Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сергей Жуковның ярты тәнен кискәннәр

    Кайчандыр бик популяр булган "Руки вверх!" төркеме солисты Сергей Жуковның, шеш аркасында, тәненең яртысын кискәннәр.

     43 яшьлек артист сүзләренә караганда, ул 3 ай буе дәваханәләргә йөргән. Аның хәле, бер концертта сәхнә артында бәрелеп, тәне күгәреп чыкканнан соң кискен начарлана. Соңрак гематома шешкә әверелә. Җырчы ике операция кичерергә мәҗбүр була. Әмма бу да аңа ярдәм итми, дип яза Кызыл таң.   Соңрак Жуков чит ил эксперименталь медицина аппараты ала. Аның белән 2 ай йөри. Музыкант үзен өченче операциядән соң гына яхшырак хис итә.   2018 елда җырчыга берничә концертны бирмәскә туры килә. Ул чакта аның сәламәтлеге белән җитди проблемалары бар дигән имеш-мимешләр йөри иде.   "Мин урын өстендә ятарга тиеш түгел, әмма көн саен процедуралар үтәргә, дәваханәдә булырга һәм тәүлегенә 24 сәгать әлеге аппаратны йөртергә тиеш", — дип зарлана җырчы.   Исегезгә төшерәбез, 1996 елда Жуков үзе иҗат иткән "Руки вверх!", "18 мне уже", "А он тебя целует", "Крошка моя" хитлары белән танылды.

     

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28700

    m.ru.d

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама