Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • СӘИТ белән СӘЙДӘШ ИМИНЕВЛАР

    Күгәрчен авылы "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек Сәит белән Сәйдәш Иминевларны белмәүчеләр юктыр. Сөйкемле булулары өстенә, мең дә берне белергә омтылулары, шаянлыклары белән дә үзләренә тарта алар. Карап торышка ук нык, егәрлеләр! Спорт белән дә шөгыльләнәләр икән. Монысы инде әтиләре--көрәшче каны кайнап, мәйданнарга алышка чыккан Илшатка охшап үсүләре малайларның!...

    Күгәрчен авылы "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек Сәит белән Сәйдәш Иминевларны белмәүчеләр юктыр. Сөйкемле булулары өстенә, мең дә берне белергә омтылулары, шаянлыклары белән дә үзләренә тарта алар. Карап торышка ук нык, егәрлеләр! Спорт белән дә шөгыльләнәләр икән. Монысы инде әтиләре--көрәшче каны кайнап, мәйданнарга алышка чыккан Илшатка охшап үсүләре малайларның! "Һич кенә дә белмәгәннәре юк,--ди әниләре Ләйсән. --Турникта уйныйлар, кыршауны (обруч) әйләндерәләр, отжимание ясыйлар". Болары, әлбәттә, көндәлек шөгыльләре. Абыйлары Илсафтан калышырга һич теләми малайлар. Бакчада узган бәйрәм үзәгендә дә Сәит белән Сәйдәш! Әнә шулай гел бергә алар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: