Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Син киттең ашыгып...... Син киттең .....

    Гаиләбез белән хәсрәтле көннәр кичерәбез.

     Озакка сузылган каты авырудан соң бертуган абыем Илнур Гыйззәтов вафат булды. Яшәүгә омтылышы, тормышны яратуы көчле иде. Ни хәлләр итәсең, әҗәлдән качып котылып булмый икән. Рәхмәт яусын туганнарга, дусларга авыр чакларыбызда янәшәбездә булдылар. Соңгы юлга озатырга да халык күп килде. Мораль һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен Балык Бистәсе “Азык-төлек корпорациясе” директоры Надир Мөхәммәдиевка, авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зариповка, күрше-тирәләргә, классташларына, авылдашларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, Аллаһы Тәгалә һәркемгә саулык, бәхетле озын гомер насыйп итсен.

    Гөлүзә Ситдыйкова.

    Яңа Арыш.

     

    ok.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама