Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Самолетта пассажир үлгән

    20 гыйнвар көнне, төнлә Казанда Мәскәү - Көньяк Сахалин рейсы буенча барган самолет кинәт кенә төшеп утыра.

     Мәскәү-Көньяк Сахалин рейсы буенча юл тотучы самолет Казанда утырырга мәҗбүр була. Чөнки очкыч пассажирының хәле кискен рәвештә начараеп китә. Ярдәмне аңа бортта ук күрсәтә башлыйлар, ләкин, кызганыч, коткарып булмый.


    Сәбәбе - ир-ат пассажирның сәламәтлеге начарая. Бу хакта Көньяк Сахалин аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә. 
    Ир-ат аңын югалта. Бортта ук аңа ярдәм күрсәтә башлыйлар, ләкин коткарып булмый.

    Казанда табиблар пассажирга берни белән дә ярдәм итә алмый һәм үлем теркисе генә кала. Бу мәгълүматны KazanFirst басмасы бирде. 
    Вакыйга аркасында Мәскәү - Көньяк Сахалин рейсы өч сәгатькә тоткарланган.

    1zoom.ru

    http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/samoletta-passazhir-lgn

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама