, туганнарына, якыннарына сабырлык бир... Хатын, тунын салып, тиз генә чәй куеп җибәрде. Дарулар тартмасын алып, ампула-шприцлар, кан басымын үлчи торган аппаратны алды. Әнисенә дә, үзенә дә укол кадарга кирәк булыр. Ул да түгел, ишегалдында аяк тавышы ишетелде.

    Күрше апа икән. Аның коты очкан йөзен күрү белән, Әминә хәбәрнең кешеләргә таралуын аңлап алды. Һәм бүген беренче тапкыр аз гына булса да күңелен юатырдай уй сызылып үтте: ярый әле кайтып өлгерде, ярый әле әнисенә әкренләп кенә үзе җиткерә алды кайгылы хәбәрне...

    Аннан күрше авылда яшәгән Әлифә сеңлесенә шалтыратты. Мондый кайгылы вакытта әниләрен берүзен генә калдыру ярамас. Ишекне кайгы каккан чакларда балаңның, туганыңның, якын кешеңнең яныңда гына булуы да зур терәк ул!

    Тикшерүче Авария урынына якынлашуга һәм бер-берсенә чәкәләшеп туктаган ике машинаны, бераз алдарак туктап калган йөк машинасын күрүгә үк, Булатка барысы да ап-ачык иде. Классик очрак. Калкулыкка таба менгән «Форд», «КамАЗ»ны узам дип, каршы полосадан килгән «Киа»га бәрелгән. Чикләүче билгеләр юк, әмма бу ситуациядә узгынга чыкмаска кирәклеге азмы-күпме тәҗрибәсе булган теләсә нинди водительгә билгеле! Мондый типтагы аварияләр елына йөз булмаса да, дистәләрчә була. Шунысы гына аңлашылып бетми: нишләп «Киа» юл читенә чыгып йә кюветка ук очып төшмәгән? Мөгаен, һәр закончалыктан искәрмәләр була торгандыр...

    Әйе, барысы да ап-ачык: «Форд»ның водителе, туып өлгермәгән нарасыйны да исәпләсәң, өч кешенең гомерен өзгән. Ул, мөгаен, исерек тә булгандыр. Алай да булса, бетте инде аңа якты көн. Исән калганына үкенәчәк. Ул шулчак як-ягына күз салды да, җаны өшеп китте: ике якта да офыкка тоташкан, кар күмгән киң яланнар.

    Никадәр иркенлек! Юл да ачык, бер машина да, кеше әсәре дә юк. Кирәк бит, үтерүче белән корбан пространствоның һәм вакытның бер киселешендә – бер ноктасында бер-берсен килеп тапканнар!

    Дөрес, юл тар. Уфага якын гына булса да, заманча юллар төзелеп бетмәгән, ике юнәлеш махсус барьер белән аерымланмаган. Кызганыч, юллар – илнең башын авырттырган бәла, ләкин бу авария ясарга хокук бирә дигән сүз түгел! Аларга статистиканы җиткереп торалар: илдә аварияләр күп. Эчеп рульгә утыручыларга каты штрафлар, заманча юллар төзү, видеорегистраторлар үз эшен эшләми түгел: алар кими бара. Тик барыбер дә артык күп алар, артык күп! Аларда бик күп кешенең гомере өзелә.

    Бер елда – ун еллык Әфган сугышында һәлак булган солдатлардан да күбрәк. Димәк, күзгә күренмәгән сугыш уты ялмый Рәсәйнең иксез-чиксез киңлекләрен... Кем белән кем сугыша соң?

    Водительләр бер-берсе белән җитезлектә ярышамы, вакытны куып тотмакчылармы? Әллә инде барыбер дә койрыгын тоттырмас дөнья артыннан күз алартып куалармы? Абынып-сөртенеп, бәрелеп-сугылып...

    Үлеп-бетеп! Бу сорауларга җавап юк. Һәр авариягә бетмәс-төкәнмәс сәбәп-нәтиҗә чылбыры килеп тоташа. Булат шомланып, калтыранып куйды – гүя теге дөньяның салкын сулышы килеп кагылгандай, тәненнән салкын дулкын үтеп китте. Юк, болай булмый, эмоциягә бирелергә ярамый.

    Тойгы-хисләрне авызлыкларга, акылга таянырга кирәк, дип, үз-үзен ныгытты ул. Ничек кенә булмасын, Булатның вазифасы һәм кешелек бурычы шуны таләп итә: гаеплене ачыкларга һәм аны суд алдына илтеп бастырырга!

    Гаепле кеше кәеф-сафа корып йөрергә тиеш түгел: ул тиешле җәзасын алырга тиеш. Руль артына утырганчы, югары тизлеккә салганчы йөз кат уйларга тиеш! Т

    икшерүче сержантлар белән кул биреп исәнләште дә машиналарны әйләнеп карап чыкты. Ай-һай, дип башын чайкады. Каты бәрелгәннәр! Көне- төне гадәттән тыш хәлләрнең шаһиты булып, каешланып беткәнмендер дип уйласаң да, кайгыга күнегеп, йөрәккә боерып булмый, мондый хәлләр авыр тәэсир итә. Кичен хатынының энесе туган көнгә чакырган иде. Нинди туган көн, нинди кәеф инде моннан соң?

    Берьюлы өч мәет! Аның районында мондый ЧПның күптән булганы юк иде. Полиция машинасында тагын бер ир кеше бар иде. Булатның ул якка текәлеп каравын күреп, сержантларның берсе: – «Форд» водителенең җизнәсе, – диде. Ул арада теге ир дә, килеп, тикшерүче белән исәнләште. – Тикшерүче Булат Гайсин. – Мин – Әдип Карамовның җизнәсе Газиз.

    – Авариянең шаһитымы?

    – Юк, без соңыннан килдек.

    – Аңлашыла, – диде тикшерүче. Аңлашылганы шул иде: җизни кеше шактый үткергә, белемле кешегә охшаган.

    Ас кебек, авыздан чыккан һәр сүзне аулап бара. Ә менә вафат булган гаиләнең якыннарына хәбәр ителде микән? Сержантлардан бу хакта белеште. Водительнең һәм хатынының теле- фоннарын, тикшерү максатында дип, алганнар, ләкин шалтыратырга өл- гермәгәннәр.

    – Хәбәр итәргә кирәк! – диде Булат. Үзе машиналар янына килде. Их, ничек харап иткәннәр! «Форд»ы бөтенләй өр-яңа инде әллә? Кирәк бит, ә! Машинаның шәплегенә ышанган инде Карамов иптәш! Тә-әк, эксперт чакыртырга кирәк. Фотоаппаратын онытмасын.

    Протоколга теркәр өчен, бәрелешнең схемасын төзергә кирәк булачак. Карамовның гаебе көн кебек ачык булса да, кызганыч, шаһитлар юк. «КамАЗ» шофёры берни күрмәгән, чөнки тәгәрмәчләрдән тузгып күтәрелгән кар һәм солярка төтене барысын да каплаган.

    Тагын шунысы: бәрелешү урынын кардан чистарттылар, тик асфальтта көпчәк эзе күренмәде! Тиешле урыннарга шалтыраткалаганчы, Газиз янына яшькелт «Ниссан» килеп туктады. Аннан яхшы киенгән ханым төште. Карамовның апасы, мөгаен.

    Булатның күзе үткен, нәкъ шулай булып чыкты. Туганнары кадерле, дип уйлап алды Гайсин, теге ханымның, утка баскан мәчедәй, үзенә таба ашыгып атлавын күреп. Ярый, боларның энеләре исән. Ә вафат булган Рөстәмовлар моргта! – Иптәш следователь! – Сулуы капкан ханым килеп тә җитте, тезеп, сөйләп алып та китте: – Мин Әдип Карамовның бертуган апасы булам. Авария хакында туганым миңа үзе хәбәр итте. Ә бу – минем ирем. – Ничәдә? – дип, аны бүлдерде Булат. – Иртәнге сигезләр булгандыр. Юк, мин сезгә телефонымнан карап әйтәм. Менә, карагыз, сәгать сигез туларга егерме минут кала шалтыраткан. Шалтыратты да: «Апа, машина җимерек! Авария! Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым бит!», диде.

    – Ханым елап җибәрде.

    – Иптәш следователь, әйтегезче, безгә нишләргә хәзер?!

    – Тынычланырга! Тикшерүгә комачауламаска! – диде Булат. Үзе уйлап алды: бик үҗәткә охшаган бу ханым! Ханым белән аның ире ерак китмәделәр. Ханым, кесә телефонын алып, машиналарны фотога төшерергә кереште. Булатның йөзе чытылды, ләкин эндәшмәде.

    Әйе, ялгышмаган, үҗәт ханым бу! Үзе дә, телефонын алып, берничә фото ясады. Менә район үзәгеннән эксперт-криминалист килеп җитте. Җитди, күп сөйләшми торган егет. Үз эшен тиз генә башкарды да китәргә рөхсәт сорады. Ул ясаган схемада бәрелешү урыны күрсәтелмәгән иде.

    «Да-а, – дип сузды Булат үзалдына.

    – Болай гына булмый, авария җитди! Өстән ярдәм сорарга кирәк! Карамовның туганнары да карчыгадай бөтерелә. Күпме сынаганы бар: бик җиңел генә чишелердәй тоелган эшләр, гадәттә, нәкъ киресе була – очы- кырыена чыгып булмый!  Янә бер сәгатьтән Уфадан яшь кенә егет килеп җитте. Бу – яңа гына институт тәмамлаган булса да, җитди вазифалы, катлаулы аварияләр буенча махсуслашкан эксперт иде. Ул, тәүге эш итеп, каршы полосаны җентекләп карый башлады.

    Чынлап та, тырышып эзли торгач, асфальтта яңа гына тырналган эз табылды. Димәк, бу эз – яньчелгән «Форд»ныкы! Үз полосасына чыгып утырганчы ул шушында әлеге «тамга»ны калдырган. Ниһаять, дип җиңел сулады Булат, эзләгән – таба, ниһаять, офыкта яктылык күренде. Юкса, чынлап та аптырарлык иде: мондый хәтәр бәрелешүдән эз калмавы башка сыярлык түгел.

    Эксперт егет, автокран чакыртып, авария моментын күзалларга кирәк, дигән тәкъдим дә әйтте. Булат бу тәкъдимне күтәреп алды. Әлбәттә, дөрес идея! Тимерне кызуында сугарга кирәк! Сәгать икеләр җиткәнче булашсалар булаштылар, ләкин байтак эш эшләнде. Иң мөһиме, өч кешенең башына җиткән водительнең гаебе ачыклансын һәм исбат ителсен! Эш урынына кайтып барганда да, шактый туңуга, ачыгуга карамастан, уйлары авария тирәсендә әйләнде Булатның. Тикшерүче буларак, объективлык кирәклеген бик яхшы белә ул. Ләкин күңел дигәнең дә бар бит әле. Ә аның күңеле – вафат булган гаилә ягында. Аларны яклашучы кеше юк, туганнары да күренми. Күз алдына туып та өлгермәгән нарасый килде!

    Менә ул сабыйны кем яклар! Туып та өлгермәгән сабыйны! Булат эшкә якты уйлар белән урнашкан иде. Кимсетелгән, казага тарыган кешеләрне яклау – шундый иде нияте. Дөрес, эшли-эшли, яши-яши, акның – ак кына, ә караның кара гына була алмавына инанды.

    Кешеләрнең ялгышларын, йомшак якларын аңларга тырышып карый башлады. Шул кичерешләр белән бергә һөнәреннәнме, әллә кешеләрдәнме, күңел кайту кебегрәк хис тә яралды инде әллә. Күпчелектә бит эгоизм көчле. Күпчелек үзен, гаиләсен, күп дигәндә, туганнарын кайгырта. Хәер, хәзер туган дип тә бик өзгәләнмиләр әле. Күпме кеше ата-анасының искереп беткән йорты өчен туганнары белән өзешеп, эткә дә әйтмәслек сүзләр әйтешеп бетә. Үз рәхәте, үз бәхете өчен генә тырышалар. Шул тырышкан мәлләрендә башкаларның юлларына аркылы төшәләр, башкалар теләгәнне алданрак эләктереп өлгерәләр. Бу Карамов та шулай ашыгып китеп барган инде. Үз кибете бар, ди, бит.

    Тагын да ныграк баюда булган инде аның уе... Булатта еш кына шундый хис туа: әйтерсең, алдындагы юл кинәт юкка чыга. Кая барырга да белмисең. Алай гына түгел, уңны-сулны да аермый башлыйсың, тәмам югалып каласың. Ул эгоист һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан кешеләрнең кайсын якларга? Ничек дөресрәк була? Кемне кемнән якларга? Көчлерәгенме? Әллә көчсез кеше ягына басаргамы? Күңеле белән гомер бакый көчсезрәкләр, рәнҗетелгәннәр ягында булды ул. Тик күңел кушканча гына яшәү мөмкин түгел, ул законга таянырга тиеш.

    Закон нәрсә куша, нәрсә таләп итә – шуны эшләргә дә һәм... тизрәк пенсия яшенә җитеп, тыныч тормышка күчәргә! Алмагач үстерергә, токымлы этләр асрарга, чебиләр үрчетергә! Әйе, әйе, чебиләр үрчетергә. Аңлый, соңгы теләге – аталык инстинкты. Ничә ел яшәп, күпме дәваханә юлы таптап та үзләренең сабыйлары юк аларның. Балалар йортыннан игезәк кыз белән малай алып үстерделәр.

    Шуңадырмы, балаларга карата кылынган җинаятьләргә беркайчан да тыныч күңел белән карый алмый. Кем-кем, ә ак-пакь, бер гөнаһсыз сабыйларга кул күтәрергә, аларның гомеренә кизәнергә беркемнең дә хакы юк! Күтәрә икән, ул кеше үзенә үпкәләсен! Дөньядагы иң кансыз, хаясыз адәм актыгы шул, димәк. Аңа бернинди кызгану да, яклау да булырга тиеш түгел! Монысы инде закон сүзе генә түгел, Булатның йөрәк сүзе!  

    Гаеп Өч атнадан Әдипне дәваханәдән чыгардылар. Аягындагы гипс алынмаган иде әле. Сөяк картрак булган саен, гипсны да шулкадәр озаграк тоталар бит. Сынган урын сулкылдап-әрнеп сызлый, тик моңа игътибар итәргә вакыты юк, башын авырдан-авыр уйлар баскан. Реанимациядә аңына килү белән сораган тәүге соравы каршыга чыккан машина пассажирлары хакында булды. Аларның үлүен, хатын кешенең авырлы булуын белгәч, кояшлы көннәр айсыз, очсыз- кырыйсыз төнгә әверелде. Дәваханәдән чыгу белән, әти-әниләре, туганнары янына барырга ниятләде. Кайткан көнне үк ике як күршесе хәл белергә керделәр. Аларның күзләрендә сүзсез сорау иде.

    Таныш сорау иде ул. Хастахәнәгә хәл белешергә килүчеләрнең күзеннән дә сикереп төшәрдәй булып тора иде ул өнсез сорау. «Әдип, син кеше таптаттыңмыни? – ди иде бу күзләр.

    – Нишләп? Ник? Синме бу? Тумаган баланың гомерен өздеңме? Нишләдең син?» Бу сораулар кычкырып әйтелмәде, тик алар һавада очты, алар аны изде, кул-аякларын богаулады. Һәм ул үзенең вафат булган кешеләрнең якыннары янына бара алмасын аңлады. Алар бу сорауны йөзенә бәреп сораячак. Әдип үзе дә белмәгән җавапны таләп итәчәкләр... Ташбака йә әкәм-төкәм үзенең кабырчыгына яшеренгән кебек, ул өенә, ихатасына качты, посты.

    Әйе, бу куркаклык иде, тик берни дә эшләп булмый, ул башкача булдыра алмый иде. Ул урамга да аяк басмый башлады. Култык таягына таянып, аксаклап, көненә өч тапкыр абзарга мал карашырга гына чыга. Улы Шамил бәләкәйрәк, буыны ныгып җитмәгән, аңа авырлык килмәсен дип тырышуы. Таягы бозда таеп китеп, егылып, аягын янә авырттырды.

    Ярый, сынмады, тик температурасы күтәрелеп китте. Тәне кызышып, тәненнән дә бигрәк җаны көеп яткан көннәрнең берсендә, авариягә бер ай дигәндә, тикшерүчедән повестка килеп төште. Почтальон сузган кәгазьгә кул куеп алып калды, тик барырга көче дә, хәле дә юк иде, бара алмады. Ә өч көннән аларның турына ят машина килеп туктады. Богаулавын- богауламадылар, ләкин тикшерүчегә утыртып алып барып, сорау алып, протоколга кул куйдырып, яшәгән урыныннан беркая да чыкмау турындагы распискага кул куйдырып кайтардылар.

    Булат Гайсин кузгаткан җинаять эшендә Әдип Карамов гаепләнүче сыйфатында иде. Ул тикшерүченең сорауларын тәүдә юньләп аңлап та бетермәде. Тәне ут булып яна, башы чатнап авырта, үзе гүя томан эчендә.

    – Барысы да ап-ачык бит: үз гаебегезне таныгыз да протоколга кул куегыз...

    – Юк, мин гаепле түгел.

    – «КамАЗ»ны үтәргә теләп, каршы полосага чыккансыз. Юл үргә таба һәм буранлап тору сәбәпле, каршыга килгән «Киа»ны күрми калгансыз! – Юк, мин аермачык хәтерлим: «КамАЗ» артыннан гына бардым. Үргә таба иде бит. Обгонга чыгарга уйламадым да. Көрән «Киа» үзе минем каршыга килеп керде! – Карамов, уйлап карагыз әле: «Киа» ни өчен сезнең полосага чыгарга тиеш?

    – Мин анысын белмим. Тик ул көтмәгәндә кинәт кенә алга килеп керде. «КамАЗ» тәгәрмәчләре кар тузгыта иде бит, бәлки, күрмәгәндер?

    – Ник? Аның алдында бит юл ап-ачык! Ә сезнең алда – «КамАЗ»!

    – Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым! – дип, янә кабатлады Әдип. – Ә сез гел алга гына карап бардыгызмы?

    – Әйе. – Бары тик алга гынамы? Әдип ык-мык килде.

    – Көзге аша артка да күз салдым.

    – Арттан нинди дә булса автомобиль килә идеме?

    – Юк. – Сез артка караган арада, рульне йомшартып, каршы полосага чыгуыгыз мөмкин идеме?

    – Белмим... – Во, шул-шул! Ә шулкадәр ышаныч белән сөйлисез! Бәлки, сез идарәне югалткансыздыр? Ул тынып кала... Инде ул үзен әллә ялгышаммы дип икеләнә башлады. Менә бит тикшерүче дә аны гаепли, күршеләр, кешеләр, хәтта Гөлчәчәк тә аны гаепле дип уйлый. Әллә наркозлардан хәтеренә зыян килдеме?

    Инде йөзенчеме, меңенчеме тапкыр, хәтерен камчылап, ул көнне күз алдыннан үткәрә. Ләкин ул бит аермачык белә: алдындагы «КамАЗ»ны узу уенда да юк иде!

    Аның бит беркайчан да рульдә алай хәвефле йөргәне булмады. Җитмәсә, өр-яңа машина белән! Болар хакында тикшерүчегә сөйли, әмма Булат Гайсин кымшанмас кыя сыман. – Нәкъ менә машина яңа булганга, үз-үзегезгә ышанып, обгонга чыккансыз да инде, Карамов! Йә, гаебегезне таныгыз да кул куегыз! Тикшерү ягына бассагыз, моны онытмагыз, судта искә алыначак, срок киметеләчәк!

    – Срок?! – Әйе, срок! Бала-чага булып кыланмагыз. Үзегез дә моны бик яхшы беләсез.

    – Юк, мин белмәдем... – дип, авыз эчендә ботка пешерде Әдип. Тик күрә: Булат Гайсин аның сыңар сүзенә дә ышанмый. Һәм ул сорарга ашыга: – Миңа ничә ел бирергә мөмкиннәр, гражданин тикшерүче?

    – Сигез! Гаебегезне танысагыз, ышандыра алам, бу срок күпкә киметеләчәк! Әдип башын иде. Берни дә дәшмәде.

    – Онытмагыз, авария нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән! Ул янә бер сүз дә әйтә алмады.

    – Йә, Карамов, таныйсызмы гаебегезне? Әдип башын күтәрде. Булат Гайсинның күзенә туп-туры итеп карады һәм керфек тә какмый: – Юк! Минем гаебем юк! – диде. Тикшерүченең, сиздермәскә тырышса да, ачуы кайный. Түзә алмый, торып, әрле-бирле йөренә башлый. Аннан янә урынына килеп утыра. Һәм боздай караш, боздай тавыш белән: – Мин сезнең файдага тырышып карадым, гражданин Карамов! – ди.

    – Ләкин сез мин сузган ярдәм кулын кире кактыгыз. Бу – сезнең хокукыгыз...

    Сез бүгеннән башлап авылыгыздан беркая да чыгып китмәскә, телефоныгызны сүндермәскә тиеш буласыз. Теләсә нинди вакытта сорау алырга чакыртырга мөмкинбез.

    *** Гөлчәчәк аны дүрт күз белән көтеп торган иде. Телевизор карап утырган җиреннән сикереп торып, ишек төбенә ашыкты.

    – Нәрсә диделәр? – диде ул, өметләнү катыш кызыксынулы тавыш белән. Әдип култык таяклары белән бусагадан көч-хәл атлап керүгә, тиз генә табурет китереп куйды.

    – Эшләр начар!

    – Ире, табуреткага утырып, сыңар пимасын салды.

    – Эшләр начар, әнисе! Мине гаепле итмәкчеләр. Хатынының йөзе үзгәреп китте.

    – Ә кредит?! Машинасыз да калдык, болай булгач, страховка да булмаячакмы?

    – Кредит кредит әле, әнисе, баш исән булса, кайгырма, мал табылыр ул. Мине утыртып куярга мөмкиннәр!

    – Күпмегә!

    – Сигез елга! Гөлчәчәк, учлары белән битен каплады. Аннан тиз-тиз, пулемёттан аткан сыман, ачуын тыя алмыйча, сөйли башлады: – Үләм! Тереләй суйдың мине болай булгач! Әйттем, көт мине, төш җиткәч барырбыз, дидем! Ашыккан ашка пешкән, ди.

    Ни пычагыма таң тишегеннән чыгып чаптың?! Үзең пешергән ботканы үзең аша менә хәзер! Мин синең кредитларыңны түләргә җыенмыйм! Их, үтте бит гомеркәем кем белән! Әрәм генә булды бит җиләк кебек чакларым! Ул ике баланы мин ничек үстерим?!

    – Әнисе, тукта әле, кызма! Син мине бүгеннән үк утыртып куярга җыендыңмыни? Тикшерү бетмәгән, Гайсинның сүзе суд карары түгел бит әле. – Карга күзен карга чукымый. Алар бер сүзне сөйли инде ул, шуны белмисеңмени кырык яшькә җитеп!

    – Мин адвокат яллыйм! – Ха-ха-ха! – Хатыны кычкырып көлә башлады. – Ха-ха-ха, берне түгел, йөзне ялла, кем ышансын ди сиңа? Бөтен авыл сөйли бит, урамнан үтәр хәл юк, ирең өч кешенең башына җиткән, диләр.

    – Көлү елауга күчте: – Балаларның мәктәпкә барып күренерлеге юк, әтиегез кеше үтергәнмени, дип сорыйлар, ди.

    – Гөлчәчәк, мин бит гаепле түгел! – Син моны абзардагы тавыкларга чыгып сөйлә инде, яме, ышанса, алар ышанырлар! – Тукта, син дә миңа ышанмыйсыңмыни? – «Ышанмыйсыңмыни!» Конечно, ышанмыйм!

    – Их, син, син дә мине аңламагач...

    – Ә син мине аңладыңмы? Миңа кыен чакта минем хәлемә кердеңме? Кая хәлгә керү, башымнан көлдең!

    – Нәрсә сөйлисең син, Гөлчәчәк! Нинди көлү ул? Кайчан?

    – Миңа чокыр казып куюың? Сөяркәләрең? Әдип йөзен чытты. Әллә саташа инде бичәсе?

    – Әйттем бит инде: беркемем дә юк синнән башка, дип! Каян керде ул уй сиңа, аптырыйм!

    – Ә чокыр? – Кем уйлаган сине анда төшәр дип?

    – Вот-вот, уйламыйсың шул. Уйларга кирәк шул! Ярар, вакытың күп булыр хәзер уйланырга! – Гөлчәчәк! Син чынлап сөйлисеңме бу сүзләрне? Ир, тәү күргәндәй, хатынына текәлде. Алыштырып куйганнармыни аны!

    – Юк, уйныйм. Син әйтмешли, шаяртам гына! Менә миңа шаярта торган көннәр килде! Үзең казыган чокырга үзең төштең, җаныем! Ул киенде дә ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Әниләренә киткәндер.

    Соңгы елларда, көн аралаш булмаса да, атнасына берничә көне анда үтә бит аның, дип уйлады Әдип. Ишек төбеннән торып, чишенми-нитми караватына барып ауды. Шунда гына тәненең януын, авыз эченең кибүен тойды.

    Гөлчәчәкнең усал сүзләре турында уйланырлык та хәле калмаган иде аның. Торып, дару эчәргә кирәк, дип уйлады, тик тора алмады, яткан урынында тирән йокыга талды.   «Соң булуы бар...» Туган йортының капкасын ачып керде дә биек капканың эчке ягына сөялде хатын. Аһ, ничек арыды ул! Тәмам чиләнде! Бетмәс-төкәнмәс проблемалардан, эш-мәшәкатьләрдән. Бурыч-кредитлардан.

    Мәңге бетмәс киеренкелектән! Еллар буена үз-үзен тыеп, богаулап яшәүдән! Күзе бакчага корылган тимер сеткага төште. Имән баганага көздән йолкынмаган үрмә гөлләр эләгеп калган. Үзен ул шул корыган, кышкы җилләр өзгәләп-талкып бетергән гөлләргә охшатты. Ул да бит иреннән таяныч тапмакчы булды. Әдип шундый ышанычлы, шат күңелле, бернәрсә алдында аптырап калмастай ир-егет булып тоела иде.

    Ә ул, әнә, төбе череп кыйшая башлаган багана кебек булып чыкты. Аңа таянып та булмый, ышанып та. Ул үзе, күзен мөлдерәтеп, бәләкәй генә, ябык кына хатыныннан ярдәм көтә... Юк, Гөлчәчәктә андый көч юк.

    Көч аның үзенә дә бик кирәк. Әнисе дөрес әйтә, аның үзенең нервылары беткән. Ә бөтен авырулар нервыдан. Авырсаң, беркемгә дә кирәкмисең. Монысын инде ул бик яхшы белә. Теге вакыт чиргә тарыгач, аның хәленә керүче булмады да түгелме? Башын чиргә сала дип уйладылар, көлделәр. Кияүгә чыкканнан бирле аның көне якты түгел, төне караңгы түгел.

    Иләс- миләс, эңгер-меңгер аның көннәре дә, төннәре дә. Яхшы хатын булырга тырышып та арыды. Яхшы килен булырга тырышып та ялыкты. Хәзер тырышмый да инде. Туган йортында гына ул ирекле. Монда гына ул – чын Гөлчәчәк. Биредә генә аңлаучы, яклаучы кешеләр бар!

    Әнисе газ плитәсе янында чажлатып тәбикмәк пешерә иде, әтисе, диванга чалкан ятып, телевизордан Бразилия сериалы карый. Нинди идиллия, нинди рәхәтлек! Җылы, тәмле исләр, матур гөлләр, ачык күңелле әнисе, юк-барга көяләнеп бармаучы әтисе.

    Булса, оҗмах йорты нәкъ шундый буладыр! Ник соң үзләрендә шулай түгел? Шулай булыр иде, ире гел эштә: йә кешеләргә печән чабыша, йә тракторы белән җир сөрә, йә осталыкка чыгып киткән. Беркемгә дә «юк» дия белми, беркемнең дә үтенечен екмый. Яшәп буламыни шулай! Кая анда утырып сөйләшү, рәхәтләнеп телевизор карау! Эш, эш, эш! Бетмәс- төкәнмәс һәм очы-кырые күренмәс эш!

    – Әни! – дип, әнисен кочаклап алды ул.

    – Әни, безнең тагын проблема!

    – Тагын ни булды? – дип сорады әнисе, табада соңгы тәбикмәген оста гына әйләндереп.

    – Әйдә, чәй әзерлик, табын янында сөйләшербез.

    – Телефоннан әйткән идем бит, Әдипне тикшерүче чакыртты дип.

    – Гөлчәчәк бәләкәй чәйнеккә хуш исле һинд чәе, җиләк, бөтнек яфраклары салды. Өйгә җәй исе таралды.

    – Онытып та торам, әйе, шуннан? – Шуннан – шул, аны сигез елга утыртып куярга мөмкиннәр! Әнисенең кулындагы тәлинкә чүмәләдәй өелгән майлы тәбикмәкләре белән бергә шуып төшеп китә язды.

    – Бәй, син нишләрсең аннан?! Бу сөйләшүне ишетеп, әтисе дә табын янына килде.

    – Кит аннан, чынлап сөйлисеңме? – диде, кызына текәлеп карап. Йөзендә бер мускул селкенмәсә дә, чалара башлаган куе мыек очлары кыймылдап куйды, яшькелт күзләре зураеп китте.

    – Соң, сезне алдап утыраммыни инде! – диде Гөлчәчәк, турсаеп.

    – Елардай булып кайтып керде.

    – Шуннан, шуннан?

    – Әтисе, аның һәр сүзен келәшчә белән тартып алырга теләгәндәй, киеренкелек белән тыңлый иде. – Тикшерүче шулай дигән. Аңа авылдан чыгып йөрмәскә кушканнар.

    – Алай икән, алай икә-ән, – дип сузды әтисе.

    – Нишләргә безгә, хәлләр болайга киткәч? Менә шуның өчен ярата әтисен Гөлчәчәк. Ул беркайчан да проблеманы хатын-кызга аударып калдырмый. Үзе уйлый, үзе эшли, үзе үк теләсә нинди проблеманың чишелешен таба.

    Армиядә алган һөнәрен бик ярата иде әтисе, гомере буе элемтәче булып эшләде. Телефон чыбыгы кайда өзелсә дә, сәбәбен юллап табарга кирәк бит, аптырап утырудан файда юк. Әдип түгел инде: орчык буе хатыныннан ярдәм көтеп утырмый, йөкне җигелеп тартышыр, дип, әллә ниләр өмет итми! Ир булса, салып очырсын да тартып торгызсын!

    Ә Әдипнең үзен төртеп ексаң да елмаеп кына куяр. Талаша да белми бит ул, ичмасам! Бар белгәне – эш! Ничә ел бергә гомер итеп, һаман шуны аңлый алмый: әллә артык яхшы кеше, әллә артык юаш...

    – Тә-әк, аны утыртырлар, сигез елдан әйләнеп тә кайтыр ул, чурт та булмас! Әниең дөрес әйтә, ә менә син нишләрсең?! – Булмады бит бәхеткәе бердәнбер баламның! – дип елап җибәрде әнисе.

    – Кем уйлаган болай булып бетәр дип! Гаяз малаена бирер идемме болай булырын белсәм!

    – Карчык, тукта әле, шыңшыма, – дип, аны шып туктатты йорт хуҗасы.

    – Монда елап кына файда юк, акыл белән уйларга кирәк. – Аның кредитлары күпме бит әле!

    – Вәт, менә сүзне шуңа бормакчы идем мин дә. Кредиттан бигрәк, ике катлы йорт, гараж, мунча, трактор, «МАЗ», кибет... Сез, тавык башлар, шуларны уйлыйсызмы? – Уйлап нәрсә? – диде, иренең аны наданга санап сөйләшүенә эче пошып, хуҗабикә.

    – Аларны төрмәгә күтәреп алып китмәс инде!

    – Ул китмәс-китүен. Ә үлгән семьяның туганнары акча таптыра башласа? Моральный вред, дип. Татарча әхлакый зыян була. «Кызыл таң» гәзитен укыганыгыз юкмыни, анда шулай язалар бит! Ишеткәнегез бармы шундый сүзне? Аналы-кызлы, эчкән чәйләрен куеп, тынып калдылар. Бу уй аларның башына кереп тә чыкмаган иде. Чынлап та, шундый хәл килеп чыкса? Ул кредитлардан ничек котылырга, ике баланы ничек үстерергә? – Суд приставларына барыбер, – диде ата кеше.

    – Минем үземнең ишеткәнем булды. Район үзәгендәге бер ирнең, өч балага алимент түләми качып йөргәне өчен, машинасын тартып алганнар, фатирына арест салганнар. Кияү төрмәгә керер дә утырыр ул. Җылы анда, ашаталар, эчерәләр.

    Сигез елдан бакыр биш тиен кебек ялтырап кайтып төшәр, ни хәлдәсез, мин кайттым, дип. Тик ул кайтуга өең дә булмас, мунчаң да, кияргә тишек ыштаның да, кызым-кымызым! Ә балалар? Аларны ничек үстерерсең, ничек укытырсың?

    Гөлчәчәкнең йөзе тәмам караңгыланды. Нәрсә-нәрсә, мондый ук боры- лышка әзер түгел иде ул. Аның ничә ел берне биш итеп тырышканнары, интегеп, берәмтекләп җыйган дөньялары шулай бик тиз генә юкка чыгармы? Әлеге дә баягы шул хәчтерүш ире аркасында!

    Ул, аптырап, әтисенә карады. Ә аның тирән күлдәй каракучкыл яшел күзләрендә өмет уты яна иде. Әһә, димәк, ул нишләргә кирәген белә! Их, әти, әти, әле дә син бар, дип уйлап алды ул. Син исән булганда, мине беркем дә кыерсыта алмаячак!

    Аталы бала – аркалы, дип, юкка әйтмиләр.

    – Мондый чакта бер генә юл кала, кызым!

    – Нинди юл, әти? – Аерылышырга! Хатын тынып калды. Әтисенең дөрес җавап табарын белә иде инде ул. Тик, нигәдер, ул җавап башкачарак булыр кебек иде. Монысы башка сыймый торганрак хәл иде.

    – Әйе, әйе, – дип, кызып-кызып, ата кеше сүзен дәвам итте:

    – Курыкма, кызым! Закон буенча, мал-мөлкәтнең яртысы синеке! Судка кадәр аерылып өлгерсәң, синең өлешкә беркем тия алмаячак. Әле балаларның өлеше дә бар! Үзеңнең дә, аларның да язмышын уйларга кирәк! Ашатырга, киендерергә! БДИ бирергә, укырга кертергә! Шулай түгелме? – Әти, аерылышуны фиктив итеп тә була бит?!

    Гөлчәчәк шулай дип ычкындырды да үз сүзләренә үзе үкенеп тә куйды. Әтисенең киявен өнәмәвен белә иде бит инде. Ни сәбәпледер, әтисе кызып китмәде. – Ничек булса да булсын, тик аерылышырга кирәк, әлеге моментта башка юл юк! – диде, ныклы ышаныч белән. Бу сүзләр Гөлчәчәкнең күңелен кузгатып җибәрде. Аерылышу хакында үзенең дә уйлаганы булды бит.

    Тик... чын итеп түгел. Әдипкә ачу итеп кенә. Ә әтисе ул уйларны чынга ашырырга куша.

    Дөрес, тирәннән уйлаганда, аның сүзләрендә, чынлап та, хаклык бар. Бар гына түгел, ул дөрес әйтә, әлеге ситуациядә бу – бердәнбер дөрес юл. Дөрес, учак өемендә калган соңгы күмер кисәгедәй, сүрән генә тагын бер хис пыскый.

    Бу – жәлләү хисе. Ничек кенә булмасын, Әдип жәл. Ул гына түгел, бергә яшәлгән еллары, бергә үтелгән юллары жәл. Ничек итеп аларны бер тында чабып өзәсең! Алар бит бәгырьгә сеңгән, йөрәк түренә үрләгән! Әле этле-мәчеле яшәсәләр дә, гел алай түгел иде бит! Бар иде Әдипнең мәхәббәттән исереп, аңа чәчәк гөлләмәләре ташыган чаклары! Беркем авылда йөргән кызына чәчәк ташымый, ә ул ташый иде. Бер гөлләмәсе шиңәргә өлгерми, ул икенчесен күтәреп килә иде. Гөлчәчәкнең, пәрдә артына яшеренеп, төнге урамны күзләгән, егетнең мотоциклы кайчан тавыш-тынсыз гына килеп туктар инде, дип, сагалаган төннәре – алар да бар иде бит! Тавыш-тынсыз, чөнки аларның турына җитәргә дүрт-биш йорт кала двигателен сүндерә. Ә күрешү турында кичә кичтән сүз куешканнар – хәзерге кебек телефоннар юк! Аның хисләнеп китүен әнисе сизмәде дә. Ире яккан учакка утын өстәде: – Әйе, кызым, әтиең дөрес әйтә. Әле дә ул бар, нишләр идек!

    – Белмим, – ди Гөлчәчәк.

    – Мин... мин куркам.

    – Ач-ялангач калудан куркырга кирәк! – диде әтисе.

    – Авыз ачып торыр чак түгел. Чакыр бүген үк Әдипне. Курыксаң, үзем сөйләшәм.

    – Юк, әти, тукта, ашыкма. Тагын бер кат ныклап уйлыйк әле!

    – Иртәгә соң булуы бар! – диде әтисе.

    – Мин бит син дип тырышам, кызым, оныкларым өчен. Аңла, бу эшне тиз тотарга кирәк!

    – Хет бер атна! – диде Гөлчәчәк. Аннан, әтисенең тагын нидер әйтүеннән курыккандай, тиз-тиз киенә башлады.

    – Мин кайтыйм әле. Сыер савылмаган.

    – Уйла, кызый, – дип калды әтисе. Ачуы кабара башласа, ул шулай «кызый» дип эндәшә.

    – Соң булмагае! – Кызым, тукта, мә, балаларга күчтәнәч! – дип, әнисе аңа җылы тәбикмәкләр төреп бирде, капкадан озатып калды. Гөлчәчәк, әни җылысы, тәмле ис аңкыган төенчекне күкрәгенә кысып,  үзләренә ашыкты.

    – Пожа-ар! Пожа-ар! Әдипләр яна-а!   Янгын Йөрәге алынган Заһидә ап-ак оекбаштан апрель урамына йөгереп чыкты. Шулай, өстенә дә, аягына да кимәгән килеш, түбән очка – улларының йортына таба йөгерде.

    Ике-өч урам үтүгә, сулышы бетеп, бөгелеп төште. Янгын чыкканын ишетеп йөгерешә башлаган кешеләр аны күреп алды. Кемдер үзенең шәлен, фуфайкасын салып бирде. Ул, сулышы бераз тигезләнүгә, шул фуфайканы кияр-кимәс, шәлне ябар-япмас килеш куе кара төтен ургылган якка омтылды. Аһылдап килеп җиткәндә, байтак халык җыелган иде инде. Кемдер тырма, сәнәк тотып килгән, кемдер чиләк тоткан.

    Ләкин ут чорнаган мансардалы биек йортка берничә чиләк су нәрсә инде! Батыррак егетләр, башларына өс киемнәрен чорнап, ут эченә йөгереп кереп китәләр дә берәр кием-фәләнме, урындык-фәләнме күтәреп чыгалар. Ана, кулларын канат сыман җәеп, шул якка атылды.

    – Җибәрмим! Кая керәсең ут эченә! Янасың бит! – дип, ачыргаланып, берсенең юлына каршы төште, икенчесенең кулына ябышты. Аны тыңладылар. Аны читкә этәрергә кыймадылар.

    – Күршеләрнең өенә су сибегез! Җил алар ягына исә! Чыннан да, көньяктан искән язгы җил төтен болытын күршеләр ягына куалый, ул, куркыныч бер аждаһа сыман, янәшәдәге йортка да үрелергә маташа иде.

    – Әдипне күрмәдегезме?! – дип сорады Заһидә баягы егетләрдән.

    – Малларны чыгарырга китте! – диделәр алар. Заһидә инде абзарга таба йөгерде. Улы, куалап, күзе-башы акайган сыерны абзардан чыгарып маташа иде. Заһидә сыерны муенчагыннан тотып тарткач, малкай тыңлады, зур күзләрен акайтып, үрле-кырлы сикереп, ихатадан чабып чыгып ук китте.

    – Килен кайда? Балалар? – дип куркынып сорады Заһидә.

    – Гөлчәчәкләргә төшеп киттеләр.

    – Әлхәмдүлилләһи шөкер! – дип, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулады ана.

    – Аллаһыга шөкер, исән-сау икән барысы да! Тик син, улым, егетләрне искә ал, ут эченә кермәсеннәр!

    – Документларны эләктереп чыга алдым! – диде Әдип, әнисенең күңелен тагын да күтәрергә теләгәндәй.

    – Пожарныйларга шалтыраттыгызмы?

    – Әйе. Алар килми бернәрсә дә эшләп булмый инде монда. Ишек ягыннан чыккан бит!

    – Нәрсә булды соң? – диде ул, улының күзләренә карап.

    – Мин өстә телевизор карап ята идем. Карале, мин әйтәм, күршеләр мунча яккан, төтене керә, димен. Нишләп атна уртасында якканнар икән, дип тә уйладым әле.

    – Газың кабынып калган идеме әллә?

    – Юк инде, әнкәй, син бөтенләй

    . – Бәй, каян чыкты икән ул ут? – диде аларны тыңлап торган бер хатын, үтә дә кызыксынып.

    – Йөрәгеннән! – диде дә Заһидә, тиз-тиз атлап, урам якка чыкты. Анда янгын сүндерү машинасының килеп туктаганы күренде. Шөкер, күрше-күләнгә, абзар-курага, урамдагы киоскка үрли алмады ялкын, тиз сүндерделәр.

    Өй урынында бүрәнә өеме генә пыскып-төтәп калды...

    *** Алар йортларын сатып алынган ихатага салганнар иде. Әлеге милектә бер иске генә, бәләкәй генә өй бар. Аны җәй көне файдаланалар, эссе челлә көннәрендә Гөлчәчәк, яңа өйгә пар чыкмасын өчен, шулпа-фәлән, кызыл эремчекне шунда кайната иде. Яшәр өчен бөтен кирәк-ярагы эчендә. Әдип бер-ике көн әнисендә кунды да мичен ягып, шул өйдә яши башлады.

    Балалар янгын чыккан көнне әниләре белән картәтиләренә куна киткән килеш шунда торып калдылар. Әллә нишләп, өйләре янганга артык кайгырмады кебек ул. Шулай тиеш булгандыр, дип, үзен-үзе юатты. Бу бәла беренчесен – аварияне аз булса да оныттырып торырлык сәбәп булды бугай. Гөлчәчәк кенә янгыннан соң дәваханәгә кереп ятты. Куллары калтырап, йөрәге дерелдәп тора башлаган хатынны берсүзсез алып калдылар. Әдип ике мәртәбә хәл белергә барды. Теге барганда да, монысында да Гөлчәчәк елады да елады, палатада кеше дә булгач, юньләп сөйләшә дә алмадылар. Ярый, кайткач, утырып бер аңлашырлар әле. Авыл башында автобустан төшеп калган ир апрель аеның җепшек юлыннан үзләренә таба атлады. Әниләренә кереп тормады инде, күз салып кына үтте.

    Юлда очраганнар белән исәнләште, хәл-әхвәл сорашты. Кемнең кемлеге авыр чакта беленә, ди. Шунысы аптыратты: бу юлы авылдашлары аңа кырын карамый кебек тоелды. Кем белән генә сөйләшеп тормасын, барысы да диярлек, «Кайгырма, баш исән булса, дөнья малы табылыр», дигән мәгънәдәрәк сүзләр сөйләп, аңа килгән бәла ачысын аз булса да җиңеләйтергә тырыштылар. Кулыннан эш килердәйләре, өй күтәрсәң, өмә ит, килербез, ярдәмләшербез, диделәр. Өмәләр элегрәк була торган иде, онытылып та бара инде алар. Менә бит, кирәк чакта анысы да искә төшә. Кичкелеккә аш куеп җибәрде, сыерны сауды. Шамил аның янына куна килгән иде, маладис, малларны караган, тавыкларга җим салган. Өйдә җылы, тәмле исләр аңкытып, симез каз шулпасы кайный. Тик хатын- кыз булмагач, өйгә ямь кунмый. Их, тизрәк савыксын иде Гөлчәчәк! Төнлә как сәкедә әйләнә-тулгана озак кына уйланып ятты Әдип. Алга таба кайда яшисен уйлады. Төрлечә план корып карады. Бәлки, хатыны төп нигезгә күчәргә риза булыр. Элек шулай бергә-бергә яшиләр иде бит әле. Әтисе дә исән, сыялар, бер тавыш-тын чыкмый иде. Аңынчы «МАЗ»ын сатып җибәрер. Яшәп торырга, балаларга кием-салым алырга акча кирәк бит. Апасы, адвокат яллыйбыз, диде, аңа да чыгымнар кирәк булачак. Өе янган кешеләргә район хакимияте агачка рөхсәт бирә, ди. Ул агачны кисеп, каезлап сатарга, акчасына, страховка акчасын да кушып, әзер коры бура алып була бит. Бер җәйдә үзе дә эшләп чыга аны, иптәшкә берәр оста булса. Шамил дә кул астына керер, өйрәнчеккә яхшы булыр. Әнә шулай үзенчә зур-зур хыяллар корып куйды ир. Аларны хатыны белән дә бүлешәсе иде. Ул нәрсә дияр? Әллә аның кирпечтән саласы килерме? Кирпечкә дә риза Әдип. Бер елны җәй буе район үзәгендә бер түрәгә йорт салдылар. Кирпеч- бетон эшен шунда өйрәнде. Аңа эшне өйрәтәсе юк, кемнеңдер эшләгәнен бер карап торса – җитә, тагын да остарак итеп эшләп куя ала, нинди эшкә дә кулы ята. *** Гөлчәчәкне дәваханәдән алырга күршесенең машинасы белән бардылар. Элегрәк аңа акча биреп торгалаганы булды, башка үтенечләрен дә кире какмый иде, шуңадырмы, берсүзсез тыңлады. Бензин хакын да алмады хәтта. Хатыны гына, иске «Лада»га утырырга кыенсындымы, тегесе ишетмәгәндә Әдипкә: – Тагын да искерәген таба алмадыңмы? – дип пышылдады. Ир бу төртмәле сүзләрне колагына да алмады, Гөлчәчәкнең савыгып чыгуы аның өчен зур шатлык иде. Төрттерә башлаган, димәк, чынлап та терелгән! Аның хәтта шул төртмә телен дә сагынды бит ул. Унбиш-егерме минутта алар авылга кайтып та җитте. Күршесе аларның ихатасы турына килеп туктады. Әдип багажниктан тиз-тиз хатынының әйберләрен ташый башлады. Рәхмәт әйтеп, яңадан ихатага керсә, хатыны өй нигезенә карап катып калган. Ул үзе, әллә инде көненә әллә ничә үтеп-сүтеп йөргәнгәме, йорты януга күнгән иде. Хыял илендә өметләр белән яшәде бит бу көннәрдә. Ә Гөлчәчәк дәваханәдә онытылыбрак торган кайгыны менә тагын өр-яңадан кичерде. Ыржаеп, тешсез авыз сыман ачылган баз, язгы пычрак белән буталып беткән күмер-корымлы такта-бүрәнә кисәкләре... Бер читтә өелгән чүпрәк-чапрак, кап-кара тәлинкә-чынаяк, мис-табалар... Өстәвенә, «Лимитед-Интернейшенл»... Күпме өмет баглаган компания җитәкчеләре көннәрнең берсендә суга төшкәндәй юк булдылар да куйдылар. Телефонны алмыйлар, Интернеттагы битләре ябылды! Дәваханәдән бер көнне сорап чыгып, офисларына барып килгән иде. Шундый авыр чакта счётына бонус-фәлән килеп төшмәсме дигән өмете бар иде. Тик ябык офис ишеге төбендә үзе кебек өч авыл хатыныннан башка кеше юк. Алар ул көнне дүртәүләп нәрсәдер көтеп утырды-утырды да таралыштылар. Икенче көнне барса, ул офис бүлмәсен бөтенләй башка оешма арендага алып эшли башлаган. Ә бит Гөлчәчәк бу «Лимитед-Интернейшенл»га, кредитка алып булса да, тагын йөз мең сум акча илтеп бирде! Исәпләве буенча, бурычы да, бурычы буенча процентлар да атна саен тамып торачак бонуслар хисабына бик тиз капланырга тиеш иде бит! Ул тирә-ягына күз салды. Йа, Хода! Ни өчен?! Ни өчен ул шундый бәхетсез?! Ничә ел корган дөньяң күккә очсын әле! Менә бу чынаяк сервизын аларның туена Гөлчәчәкнең икетуган апасы бүләк иткән иде. Кунак килгәндә генә тота иде, матурлык өчен шкафка тезеп куйган иде. Әнә коймага аның яратып кигән кышкы пальтосы эленгән. Кыйммәтле якасы өтелгән, буй-буй сары эзләр калган. Ул аны, Уфага барып, көн буе эзләп сатып алды. Әдип җилләтергә дип элгәндер дә оныткандыр инде – язгы яңгырда шәбәреп беткән... Ә болар – балаларның уенчыклары. Аю малаеның ярты ягы корымнан кап-кара булган, уенчык кавырсын машина, эреп, йомгакка әверелгән. Әрәм булган дөньясын жәлләпме, үзен кызгануданмы, күзеннән берәм- берәм яшь тамчылары тәгәрәргә тотынды. Шулчак ире аның аркасына орынды. Кочып юатмакчы булды. Хатын тупас-кискен итеп аның кулын этеп җибәрде. Менә ул гаепле! Ул! Артына ут капканны да сизмичә өске катта яткан! Ә Гөлчәчәк авыру килеш тә, хатын-кыз башы белән дә акча эшләргә тырышып йөргән булган иде. Шулай дип кредитка батты! Эчендә пыскыган ачу күмерләренә җил өрдемени – бу уйлардан нәфрәт хисе тагын да яңарак көч белән яна башлады. Һәм ул соңгы берничә ел йөрткән икеләнүләренә, ниһаять, чишелеш тапты. Бер сүз дә әйтми борылды да капкага таба китте. Ире аның артыннан иярде. Ахмак кеше сыман елмаеп, кочагын җәеп сөйләнүен белде: – Гөлчәчәк, әйдә, җәйге өй менә дигән яшәрлек. Хатын дәшмәде. Ирнең кулыннан үзенең бәләкәй сумкасын йолкып дигәндәй тартып алды да, капканы ачып, урамга чыкты һәм, артына борылып та карамыйча, әниләренә юнәлде. Әдипнең аның артыннан йөгерәсе, кайт, җаным, дип ялынасы килде. Тик баскан урыныннан кымшана да алмады. Тикшерүчедә Матур җәйләр коточкыч тизлектә азагына якынлаша. Ә Әдипнең эше һаман бер урында. Ул үзе күптән кул селтәде. «Апа, туйдым, минем алга таба йөрергә көчем дә, теләгем дә юк, ни булса, шул булыр», ди. Үзен ни көткәнен дә уйламый, башы-аягы белән эшкә чумды. Тракторы белән кешеләргә бакча сөрә, машина кредитын түли. «Форд»ны төзәтерлек түгел иде инде, аны сүтеп, детальләрен Интернет аша сатты. Тик шунысы: гаилә белән төшкән теге фотоны күпме эзләмәсен, тапмады. Суга төшкәндәй юк булды ул. Гаражда берәр кая куйдым микән, дип, актарып чыкты – юк, табылмады. Әйтерсең, шул югалган фотосурәт белән бергә Әдипнең бәхетле көннәре дә югалды, тормышында бәхетнең үзе түгел, исе дә калмады... Тикшерүче белән Әминә берүзе тарткалаша. Нотариустан ышаныч кәгазе имзалатып, энесе өчен үзе йөри, аның исеменнән ходатайстволар, жалобалар, гаризалар яза, экспертизаларга чаба. Әйе, чак кына әзерлегең булмаса, мондый юлларны таптый алмыйсың. Ул үзе, мәктәптә җәмгыять белеме фәнен укыткач, законнар белән яхшы таныш. Җинаять кодексын, кызыл ручка тотып, кирәкле урыннарның астына сыза-сыза, яңадан җентекләп укып чыкты. Әти исән булса, ул да шулай итәр иде, дигән уй ныклык бирә аңа. Әтисе Әдип өчен җан ата иде бит. Ул – ике кыз арасында бердәнбер малай. Җитмәсә, төпчек! Энесен яклашу Әминәнең тормыш рәвешенә әйләнде дисәң дә була. Карчыга сыман бөтен игътибарын туплады, ана арыслан кебек, бөтен батырлыгын җыйды. Былтыр бөтен вакыты дәваханә юлын таптап үтсә, быел үзе турында уйлаганы да юк, быел тикшерү комитеты, прокуратура юлын таптый ул. Аны инде хәзер прокуратурада таный ук башладылар. Районныкында гына түгел, Уфаныкында да. «Гаепләнүченең үз-үзен шулай яклавын тәү күрәбез», диделәр бер кабинетта. Андый ачыктан-ачык сөйләшүчеләр сирәк. Хокук сакчыларының күбесе – аз сүзле, һәр сүзне үлчәп, уйлап сөйли торган кешеләр. Хис-тойгыларын да белермен димә. Алар гүя кулга-кул тотынышып, боҗрага баскан. «Ал кирәк, гөл кирәк» уенындагы кебек. Син атылып йөгереп киләсең дә кысып җитәкләшкән кулларны өзмәкче буласың. Уен уйнаганда кулларны өзү берни дә түгел. Ә монда ул куллар корыч кебек! Боҗра-муенсаны өзәрлек түгел. Менә бүген дә Булат Гайсин белән очрашу тәгаенләнгән. Әминә төгәл унда ишек шакыды: – Мөмкинме? – Мөмкин, – диде Гайсин, салкын гына. Тавышыннан ук сизелә: кәефе юк. Яшь кенә булса да, артык җитди, артык җаваплы кеше бу Гайсин. – Булат Кинҗәгулович, беләсездер, мин экспертиза нәтиҗәләре белән танышырга килдем. Булат, шкафына борылып, кара тышлы калын папкадан өч битлек документны алды һәм сүзсез генә өстәлгә салды. Әминә, ашыгып, кәгазьгә үрелде һәм башын укып та тормый, азаккы битен карады. Йөрәге «жу» итеп китте. Аңлавынча, нәтиҗә энесе файдасына түгел. Хәзер инде кәгазьне башыннан җентекләбрәк укырга тотынды. Моны күреп, Булат, нервланыбрак: – Кул куегыз да үз копиягез белән өйдә иркенләп танышырсыз, – диде. Ханым: – Гафу итегез, мин тиз... – дип, ашыгып-ашыгып, экспертның нәрсә язганын белергә тырышты. Тикшерүче, канәгатьсезлек күрсәтеп, өстәл өстендәге папкаларны ачып- япкалады. – Без тагын экспертиза үткәрүне таләп итәбез, – диде Әминә, ашык-пошык кына документны укып чыгып. – Монда да «Форд» астындагы эзләр исәпкә алынмаган! Ә алар бит фотоларда бар, ярылып яталар! Ни өчен эксперт аларны күрми?! Булат кашларын җыерды: – Апа, былтыргы кар быел юк бит инде ул!!! – Фотоларда бар! – Әминәнең битләре кызарып чыкты. – Шуны аңлагыз: мин энемнең гаепсез икәнен исбатламыйча торып, туктамаячакмын! – Бу – сезнең хокукыгыз! – Әйе! – диде ханым да, нык итеп. – Без ахыргача көрәшәчәкбез! – Ә мин шуны аңламыйм: ни өчен тикшерү юлында сез йөрисез? Ә энегез? – Ул авылда. Малы бар, өе янды. – Сез бит – акыллы ханым! Ә сез шуны уйламыйсызмы, – Булат, урыныннан торып, тәрәзә янына барып басты, – бу ситуация энегезгә юкка гына бирелмәгән. Урыслар әйтер иде: «Это – его крест», дип. Без әйтәбез, язмыш, дип. Сез, аның язмышына тыкшынып, аңа тәгаенләнгән йөкне аңардан күтәрттермәскә тырышасыз. Бәлки, сез бу рәвешле энегезгә зыян гына эшлисездер? – Мине экспертиза нәтиҗәләре борчый! – дип, сүзне үз ягына бормакчы булды Әминә. Әмма тикшерүче, карашы салкынаеп, тавышында корыч чыңнары чыңлатып, үз сүзен сөйләде: – Бәлки, сез энегездән бигрәк, үзегез өчен тырышасыздыр, Әминә ханым? Сезнең иптәшегез, белүемчә, мәктәп директоры булырга омтыла икән. Ә монда, аның кадерле тормыш иптәшенең сөекле энесе өстеннән суд булырга тора! Әлбәттә инде, эшне ничек тә судка алып барып җиткермәскә кирәк! Үлгән кеше үлгән, яклашып, таләп итеп йөрергә көчле туганнары юк, әти-әниләре хәлсезләр, картлар! Шулаймы? Әминә тынып калды. Тикшерүченең сүзләрендә хаклык юк түгел иде. Тик ул хаклык Әминәнең үзенә башкачарак булып күренә. – Әйе! – диде ул, әңгәмәдәшенең күзләренә туп-туры карап. – Мин эшнең судка барып җитүен теләмим. Әйе, минем ирем өчен карьера шактый мөһим. Тик сез шунысын исәпкә алмыйсыз: минем энемнең гаебе юк! Ни өчен ул булмаган гаепне үз өстенә алырга тиеш? Әйе, авариядә, кызганычка каршы, кешеләр һәлак булган! Бу – бик зур бәхетсезлек! Без өлешчә үзебезнең гаепне таныйбыз: әгәр ул көнне энем юлга чыкмаса, бәлки, бу хәл булмый калган булыр иде! Ләкин иртә белән җыенып юлга чыгып китү җинаятьме? – Сез барып мәрхүмнәрнең әти-әниләреннән гафу үтендегезме хет? – Мин бардым! – диде ханым. – Ул ир икенчегә өйләнгән булган. Беренче хатынын эзләп таптым. Мәрхүм водитель моңа кадәр ике авария ясаган, ГАИдагы танышы ярдәме белән генә правасын саклап калган икән. Юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып очыныбрак йөри торган гадәте булган. Боларны миңа шул беренче хатыны сөйләде. Һәлак булган яшь хатынның әти-әнисе янына да бардым. Алар мине өйләренә дә кертмәделәр. Алар Әдипне гаепле дип саный. Тик мин әйтеп киттем, «минем энем гаепле түгел», дидем! Алар бит аны бернинди исбатлауларсыз гаепли. Ләкин энемнең гаебе юк. Әйе, кызганыч, кешеләр һәлак булган. Әнием мәрхүмнәр рухына дип, көн-төн дога укый, Коръән чыга. – Ә энегез? – Аңа болай да авыр... – Күрәсезме! – диде Булат Гайсин, имән бармагын өскә чөеп. – Һәм янә өстәл янына килеп утырды. – Монда сез йөрисез, тегендә әниегез хафалана! Ә энегез үзе нишли соң? Хатыны итәге астына качтымы? – Ул... Ул хатыны белән аерылышып йөри, – диде Әминә, башын иеп. – Дөрес эшли аның хатыны! – диде тикшерүче, үртәлеп. – Аңлыйсызмы, эмоцияләрне тыеп, читтән караганда, сезнең энегез – шулкадәр ихтыярсыз, куркак кеше! Эгоист! Ә сез, үзегез дә сизмичә, аның кубызына биисез! Бәлки, ул, хатыны белән фиктив рәвештә аерылышадыр? Мал-мөлкәтен конфискацияләүдән куркып? Ягез, култамгагызны куегыз! Әминә, аптырап, күзләрен түгәрәкләндереп, тикшерүчегә карап торды. Яшь кенә килеш ничек мондый усал уйлар уйлый ала бу Гайсин? Һөнәре шуңа этәрәме? Һәр эштә явыз ният, һәркемдә җинаятьче күрә. Култамгасын куеп, ручканы өстәлгә салып, урыныннан торды. – Хушыгыз, Булат Кинҗәгулович. Ләкин минем сезгә тиздән тагын юлым төшәр дип уйлыйм! – диде. – Бу – сезнең законлы хокукыгыз! – диде тикшерүче, башын күтәрми генә. ...Хатын авыр уйлар белән машинасына таба атлады. Район үзәгеннән авыл ягына илтүче юлга төшкәч, борылып, каен посадкасына кереп туктады. Бу хәлендә авылга әнисе, энесе янына кайтып керерлек түгел иде. Машинасын сүндереп, тышка чыкты. Быелгы җәй үтеп бара, аны күрми- сизми дә калды кебек. Көтелмәгән вакыйгалар өсте-өстенә өелә генә торды, як-ягына карарга түгел, тын алырга да вакыты булмады кебек! Кайчан гына агачларның ботакларын яшел яфракчыклар сырып алган иде! Хәзер инде алар тупасланганнар, өсләренә тузан кунган, кайберләре саргаеп, җиргә үк төшеп яткан! Без дә шулай... – дип уйланды хатын, – без дә шулай картаябыз... Күңел ката, тупаслана, аңа яшәлгән еллардан, йөрелгән юллардан купкан тузаннар, пычраклар куна... Бәхетсезлекләр аны тырный, яралый. Яралар төзәлгәндәй булса да, аларның җөе кала. Кемнеңдер ул эзләргә саксыз йә махсус кагылуы була – алар янә кансырап сулкылдый башлый... Әнә, сөрелә башлаган камыллы басудагы сабан эзләре кебек... Җәй коры килгәч, кап-кара туфрак кантарлары актарылып-актарылып чыккан. Басуга уҗым чәчәрләр, язын биредә ямь-яшел хәтфә арыш күтәрелер. Ә аның яралы йөрәгендәге юл-юл эзләр башка. Алар гомер буена сызлар. Бәлки, вакыт дәвалар аларны. Бар да үтә, диләр бит... Их, быелгы барча бу хәлләр кайчан да бер онытылсын иде дә, элеккечә, гамьсез генә яшисе иде! Нинди күлмәк алыйм икән, ялга кая барыйм икән, дип баш ватып, оныклар чыр-чуына күмелеп, аларның мәшәкате белән мәш килеп... Хыяллар матур булса да, чынбарлыкны алдау, аңардан качу мөмкин түгел иде. Кайтып керүенә әнисе белән энесе, өметләнеп, аңа төбәләчәкләр. Нәрсә дияргә? Дөресен әйтергәме? Әллә әйтми торып, яңадан экспертиза таләп итеп, гариза язаргамы? Ул, төпченә торгач, тикшерүченең ник каты торганына төшенә башлады кебек инде. Тамчылап-тамчылап булса да, мәгълүмат килеп иреште: авария булган көнне Уфадан чакыртылган эксперт гади генә егет түгел икән, әнисе бик югары урында эшли, ди. Егет схеманы үзенчә төзегән, анда энесенең автомобиле астындагы эзләр исәпкә алынмаган. Ул эзләр бары тик бердәнбер фотода гына күренә. Һәм Әминә белән Газиз аларны үз күзләре белән күрделәр. Схеманы ялгыш дип тану Уфадан чакыртылган экспертның хатасын тану булыр иде. Ә ул – яшь, зур перспективалы кадр. Аңа үсәргә, күтәрелергә кирәк. Аңа хата ясарга ярамый! Ясаганда да, хатасын танырга ярамый! Ә Әдип – кечкенә кеше. Әдип тә, Әминә, Газиз, әнисе Заһидә дә – кечкенә кешеләр. Аларның язмышлары чишелмәс йомгак булып төйнәлгән, йомгакның чишелмәве тикшерү ягы өчен файдалы. Булат Гайсин да – кечкенә кеше. Аңа да үз урыны кадерле. Гаиләсе, балалары бардыр, аның да карьера эшлисе киләдер. Карга күзен чәүкә чокый алмый... Тик Әминәгә чигенергә ярамый! Үлчәүгә энесенең, әнисенең, үзенең намусы, исеме куелган! Артка юл юк! Мөмкин булганның һәм булмаганның барысын да эшләргә кирәк! Бәлки, гәзиткә язып карарга кирәктер? Депутатларга мөрәҗәгать итәргә! Президент халык белән сөйләшкәндә, аңа сорау юлларга! Мөгаен, боларның барысын да эшләргәдер? Ә иртәгә тагын Гайсинга килеп, өстәмә экспертизага гариза язарга! Телефоннан шалтыратып, бу уй-ниятләрен иренә сөйләп бирде. Ә Газиз, гариза язу уе белән килешсә дә, калганына әлегә сабыр итәргә киңәш итте, ашыкма, әнисе, әлегә гариза язып кайт, аннан ныклабрак уйлашырбыз, диде. Бераз ял итеп алган, уйларын тәртипкә салган ханым, янә машинасына кереп утырып, юлга коелган берәм-сәрәм сары яфракларны туздырып, авыл ягына юнәлде.   Август Август – муллык ае. Аягында нык басып торган ир уртасы кебек, юмарт һәм киң күңелле. Әдип теплицадан табак белән кыяр, кызарган помидорлар җыеп чыкты да аларны кечерәк капчыкларга тутырды. Иң тәмле алмалы алмагачның ботакларын селкетеп, бер чиләк алма җыйды. Балалары алма ярата бит, Диләрәсе бигрәк тә. Сыйланыр туйганчы. Койма буйлап тезелгән карлыганнарга карап, ачынып уйлап куйды: җыючы юк, сыгылып утыралар, кибеп бетәрләр инде. Төрле сорттан чүп үләннәре гаскәре баш калкыткан, тигәнәкләр котырып утыра, әремнәр чал башын чайкый, чәчәкнең заты да юк – хатын-кыз кулы тимәгәнлеге әллә каян күренеп тора. Әнисенең боларга вакыты җитми. Тутырган капчыкларны төрле яклап велосипедка асты. Җәяү барганчы барыбер дә җиңелрәк булыр. Өйгә кереп, алдан әзерләп куйган бүләген алып чыгып, аны түш кесәсенә салды. Әйтерсең лә яшь чагы: дулкынлана, каушый. Гөлчәчәк белән әйбәтләп сөйләшеп карарга иде аның исәбе. Әнисе шуны куәтли: «Ни дисәң дә, үз хатының, балаларыңның әнисе. Ир кеше бичәсен көйләргә тиеш инде ул. Хатын-кызның хәтере кыска, онытыр, йомшарып китәр», – ди. Аларның аерылышуларын әнисе Әдипкә караганда да авыррак кабул итте. Бик биреште, кан басымы уйнап, көн-төн даруга торып калды. Менә әле дә, үзе чебешләрен ашата, үзе улын күзәтә. Аны дәшми генә карашы белән озатып, эченнән догаларын укып озатып калды. ...Гөлчәчәк тә бакчада йөри иде. Чүп-мазар күренмәсә дә, җимеш-җиләкләре артык күп түгел. – Гөлчәчәк! – дип дәште Әдип хатынына койма аша. Аны монда очратканына шатланып куйды. Өйгә кереп, әби-бабасының агу капкандай ачулы йөзләрен күрәсе килеп тормый. Хатын, берәм-сәрәм алма өзгән җиреннән аны күреп, дертләп китте.

    Кулындагы сары кавырсын савыт төшеп китә язды. Үзенең каушавына үзенең ачуы килеп: – Нәрсә? – диде тупас кына. – Сөйләшәсе бар иде! – диде Әдип, аның кояшта янган йөзенә, матур беләкләренә яратып карап. Шундый сагындырган! Бернигә карамый, койма аша сикереп керәсе дә кочып аласы килә үзен!

    Гөлчәчәк, башын иеп, бераз дәшми торды да, ачулырак кыяфәттә: – Сөйләшәсен сөйләштек бит инде! – диде. Әдип бик яхшы белә, бу – аның «әйдә, сайрап кара», дигән сүзе. Бәләкәй капканы ачып, ихатага үтте дә, велосипедын эчтәге зәңгәр коймага сөяп, бакчага керде. Хатыны, алмагач ботакларын аралап, һаман алма җыюында булды. – Гөлчәчәк! – дип, аңа якынайды Әдип. – Мин сиңа кечкенә генә бүләк алып кигән идем...

    – Түш кесәсеннән алтын алкалар салынган бәрхет тышлы кечкенә кызыл савытны алды. – Менә, тагып кара әле, килешерме икән? – диде, кыюсыз гына. Гөлчәчәкнең күзләрендә кызыксыну кабынды, кулындагы савытны куеп, бәрхет тартмачыкны алып, ачып карады. Йөзенә, яңгырдан соң чыккан кояш кебек, елмаю нуры йөгерде. – Рәхмәт! – диде. – Тик әле такмыйм, куллар юмаган.

    – Гөлчәчәк! Әйдә, үзебезгә кайтыйк!

    – Әдип йомшак кына итеп ялынды. Үзе дә сизми, хатынының кызларныкыдай нечкә биленә үрелде. Моңарчы ниндидер хисси дулкында йөзгән Гөлчәчәк, йокыдан уянгандай, сискәнеп китте. Карашы салкынайды.

    – Кая? Җәйге өйгәмени? – диде.

    – Син кайтсаң, мин барысын да яңадан корам.

    Күреп тордың бит, нигез инде әзер. Суд юлында йөрмәсәм, инде бура да утырткан булыр идем! «Суд» сүзен ишетү белән, хатын тәмам чынбарлыкка кайтты. Әйе, ник җебеп төште әле ул? Алар бит инде законлы нигездә аерылыштылар. Суд шундый карар чыгарды: ихатадагы бөтен каралты-кура, җәйге өй, мунча, урамдагы киоск, сыерны Гөлчәчәк белән балаларга бирергә. Әдип өлешенә «МАЗ» белән трактор калды.

    Иргә ишекләре тутыгып, тәрәзәләре чатнап беткән «МАЗ»ын, тракторын әнисе ихатасына күчереп, үзе дә әнисе йортына кайтудан башка чара калмаган иде. – Кирәкми! – диде хатын, карашында утлар уйнатып. – Интегеп торма. Минем анда аяк басачагым юк. Ул ихатаны сатарга куйдым мин! – Их, алай итмәскә иде! – дип тешен кысты Әдип. – Ә киоскны нишләтәсең? – Аны да сатам. Барыбер кеше йөрми. Авылда җыен кортка-сартка гына калып бара. Аларны ипи ташып ашатасы хәлем юк. – Күпме көч салып ачкан идек! Аның бу сүзләрен дә ошатмады хатыны. – Салынган шул! – диде ачуланып. Кулында тотып торган бәрхет савытны күлмәк кесәсенә тыгып куйды. – Ә монысы элек түккән көчләр өчен булыр! – Гөлчәчәк, кара әле, тагын ачуланышмыйк! Барысын да онытыйк та яңадан башлыйк! Кайтыгыз балалар белән, ә?! Хатын эндәшмәде. Аннан, хәтеренә нәрсәдер төшеп, җанланып китте: – Ә син әтидән сора! – диде. – Теге вакытта гафу үтенмәдең бит, менә хәзер үтен! Алай гына да түгел, син аңа оялмыйча кул күтәрдең! Ни хакың бар? Ялвар, кирәк булса, алдына тезлән! Әти сине гафу итсә, мин дә, бәлки, уйлап карармын! Ирнең йөзе караңгыланып китте. Нәрсә, хатыны аңардан мунчала ясап, бау ишәргә җыенамы? – Юк, – диде өзеп. – Минем аның алдында гафу үтенерлек гаебем юк! – Во-во, – диде Гөлчәчәк, күзләрен кысып, усаллашып. – Синең беркем алдында да «гаебең юк»! Теге ир белән хатын да үзләрен үзләре таптатканнар! Мин дә чокырны үзем казып, үзем барып төшкәнмен! Ә син актан ак, пакьтән пакь! Каян килгән әүлия! Бар, кайт әнкәңә! Яшәгез икәү ике әүлия! Менә, өйрәтсен хәзер үзенең иркә малаен, күңеле булганчы! Туйганчы укынсын, ырымласын! – Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме? – диде Әдип тә, кыза башлап. Кемгә-кемгә, әнисенә сүз тидерәсе килмәде. – Мин бик әйбәт ишетәм, тик менә син сакбайлангансың, – диде хатыны, бирешергә җыенмыйча.

    – Бар, бар, сыпырт моннан! Әдип, ярсып, кураларны, карлыган ботакларын изә-сындыра, чыгар якка атлады. Велосипедына бәйләнгән күчтәнәч капчыкларын өзә-йолка дигәндәй чишеп ташлады да урам як капкага юнәлде. Кызарып пешкән алмалар, тәгәрәшеп, бәбкә үләненә чәчелеп калдылар.

    ...Улының йөзе качканын күрү белән, Заһидә коелып төште. Ул капка төбендә почта тартмасыннан гәзитләр алып булаша иде. Кулындагы кечкенә юка кәгазьне яшермәкче булды. Тик өлгерә алмады, велосипеды белән килеп туктаган улы җәһәт кенә кәгазьгә кулын сузды.

    Соңгы арада андый кәгазьләр аларга еш килә һәм, кагыйдә буларак, берсе дә яхшылык вәгъдә итми иде. Монысын суд приставы җибәргән. Әдип аны укыды да, йөзен җыерып, велосипедын этеп, капкага юнәлде. – Нинди кәгазь? – дип, әнисе, ашыгып, аның артыннан иярде.

    – Суд приставыннан. Алимент түләмәгәнгә штраф язганнар. – Бәй, син бит эшләмисең, нинди алимент, нинди штраф инде ул? – дип аптырады Заһидә. – Эшләмәгән өчен шулай язганнар да инде, – диде Әдип.

    – Әминә апа әйткән гел дөрескә чыга. Шулай булыр, дигән иде инде... – И Аллаһым! – дип, ике кулы белән башына ябышты әни кеше. – Ничекләр итеп түләрбез! – «МАЗ»ны сатмый булмый. Сатарга да искерәк булса да җиңел машина алырга кирәк. КФХ ачабыз.

    – Анысы нәрсә була? – Крестьянско-фермерское хозяйство була ул, әнкәй. Мин Интернеттан карадым, югары оч Фәнүрдән дә сораштым инде. Ул әйтә, әйдә Чатра басуына икәү чәчәбез, үзем өлгермим, ди. – Нәрсә чәчәсең инде? Аңа бит ашлыгы, ашламасы, соляркасы кирәк!

    – Шуңа күрә «МАЗ»ны сатам, димен бит инде.

    – Әй, улым, улым, бик җаваплы бит, тагын үз өстеңә йөк аласың. Шунда Уфадамы, Себердәме кереп кенә эшли торган эш юкмы соң? Хөкүмәт эшенә барыр да кайтыр идең, башың тыныч булыр иде. Үз эшең булгач, аны бит көн дә, төн дә уйларга кирәк, тынгылык күрмисең!

    Улы: – Син дә мине Себергә куасыңмы инде, әнкәй! – дип, үпкәләбрәк әйтеп куйгач, Заһидә башкача дәшмәде.

    – Мин шәһәр кешесе түгел, әнкәй, беләсең бит инде, – дип, Әдип, өйгә кереп китте. Карчык, аптырап, бәрәңге бакчасына юнәлде. Иелеп, колорадо коңгызларын караган булды, күзенә, кулына эләккән билчәннәрне, эт эчәгеләрен йолкыштырды. Үзе, йөрәге янып, улын уйлады. И бала, бала! Гөлчәчәге белән эшләре пешмәгәндер инде, сорыйсы да юк, дип әрнүле хисләргә батты. Инде нишләр? Хатын-кыз ялгызы да бирешми ул.

    Елап эчен бушата, балаларына тотынып яши. Ташта – елан эзе, хатында ир эзе калмас, ди. Ә ир-атның, күктә очкан кош сыман, таянычы юк. Төшеп кунар оясы булмаса, бәрелеп-сугылып, каңгырып-адашып йөри дә кешелектән чыга... Аның улын да шундый аянычлы язмыш көтәме?

    Инде ары-бире начар уйлар кермәсен күңеленә! Кем уйлаган, шундый хәлләр килеп чыгар дип. Әллә күз тидерделәр – улының гөрләп торган дөньясы, бер ел үттеме-юкмы, пыран-заран килде! Гаяз исән булса да, болай ук булмас иде. Ничек тә җаен табар, ирләрчә бер акыллы сүз әйтер иде.

    Ул вафат булгач, бөтенесе дә бозылды, түгәрәк дөнья кителде бит. Улы белән килен, бөтен булган маяга ике катлы йорт салып, башка чыгып киттеләр.

    Әнә шул башка чыкканнан соң, үзара килешә алмый башладылар! Гаяз булганда, Әдип тә әтисенең авызына гына карап тора иде, Гөлчәчәкнең дә артык сүзе ычкынмый иде.

    Ичмасам, тикшерү эше һаман сузыла! Тәмам арыды Заһидә. Ул инде, дөресен генә әйткәндә, нәрсәгә дә әзер кебек. Сукмак читендә әрем күреп, шуның яфрагын өзеп капты. Әмма йөрәктәге янгынны әрем генә баса алмады, җаны сулкылдап әрни, бу әрнү басылырлык та, качып котылырлык та түгел иде.

    – И Аллаһым! Син рәхимле-шәфкатьле! Баламның гөнаһлары булса кичер, аңа бу бәлаләрдән котылу юлы күрсәт! – дип, дога-теләкләрен пышылдый- пышылдый, өйгә керде. Ул кергәндә, улы, ноутбугын кабызып, экранга текәлгән иде. Хәзер яшьләр көне-төне шунда карап утыралар.

    Әнә каршыдагы яшь гаилә дә сыер тотмый, тавык-чебеш асрамый, хәтта бакчаларына бәрәңге дә утыртмыйлар. Ул йортны ана капиталына сатып алып, былтыр күрше авылдан килеп урнашты алар. Беркөнне аларга кәҗә сөте бирим дип керсә, Заһидә аптырап китте: ир дигән кеше өстәлдәге телевизор кебек зур компьютерга текәлгән, кәрт уены уйный. Хатыны, корсагына ноутбук куеп, бот күтәреп диванда ята.

    Зур улларының кулында телефон, төймәләренә еш-еш баскалый. Бишектә яткан бәби малай гына, түшәмгә карап, үзалдына нидер гыгылдап яткан була.

    Аның белән сөйләшүче дә, аңа игътибар итүче дә юк. Әстәгъфирулла, дип уйлады Заһидә. Ничек яшәмәк кирәк болай? Ир Себердә эшләсә ни, ул хатын мал асраса, бакча караса, иш өстенә куш булмас иде микәнни? Бала үстергәндә, ай, күп кирәк бит: ризыгы да, кием-салымы да...

    Аның картәнисе сөйли торган иде, ахырзаман җитсә, кешеләр кузгалмый-селкенми бер почмакка карап утырырлар, дип. Почмактагы ул әйберне башта телевизор, дип уйлаганнар иде. Анысы бер бәла булган икән әле. Ә бу компьютер дигәннәре тагын да харабрак... Йота бит бәндәләрне үз эченә...

    Әдипнең ашыгып ноутбукка тотынуының сәбәбе бар иде шул. Үткән атнада «Сабакташлар» челтәренә ул үзенең яңа фотоларын куйды. Печән чапканда телефонга гына төшелгән фоторәсемнәрне, нишләптер, интернет-дуслары бик яратты. Атна эчендә йөздән артык «класс» җыелды.

    Әллә монда күптән кергәне булмаганга, үзен сагынып өлгергәннәр, белмәссең. Ул да түгел, күрше районнан бер матур яшь ханым комментарий язган: «Беләсе иде, бу матур егетнең уенда ни икән?» – дигән, дуслашырга тәкъдим юллаган. Гөлчәчәк белән бүгенге сөйләшүдән соң бөтен өметләр киселде. Бүгенгә кадәр, бәлки, аралар җылыныр әле, дип өмет баглый иде. Тик хатыны берничек тә җайга килерлек түгел. Бер кискән икмәк ябышмый, диюләре шушыдыр инде. Әдиптә дә бар бит горурлык! Кайтканда, аның хәтеренә нәкъ шушы комментарий килеп төште. Теге ханымга җавап язачак ул. Исеме дә матур – Гөлшат! «Сабакташлар»да Гөлшатның битен эзләп табып, аның белән «дуслашты» һәм, аның: «Беләсе иде, бу матур егетнең уенда ни икән?» – дигәненә каршы болай дип хәбәр язды: – Сәлам, Гөлшат! Инде егет чаклар үтсә дә, егетләрчә уй йөртәбез!

    Гөлшат онлайнда иде, аның хатын көтеп кенә торгандай, җавап килеп төште: – Минем сезнең хакта күбрәк беләсем килә, Әдип! Вакытыгыз булса, үзегез хакында язсагыз иде!

    Әдип уйга калды. Нәрсә дип язарга? Төймә басып түгел, балта-көрәк тотып күнеккән калын бармаклары, клавишаларны көчкә эзләп таба-таба, әкрен генә сүзләр тезде:  – Башта минем үземнең сезнең хакта беләсем килә!

    – Авылда фельдшер булып эшлим. Менә әле дә пунктта утырам. Бүген, Аллага шөкер, авырулар бөтенләй юк. Әби-сәбиләр өйләрендә генә ята бугай. Алар көзен-кышын күбәя башлый. Кызыма унбиш яшь. Ирем, аңа биш яшь тулгач, авариягә очрап вафат булды.

    – Мин – балта остасы, – дип язды Әдип.

    – Хәзер агроном һөнәрен өйрәнергә йөргән көн. Хатын белән аерылыштык. Ике балам бар.

    – Без икебез дә – сыңар канат икән... – дигән җавап килде Гөлшаттан. Ирнең күңеле йомшап китте. Ничектер, үз хәле турында читтән бәһа ишетү авыррак... Әйе, сыңар канат шул... – Сезнең пункт ничәгә кадәр эшли? – дигән сорауны җыйды ул ноутбук төймәләрендә. – Бишкә кадәр... Ә нигә? – Болай гына. – Әллә авырып торасызмы? – Әйе шул. – Кай төшегез авырта? – Бөтен җирем дә. Йөрәк сызлый, теш сыкрый, баш чатный, буыннар каткан, бил кәкрәйгән! – Ай-һай, симптомнар хәтәр икән! Диагноз куеп бетерерлек түгел! – Менә шуңа сезгә барып чыгам әле! – дип язды Әдип, кызып-кызып. – Көтегез! – Бүген үкмени?! – Гөлшаттан аптыраулы «смайлик»лар яуды. – Хәзер үк! – диде Әдип, һәм, сайттан чыгып, ноутбукны сүндерде. Йөгереп чыгып, «МАЗ»ын кабызды да Гөлшатларның авылына китеп тә барды. Сайттагы фотосына караганда да чибәррәк иде Гөлшат.

    Матурлыгыннан бигрәк Әдипне аның йомшак холкы әсир итте. Сөйләшкәндә гел елмаеп кына тора, күзеннән, йөзеннән нур чәчелә кебек. Ә тавышы сандугач сайравына тиң. Бу тавышны көннәр, төннәр буена тыңласаң да ялкытмас кебек, киресенчә, аны гел ишетәсе генә килеп тора.

    Хатын да аны тәү күрүдә үк ошатты сыман. Әйтерсең, ун ел буе аның җавап язарын көтеп торган. Мәктәп укучысыдай, башы-аягы белән гашыйк булганын сизми дә калды ир. Тик, авызы бер пешкәч, мәхәббәт дигән хиснең, хатын-кыз дигән затның ягымлы гына түгел, көйдерүче-яндыручы икәнен дә белә иде ул.

    Гөлшатлар авылыннан чыгышлый, биш чакрымлы озын урамның очында туктап, эскәмиядә утырган бер әбидән юл сораган булды.

    Әлбәттә инде, авылның фельдшеры турында белешергә дә онытмады. Әбиләр – авылның «Яндекс»ы белән «Гугл»ы инде ул – карчык минуты-секунды белән бөтен мәгълүматны чыгарды да салды: – Гөлшатмы?

    Аның кебек әйбәт хатын районда юк! Кулы шифалы аның. Чиреңне бер карау белән белә. Даруы шунда ук килешә! Инде кияүгә чыгып, китеп бара күрмәсен, дип теләп кенә торабыз!

    – Ул кияүдә түгелмени?

    – Ире үлгәч, бүтән чыкмады. Кызын үстерде менә дигән итеп. Кызы да үзе кебек медицинскийга җыена, диләр бит. Ә син үзең кем буласың әле? Күрше авыл Радик малае инде әллә? Нишләп йөрисең? Әбинең сораулары күбәйгәнче, Әдип, саубуллашып, китәргә ашыкты: – Әйе, шул кеше инде мин!

    Ярар, апа, рәхмәт, исән бул! – дип, машинасына таба атлады. Туй Заһидә апаның йорты бүген гөр килә. Ачык тәрәзәләрдән Элвин Грей, үзебезчә әйткәндә, Радик Юлъякшин дигән Уфа егетенең «Уфтанма» дигән җыры яңгырый. Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип, Чал чәчең күрсәң дә, уфтанма.

    Яз килә дә китә, гомер шулай үтә, Уфтанма, уфтанма, уфтанма...

    Капка төбендә бәйрәмчә киенгән бала-чага үз уеннарын уйный, теле- фоннары белән мактаныша. Өлкәннәр өйдә. Мулла бабай никах укып кайтып киткән, инде туй мәҗлесенең, кем әйтмешли, «рәсми булмаган» өлеше башланган. Әдипнең ике апасы, ике җизнәсе, аларның балалары, Заһидә апа, Гаяз абыйның туганнары, кода-кодагыйлар җыелган.

    Бу туйда Гөлчәчәк белән аның әти-әнисе генә катнашмый. Капка төбендә шатланышып уйнаган балалар арасында – Диләрә, табын янындагы үсмерләр арасында Шамил дә юк.

    Аларны ияртеп, Гөлчәчәк Уфага, зоопаркка китте.   Соң түгел! Әдипнең эшен район үзәгенең шактый искерә төшкән, күптән ремонт күрмәгән хөкем бинасының утырышлар залында карадылар. Бик күп судларның шаһиты булгандыр бу лагы кырылган паркет идәннәр, буявы коела төшкән агач рамнар, урыны-урыны белән куба башлаган саргылт штукатурка... Ә җиһазга акча бүленгәндер, күрәсең: кызыл дерматин урындыклар, заманча өстәлләр өр-яңа. Утырыш иртәнге унда башланырга тиеш иде, шулай булды да. Тиешле кешеләрнең барысы да тиешле вакытка җыелып беттеләр.

    Башка бик күп утырышлардагы кебек, судья Хәкимова да, дәүләт гаепләүчесе прокурор Харитонов та җитди һәм эшлекле кыяфәттә иделәр. Алар икесе дә инде урта яшьтән өлкәнрәк, тәҗрибәле. Караласы эш белән яхшылап танышканнар, чөнки Карамов эше, башка шуңа охшаш эшләрдән озакка сузылуы, апасының энесен актив яклашуы белән телгә менгән иде.

    Әнә бит, документлар, протоколлар тупланган томнар тау сыман өелгән. Ә ул тау эчендә асылташлар түгел, кан-яшь, аһ-зар... Кеше гомерләре, кеше язмышлары...

    Район, республика гәзитләрендә дә мәкаләләр булды, авария хакындагы сюжет шул көнне үк телеэкранга менде. Бу аңлашыла да, авария җитди: ике кеше, дөньяга туып та өлгермәгән сабый һәлак булган! Әнә – вафат булган шофёрның сеңлесе. Уртача буйлы, шомырт кара кыска чәчле, кара кысалы тар күзлек кигән бу ханым иртән үзен шактый агрессив тотты. Утырыш башланганчы әле, коридорга килеп керү белән, тирә-якны тынгысыз карашы белән айкады һәм, Әдипне күреп, аның каршына килеп басты, өстенә очып кунардай булып: – Озак йөрдең иректә! Син бит – кеше үтерүче! Синең урының – рәшәткә артында! – дип кычкырынды һәм, кызарынып-бүртенеп, күзем күрмәсен, дигәндәй, ишек төбенә барып басты. Әдип, барысына да әзер булырга, каты-нык торырга дип әзерләнеп килгән иде. Шулай да бу сүзләр, өстенә бозлы су сипкәндәй, гәүдәсен куырып алды. Һәлак булган яшь ханымның әтисен ул тәү тапкыр шушында, суд залында гына күрде. Әнисе, кан басымы күтәрелеп, утырышка килә алмаган.

    Ябык кына, озынча буйлы әти кеше авыр сабыр холыклылардан иде, ахры. Аның тирән сырлар баскан, авыл кешеләрендә генә була алганча, кояшта янган, җилдә какланган йөзенә карап берни дә белеп булмый. Тик шунысы ачык: ул кызының үлемен бик авыр кичергәндер, иңнәре нәкъ шул авыр кайгыдан басылгандыр, карашы шуңа шулкадәр авырдыр. Судьяның сорауларына ул өзеп-өзеп кенә, берәр-икешәр генә сүз белән җавап бирә барды.

    Әдипкә борылып та карамады, аларның карашлары бер тапкыр да очрашмады. Бусы тагын да авыррак иде. Бу сүзсезлек, бу авыр сабырлык Әдипнең дә иңен таш булып баса иде кебек. Шуңа күрә дә ул суд эше башланганда була торган формаль мәшәкатьләрдә үзен бик тынгысыз тотты. Хәтта адресын әйткәндә дә ялгышты, көннәрне бутады. Тирләп-пешеп, бертуктаусыз маңгаен, җилкәсен сөртте. Ярый әле Әминә апасы кичтән кесәсенә кулъяулык салган булган.

    Әдипнең адвокаты Уфаныкы иде. Шактый күп эшләрдә үз сүзен үткәрә алган, калын гәүдәле, чал чәчле, күзлекле абзый иде ул. Аның төп сыйфатын саклык дип билгеләү дөрес булыр иде, мөгаен. Ашыкмый, һәр сүзен үлчәп, уйлап сөйли. Кулындагы кәгазьгә күз дә салмый. Башкаларны яхшы итеп тыңлый белә.

    Аның чыгышы экспертиза нәтиҗәләренең каршылыклы икәнлегенә, тикшерү эшен алып барганда, схемалар, протоколлар төзелгәндә, байтак ялгышлар җибәрелгән булуына нигезләнгән иде. Эшкә теркәлгән, тәгәрмәч эзе төшерелгән бердәнбер фото да, көчле дәлил буларак телгә алынды.

    Гаепләүче Харитонов исә – үз-үзенә ышанган, акыллылыгы йөзенә чыккан мөлаем кеше – авариянең типик булуына басым ясады, «Киа»ның каршы якка чыгарга сәбәбе юклыгын, аның алдында юл ачык булып, хәрәкәткә комачау тудырмавын ассызыклады: – Логика белән уйлап карагыз: «Киа» водителе алдында чиста полоса, юл түбәнгә таба, ә «Форд»ның алдыннан авыр йөк машинасы бара! Кем обгонга чыгарга тиеш? Әлбәттә, «Форд»! Барча фактлар, ике экспертиза нәкъ шуны исбатлый! Судья Хәкимова, вазифасына килешкәнчә, һәркемне дә игътибар белән тыңлады. Аның үтә сынаулы карашы Әдипне гүя үтәли тишә иде сыман. Әмма ул ашыга һәм нәрсәгәдер борчыла иде сыман.

    Берничә мәртәбә алдындагы Җинаять кодексын ачып карады. Сорауларын битараф халәттә бирергә тырышса да, ниндидер бер мизгелдә Әдип барысын да аңлап алды. Судья сораулар бирә, ләкин инде бу сораулар сорау түгел, гаепләү булып яңгырыйлар иде. Алардан Әдип үзен көткән киләчәкне тоеп алды!

    Бу мизгелгә кадәр өмет бар иде әле. Әле нәрсәнедер үзгәртергә соң түгел кебек иде... Инде бетте. Инде ул утырыш барышын игътибарлап карамый-тыңламый да башлады. Барысы да ачык, хәл ителгән! Ләкин спектакль бара, тамашачылар ишетергә тиешле сораулар, тиешле җаваплар яңгырый. Ә һавада инде хәл ителгән карар «йөзә»... Ул карар судьяның тынгысыз карашына язылган, Харитоновның акыллы йөзендә чагыла, адвокатның тыныч кыяфәтеннән беленә... Карар Әдип файдасына түгел. Иң гаҗәбе – Әдип моңа кайгырмый.

    Ул аның шулай буласын белә, көтә иде кебек инде. Һәм ул язмышына риза. Әминә апасы әле моны белми. Ул әнә, гадәтенчә, кабалана-кабалана, тирләп- пешеп, үз исбатлауларын китерергә тырыша. Әйе, ул чыгышын әллә кайчан, айлар буена алдан әзерләгән. Тик юкка... Болар бар да бушка...

    Судның булачак карарын мәрхүмнәрнең якыннары әле белми. Шофёрның сеңлесе, көйдерердәй булып, әледән-әле Әдипкә каш астыннан утлы-нәфрәтле караш ташлый. Кызын, туып та өлгермәгән оныгын югалткан абзый, кайгылары, хәсрәтле истәлекләре актарылып, тагын да ныграк бөкрәйгән, башы тагын да ныграк иелгән...

    Хәлләрнең шулай тәмамланасын әнисе дә белгәндер. Белгәнгә күрә, моны кабул итәргә теләмәгәнгә күрә, бу дөнья белән алыш-бирешен өзәргә ашыкты ул. Юкса күтәрә алмас иде бу хәбәрне! Йөрәге ярылыр иде... *** Әдип Гөлшат белән кичәге сөйләшүне хәтерләде.

    Төн буе керфек тә какмый сөйләшеп чыкты алар. Яшерер нәрсә юк, алар тәҗрибәсез яшь егет белән кыз түгел. – Көтәрсеңме? – диде ул, караңгы булса да, йөзен Гөлшатның куе, хуш исле чәчләренә яшереп. – Ничек инде көтмим? – дип, сорауга сорау белән җаваплады хатын. – Бик озак булса дамы?

    – Гомер буена да! – Бераз торгач тагын өстәде.

    – Мин бит инде болай да шундый озак көттем сине! – Сиңа безнең йортта торырга кирәк булачак, Гөлшат! Нигезне суытырга ярамый. – Мин риза... – Миңа синең шушы сүзең кирәк иде! Рәхмәт, Гөлшат! Тик син курыкмассыңмы?

    – Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм! – диде хатын. – Мин Аллаһы Тәгаләдән генә куркам. Без монда вакытлыча гына! Ә аннан соң безне мәңгелек көтә! Анда нахак та, газап та юк! Барысы да ап-ачык! Син дә көяләнмә! – Мондый сүзләрне каян беләсең? – дип, аптырап, сорамыйча булдыра алмады ир.

    – Акыл иртә керде бит, – Гөлшатның елмайганы сизелде.

    – Фельдшер булгач, бала туса да, кеше үлсә дә, миңа йөгереп киләләр. Курыкмаска өйрәндем.

    Төннәрем дә ялгыз иде – уйланырга вакыт җитәрлек булды.

    – Син миңа ышанасыңмы соң? – Әдип бу сорауны бирми булдыра алмады. Гөлшат эндәшмәде. Йомшак кулы белән аның ябык чигәләрен сыпырды. – Ышанмасам, мин монда ятмас идем... – диде. – Гөлшат... – диде ул бераздан. – Басу-кырларыбызны ташламаска иде...

    – Бер эшкә дә соң түгел! – дип, аны хуплады хатын. – Шул исәптән, агроном булырга да!.. Соң түгел! Без әле синең белән мәчет салачакбыз.

    Башта – сезнең авылга, аннан – безнекенә! *** Судья хөкем карарын укый башлады. Әдип, күтәрелеп, Гөлшатка карады. Күзләр очрашты. Хатынның йөзендә балкыган тынычлык, якты нур, гүя, аның йөрәгенә дә күчте. Аркасы турайды.

    Җиңел сулап куйды. Һәм, хәтеренә мәңгегә сеңдерергә теләгәндәй, аңа йотылып карады. Тәмам бетеренгән, йөзе качкан апасына да томырылып бер карап алды.

    «Апам, рәхмәт сиңа!» дип әйтәсе килде... Менә аңа соңгы сүз бирделәр. Ул күкрәген тутырып сулыш алды да соңгы сүзләрен әйтте: – Кичерегез мине, тик минем гаебем юк!
     

    Тулырак: http://www.kazanutlary.ru/news/povest/soe-tgel-povest

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама